Логотип
Мөнәсәбәтләр

​Тузганак

Тузганак дару үләне буларак бик күптәннән билгеле үсемлек. Мәсәлән, борынгы Грециядә, Римда, Кытайда табиблар аны бик еш кулланганнар. Дәвалану өчен тузганак тамырыннан һәм яфрагыннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш ителә.

Тузганак дару үләне буларак бик күптәннән билгеле үсемлек. Мәсәлән, борынгы Грециядә, Римда, Кытайда табиблар аны бик еш кулланганнар. Дәвалану өчен тузганак тамырыннан һәм яфрагыннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш ителә. Бу төнәтмә эч катудан, бавыр авыртудан, үт кудыргыч буларак, организмга витамин җитмәүдән, шикәр авыруыннан, азканлылыктан, склероздан, аппетитны ачу өчен файдалы санала.

Хәлсезлектән. Ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын Һәм үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стаканлап эчегез.

Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүчелектән. Яңа әзерләнгән тузганак согын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез.

Хәтер начараюдан Һәм атеросклероздан. Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сокны Һәм дөге кайнатмасын бермә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез.

Бөердә Һәм сидек куыгында таш, ком һәм башка авырулар булганда, симергәндә, эч күпкәндә, эч катканда, суалчаннардан котылу өчен төнәтмәне түбәндәгечә ясап эчәргә кирәк: 
вакланган 2 чәй кашыгы тузганак тамырын 1 стакан суга салып, 8 сәгать салкын урында тотып, сөзегез Һәм көнгә берничә тапкыр эчегез.

Тузганак салаты. Тузганак яфракларын 30 минут тозлы суда тотып сыгыгыз да киптереп турагыз. Һәм шуңа каймак яисә майонез салып болгатыгыз. 
Бер өлеш өчен: 100 г тузганак яфрагы, 1 аш кашыгы каймак яисә майонез, тоз кирәк.


Файдалы киңәшләр
Дару үләне буларак тузганак тамырларын яз көне (апрель-май башында) яисә көз көне (сентябрь-октябрь) болын Һәм урман аланлыгында җыегыз. ә җәй көне җыйган тамырның дәвалау сыйфаты түбән була. 

Тузганак яфрагының әчелеген бетерү өчен аны тозлы суда  тотыгыз яисә тозлы суда 6-8 минут пешереп алыгыз.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар