Тукай үлеме: Сез белергә тиешле 7 факт

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була. Азатлык данлыклы әдипнең үлеменә бәйле аз кеше белгән, мөһим 7 фактны барлады.

1. Тукай сәламәтлеген нәрсә какшаткан?

Тукай Казанга килүгә үк язган беренче хатларында Казандагы һава торышына һәм бүлмәсенә зарлана. Ул яшәгән салкын бүлмә һәм башка шартлар аның сәламәтлегенә агу була. Инде бу вакытта аның йөткерүе аның чир эләктерүен аңлата, ләкин диагноз бары тик 1912 елда Петербурда куела. Табиблар чирнең Тукайга ныклап ябышканын аңлый, дәвалану, савыгуга өмет калмаган.

Тукайның соңгы көннәре бик авыр уза. "Вакыт" газеты язганча, соңгы көннәрендә ул көчкә генә сөйләшә, аның янында тәүлек буе дуслары кизү тора. 1913 елның 2 апрелендә кичке сигез тулгач шагыйрь бакыйлыкка күчә.

Габдулла Тукай Клячкин хастаханәсендә ята, үлеменә 1 көн кала

Габдулла Тукай Клячкин хастаханәсендә ята, үлеменә 1 көн кала

 

2. Шагыйрь үлеме хәбәре тиз тарала

Тукай кичке сигездә вафат булса, инде 9-10да бу хәбәр бөтен шәһәр буйлап тарала. Шул ук төндә бу кайгылы хәбәр телеграф баганалары ярдәмендә төрле шәһәрләргә һәм Русиянең төрле төбәкләренә җиткерелә.

Хәсән Туфан үз хатирәләрендә Сабантуйга әзерләнә торган авылында гармуннарның һәм җырларның кинәт тынуын искә төшерә. Кечкенә егетләр дә, беренче язгы үләнгә ятып, җирне кочаклап үкереп елады, дип яза Хәсән Туфан.

3. Күпсанлы матәм чаралары

Казан, Кырым, Кавказ, Урта Азиядә татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышы берничә көнгә туктый. Гәзит сәхифәләрендә күп кенә китап сатучылар, нәшриятлар, сәүдә йортлары 3 һәм 4 апрель көннәрендә ябык булачагын хәбәр итә. Татарлар яшәгән барлык урыннарда матәм чаралары уза. 3 апрель көнне исә күп кенә татар мәктәпләре гадәти дәресләрне үткәрүдән баш тарта, аның урынына Тукай шигырьләре укыла, аның рухына багышлап Коръән аятьләре яңгырый. Татар матбугатында хәтта ул көнне дәресләр үткәргән мәктәпләр тәнкыйтькә дучар була.

4. Соңгы юлга озатырга 5 меңнән артык кеше җыела

2 апрель кичендә үк Габдулла Тукайны соңгы юлга озату комитеты оеша. Җеназа уку, җирләү чарасы 4 апрельдә уза. Иртәнге 10да шагыйрь вафат булган Клячкин хастаханәсенә янына кешеләр җыела башлый Аннан озату йөреше зиратка кадәр сузыла. Теләүчеләр соңгы тапкыр шагыйрь йөзен күрә ала.

Күмү йөрешендә, төрле мәгълүматләргә караганда, 5-10 мең кеше катнаша. Хәтта 5-6 мең кеше катнашса да, бу татар шәхесен җирләүдә күрелмәгән хәл ди Михаэль Фридерих. Йөрештә Казанның барлык муллалары катнаша. Җеназаны Галимҗан Буради уздыра. Кабер өстендә доганы Фатих Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт Әмирхан укый.

Тукайны соңгы юлга озату

Тукайны соңгы юлга озату

 

5. Төрле төбәкләрдән кайгы уртаклашу хатлары килә

Татар матбугаты төрле яклардан килгән кагыйнамәләр белән тула. Алар Русиянең төрле шәһәр-төбәкләреннән, төрки-мөселман илләреннән килә. Мәсәлән, "Кояш" газетында басылган соңгы кайгы уртаклашу хаты Кытай Төркестаныннан була, аны 23 кеше имзалаган. Шуннан соң газет мондый хатларны бүтән бастыра алмаячагын белдерергә мәҗбүр була. "Вакыт" газетында исә май башына кадәр махсус "Тукаев рухына" дигән рубрика дәвам итә.

6. Тукай үлемен сәүдәгәрләр уңышлы куллана

Тукайның үлеме "табышлы" булып чыга. Шагыйрьне җирләгән көндә чәчәкләр сатып алырга теләүчеләр чиратлары озын була. Инде 28 апрель көнне Тукай шигырьләрен граммофон тасмасына яздырып, аларны сата торган сәүдәгәрләр пәйда була.

1914 елда инде "Габдулла Тукай" исемле сабын сатыла башлый. Бер сабынны 10 тиеннән саталар. Татар нәширләре дә Тукай исеме белән шактый баей: күпсанлы китаплар, әсәрләр чыга башлый. Шулай ук Тукай фотопортретлары, тәбрикнамәләр чыга башлый. Хәтта "Тукай" кәнфитләрен җитештерүчеләр дә була. Шагыйрьнең җыр текстлары булмаса да, оста маркетологлар "Тукай җырлары" дигән тәлинкәләр сатып та акча казана.

7. Тукай исемендәге стипендия фонды оеша

Тукай әсәрләренең берсендә аның исеменнән стипендия оештыру васияте бар. Шул стипендия акчалары аның әсәрләрен сатудан килергә тиеш була. Сүз ул вакыттагы 500ләп сум турында бара. 1913 елның 7 апрелендә "Йолдыз" газетасында бу стипендия фондына акчаларны хәйрия буларак тотарга чакыру басыла. Һәм, чыннан да, күпмедер вакыт дәвамында аерым шәхесләр һәм оешмалар шагыйрь фондына акчалата сәдәка бирә.

Бу фонд акчалары белән махсус комиссия идарә итәргә тиеш була. Ләкин аны оештыру бәхәсләре озак бара, сузыла. Берничә ай узуга татар матбугатында моның турында искәртүләр юкка чыга. Соңрак "Кояш" газетында хәйрия ителгән акчаларның кая китүе турында һәм фонд нигә эшли башламады дигән сораулар белән мәкалә чыга, ләкин аннан соң матбугатта моның турында сүзләр күренми диярлек.

http://www.azatliq.org/
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    8250
    1
    112
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    7025
    1
    104
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    5303
    4
    78
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    4442
    6
    49
  • Карындашым – көндәшем  Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт. 
    7802
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 4 март 2021 - 08:26
    Без имени
    Ник вакытында аерылмадым дип гомер буе зар елап, психушка юлында уздырыр идең гомерңне. Үзеңне аяк астына салып таптаган ир белән ничек гомерңне үткәрер идең. " Хатын качмый ул" дип гомер буе өстеңнән йөрер иде.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 3 март 2021 - 11:39
    Без имени
    Дүрт аяклы ат та абына. Хатаһын аңлағас, бик якшы. Бер зә хыянат итмәгән ир-ат юктыр тип уйлайым, белмәйбез генә)))
    Кайтуың белән... 
  • 3 март 2021 - 17:55
    Без имени
    Укый башлаганчы, кендек бавын өзә белергә кирәк, дип уйлаган идем. Ләкин монда эшләр башкача икән. Ул кыз нинди гаиләдә ускән? Әти-әни, әби-бабай бер - берсен хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә тугелдер. Ничек инде, уз гаиләсе? Өҗмах - әниләрнең аяк астында бит! Минем әнинең энесе яшь вакытта Курше зур авылдагы кызны бик яратып йөргән иде. Әниең белән тормыйм, дигәч, аңа өйләнмәде. Шул авылдагы икенче кызны алып кайтты. Шул авылда йорт салып чыкты, әни кучсә генә кучәбез, диде. Ике балалары усте, зур урыннарда эшлиләр. Дәу әни устереште балаларын. Аның хәер-фатихасын алып калдылар. Тәрбиядән дияр идең, безнең дәу әни дә утә дә йомшак иде. Таләпчән дә тугел иде
    Улым өйләнде дә, мине онытты
  • 3 март 2021 - 19:19
    Без имени
    Шәп хикәя.Укыйсы килеп тора.Матур гадәт булган бит.Бала сөенечен уртаклашу. Автор халкыбызның эчкерсез мөнәсәбәтләрен күрсәткән.
    Котлату
  • 2 март 2021 - 22:12
    Без имени
    Гомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.
    Карындашым – көндәшем 
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...