Логотип
Мөнәсәбәтләр

Ташка үлчим...

Литотерапия
Төрле ташларның кешегә, аның язмышына, сәламәтлегенә, хәтта холкына уңай йогынтысы турында күптән билгеле инде. Кайчак ташлар белән дәвалау үләннәр белән дәвалауга яки медицина ярдәме күрсәтүгә караганда үтемлерәк тә була әле. 

Иң беренче мәртәбә ташлар турында Шумер һәм Вавилонның чөй язуларында искә алына. Мәетне мумияләү йоласы аркасында борынгы мисырлыларның ташлар турындагы фикерләре бик тулы һәм җентекле. Мумияләрнең кесәсенә төрле таш амулетлар (бөтиләр) куеп калдыра торган булганнар. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән амулетлар мисырлыларның лазурит, сердолик, фирүзә, яшма, малахит, тау хрустале, обсидиан, гәрәбә кебек ташларны яхшы белгәнен сөйли. Борынгы Болгар һәм Казан Кремле каберлекләрендә фирүзә, яшма, якут, гәрәбә, мәрҗән белән бизәлгән бизәнү әйберләре табылган. 
Абу Али аль Хөсәен ибн Абдаллаһ (Әбүгалисина) «Медицина фәне кануннары»нда ташларның һәркайсы нәрсәгә дә булса файдалы дип әйтә. Талмудны аңлатучылар ташларның магик көче турында тулы бер теория ачканнар. 
Татарлар элек-электән үк фирүзә, яшма, кварц бизәнү әйберләрен яратып кулланган, шулай ук малахит, һәм, әлбәттә, гәрәбә алар өчен үз булган. Хәллерәкләр, әлбәттә инде, кызыл якут, энҗе ташларны үз иткән.
Бүген ташларның гаҗәп бай төрләре билгеле. Ләкин аларның һәркайсының үз билгеләнеше бар. 



Авантюрин:
Төсе: кызгыл-көрән, алсу яки яшел (фуксит) төстә булырга мөмкин. Үтә күренмәле түгел, тау токымы – кварцит слюда-жильберит тәңкәле яки ташка көчле ялтырау бирә торган яшел фуксит төсендә.
Дәвалау һәм магик үзлекләре:
Авантюрин шат кәеф, күңел күтәренкелеге, аек акыл бирә торган бәхетле талисман исәпләнә, күзне иркәләүче «мәхәббәт ташы» дип тә йөртәләр аны. Һинд йогасында яшел авантюрин йөрәк тибешен җайлау, күзнең күрү мөмкинлеген, интелектны ныгыту өчен кулланыла, шәхеснең иҗади үсешенә йогынты ясый, җәрәхәтләрне тизрәк төзәтә. 

Александрит:
Бик «авыр» таш. Кайберәүләрдә ул төсен үзгәртеп тора. Яшерен эмоцияләребезгә тәэсир итә. Сары төс бәхетсезлек билгесе. Александрит магик барометр кебек: якын арада буласы халәтне күрсәтә. Бу таш – көчле кешеләр өчен. Алар аны махсус та үзләре белән йөртә.
Балык һәм Кыслага килешми.  Кыз йолдызлыгындагылар өчен дә бик туры килми. Үгезбозау, Укчы, Чаяннарга менә килешә!   

Алмаз:
Бриллиант – ясалма кырланган алмаз ул. Бу таш ультрашәмәхә һәм рентген нурларында ялтырап күренә. Бик югары температура һәм басым шартларында алмаз ясала. Борынгыдан бүгенгәчә алмазга тиң ташлар табылганы юк әле. Алмаз – ташлар патшасы. Ул камиллек, җиңү, көч һәм хакимият символы. Аңа күптөрле гаҗәеп сыйфатлар хас. Бриллиант кашлы йөзек үз хуҗасын авырулардан, күз тиюләрдән саклый, куркуны куа, бөтен организмны ныгыта, төрле ташлар барлыкка килүдән саклый. Һинд «Аюрведе»сы буенча, алмаз бөтен элементларны – эфир, ут, һава, җир һәм суны – үзенә туплаган. Ул йөрәк авыруларына дәва булырга сәләтле, яшәртү үзлегенә ия, баш мие һәм бөтен нерв системасы эшчәнлеген көйли. Моның өчен «Аюрведе» алмаз суын эчәргә тәкъдим итә. 
Әзерләү ысулы: 
Бриллантлы алтын йөзекне чиста суга салып төнгә калдырырга. Иртән берәр стакан эчәргә. Башка кешегә билгеләнгән һәм начар сыйфатлы алмаз организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин.      

Фирүзә:
Фарсы сүзе «пируза»дан килеп чыккан, җиңү дигән мәгънәдә. Ачык зәңгәр һава төсендәге таш, зәңгәрсу-яшелдән алып яшел алма төсенә кадәр чагылырга мөмкин.
Дәвалау һәм магик үзлекләре:
Якын Көнчыгыш, Иран, Мексика, Кытай кебек илләрдә борынгыдан билгеле. Ул төрле бизәнү әйберләрендә кулланылган.
Фирүзә бәхетле таш санала, аның төп үзлеге – килештерү. Фирүзәдән эшләнгән бизәнү әйберләрен җиңү, уңыш китерә торган, бәла-казадан, күз тиюдән  саклый торган бөти урынына тагып йөргәннәр.
Фирүзәне яңа туган баланың бишегенә яман күзләрдән саклау өчен дә салганнар. Татарларда фирүзә мәхәббәт һәм уңыш ташы исәпләнә. Узган гасырларда мода буенча киенергә яратучы татар кызлары хәситәләрен Урта Азиядән һәм Кытайдан кайтартылган шушы таш белән бизәгән.
Монголлар фирүзәне сәламәтлек индикаторы дип атаганнар. Хуҗасы авырса, таш та үзгәргән, фирүзәтоныкланган, яшел төскә кергән. Әйбәт ауралы сәламәт кеше тагып йөри башласа, фирүзә кабат үз төсенә каткан.

Энҗе:
Органик юл белән ясалган бу борынгы зәркән ташны элек-электән яратканнар. Ак, зәңгәр, алсу, кызыл, кара, алтынсу-сары төстәгеләре мәгълүм. Энҗенең мөһим сыйфаты – ул ялтырый. Фарсы култыгындагы энҗеләр аеруча ялтырап торулары белән җәлеп итә. Ул яктылык нурлары чагылышыннан шундый төскә керә. Кытайда энҗене гомерне озайтучы яшьлек элексиры дип атыйлар. Клеопатра үзенең яшьлеген һәм матурлыгын саклау өчен зур энҗе салынган шәрабны эчкән дип тә сөйлиләр.
Монголиядә һәм Кытайда бүгенге көнгәчә энҗенең дәвалау көченә ышаналар, катаракта һәм башка күз авыруларын, гипертония, неврозларны дәвалыйлар.
Япониядә энҗе порошогы неврастенияне дәвалаганда кулланыла. Ашказаны тракты, бавыр авырулары, диабет һ.б.

Мәрҗән:
Мәрҗәннәр диңез полипларының скелетларыннан барлыкка килгән, һәм ул ташлар  борынгыдан ук яраткан бизәнү әйберсе исәпләнә.
Дәвалау һәм магик үзлекләре:
Һиндстанда аны матурлык өчен генә түгел, дәвалау һәм магик көче өчен дә яраталар. Бигрәк тә янып торган кызыл мәрҗәнгә мөкиббән китәләр. Ул су, җир һәм ут элементларын үзенә туплаган, диләр. Матдәләр алмашы, тән температурасы, тән тиресе, ашказаны авырулары өчен дәва ул. Мәрҗән канны чистарта, кәесез халәтне җайга сала. Астманы, калкансыман бизне дәвалый, күз авыруларын дәвалаганда да кулланалар.
Ташлар чынлап та авыруларны дәвалыймы – әйтүе кыен. Әмма хуҗасына шәп кәеф бүләк итүләре бәхәссез. Яраткан ташларыгызны тагып, матур булып йөрегез!

фото: https://pixabay.com
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар