Логотип
Мөнәсәбәтләр

Сөннәткә утырту: дин һәм медицина моңа ничек карый?

Сөннәткә утырту ислам кануннары буенча яшәүчеләргә генә хас, яисә яһүд милләте вәкилләре генә сөннәтле була дисәгез, ялгышасыз. Ирекле яшәү рәвешенә омтылган Америкада да моңа зур игътибар бирелә икән бит...


Интернет мәгълүматларына караганда, сөннәтләү – Америкада иң киң таралган операцияләрнең берсе. Аны яңа туган ир балаларның 80 процентына ясыйлар икән. Чагыштыру өчен: Израильдә бу сан 98 процентка җитә.



 Коръәндә бу турыда да, ничә яшьтә сөннәткә утыртырга икәнлеге хакында да берни әйтелмәгән.Татарстан мөфтие урынбасары, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров болай ди:

 - Сөннәт - пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең мирасы. Туган көнне исәпкә алмыйча, җиденче көндә сөннәткә утырту – Аллаһ илчесенең күрсәтмәсе. Мөселманнарга ир баланы туганнан соң нәкъ менә җиденче көндә сөннәтләү мөһим. Бер риваятьтә болай диелә: «Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с) оныклары Хәсән һәм Хөсәенне, туганнан соң җиденче көндә, сөннәткә утыртты» (Раваху Табарани). Балигъ булу белән сөннәтле булу мөселман кешесенең бурычына әйләнә.

Онанизм, мастурбациягә каршы көрәш – сөннәт

 - Сөннәткә утырту операциясе дин күзлегеннән, гигиена максатыннан чыгып һәм медицина таләпләре буенча, дөньяның барлык  илләрендә ясалган һәм ясала, - ди Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, балалар хирургы Рәшит Байбиков. -  Бүгенге көндә Американың 80 процент ир-аты, чисталык саклау максатыннан, үзләре теләп бу процедураны узган. Төрле штата, төрле елларда бу саннар 20 проценттан алып 80 процентка кадәр аерыла.

1948 елга хәтле Британиядә туучы балаларның өчтән беренә бу операция ясалган. Хәзер анда ирләрнең бары 9 проценты гына шушы максат белән хирург пычагы астына ята. Канадада бу саннар – 20, Австралиядә исә 10 процент тирәсе.  Кайбер Европа илләрендә һәм Америкада бу операцияне онанизм, мастурбация белән көрәш алып бару өчен дә пропагандалыйлар.


   


Татар ислам белгечләре сөннәт йоласын балага бер атна тулгач ясарга тәкъдим итә. Төркиядә бу балага 8-13; Иранда – 3-4; шәһәрдә яшәүче гарәпләрдә – 5-6; авылда яшәүчеләрдә – 12-14 яшьтә башкарыла.

 - Өй шартларында яки лицензиясе булмаган клиникаларда гына ясалган операцияләрдән соң кан китү, төрле өзлегүләр белән сабыйларны еш кына Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлегенә алып киләләр. Кайбер очракта «сөннәтлек» киселеп бетмәгән, ә кайбер чакта операция, гомумән, дөрес ясалмаган була – яңадан ясарга туры килә.  Ачылмаган «сөннәтлек» эчендә барлыкка килгән смегмада бактерияләр җыела һәм үрчи: инфекциядән тыш, алар төрле онкология авырулары китереп чыгарырга да мөмкин. Балаларга гына түгел,  ир уртасы булганнарга да операция ясала. Мәсәлән, кырык яшендә генә мөрәҗәгать итүчеләр дә, хәтта 99 яшьтә генә «өлгереп җитүчеләр» дә бар, - ди хирург Рәшит Байбиков.

Республика балалар клиник хастаханәсендә  елына 500 гә якын «җенес органы каплавычы» алдырыла. Белгечләр әйтүенчә, бу операция медицина учреждениесендә һәм тиешле барлык анализларны тапшырганнан соң гына башкарылырга тиеш. Әмма җиңел куллы мулла абзыйларыбыз барлыгы да мәгълүм. Андыйлар Казан мәчетләрендә дә очрый. Әмма ниндидер сәбәптән, алар ошбу язманы әзерләгәндә, журналист белән сөйләшүдән баш тартты. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан сөннәтче муллаларга махсус рөхсәт бирелми...

Сөннәт ВИЧ йоктыру ихтмалын киметә!



Сөннәткә утырту – җенси тормышның сыйфатын һәм дәвамлылыгын арттыру өчен иң яхшы ысул, дип саный табиплар. Дөнья статистикасына күз салсаң, сөннәтле ирләр арасында венерик авырулар  өч тапкыр азрак. СПИД исә алты тапкыр азрак теркәлгән.  Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйли:

 - Һади Такташ әйтмешли, «мөселман паспорты» киләчәктә  ир балада сидек юллары тараюын (фимоз), бөер һәм сидек юлларында  инфекцияләр (цистит, нефрит) барлыкка килү ихтималын азайта.  Җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулар  санын киметә, шулай ук җенес әгъзасындагы яман шеш чирләрен булдырмаска ярдәм итә. Пациент хатынының аналык муентыгында рак авыруы барлыкка килү ихтималын да нык чикли.

Безнең хастахәнәдә сөннәтләү ике очракта медицина күзлегеннән чыгып, яисә дини йоланы үтәү максатыннан эшләнелә. Республика балалар клиник хастаханәсенең  урология бүлегендә озак еллардан бирле әлеге төр операцияне ясыйлар. Күп еллык тәҗрибәдән чыгып, шундый фикергә килдек: балага йоклата торган наркоз биргән очракта гына сыйфатлы операция ясарга мөмкин. Без сөннәтне лазер технологиясен кулланып башкарабыз. Операция нибары 20-25 минутка сузыла. Пациентны 3 сәгатьтән соң өенә кайтарып җибәрәбез.  2-3 атна эчендә барысы да төзәлеп бетә.

Казанда бердәнбер...

Шунысын да искәртеп узарга кирәк: Казанда урнашкан Республика балалар клиник хастаханәсе Россиядә «Хәләл»  таныклыгына ия булган  бердәнбер медицина оешмасы. Биредә сөннәтләнгәннәргә ислам кануннары буенча йола үтәлгәнне раслап, «Сөннәт» дигән таныклык та биреп чыгаралар.  Бирегә Татарстандагы мөселман диаспорасы вәкилләре дә еш мөрәҗәгать итә.

 - Медицина таләпләре буенча, ике яшькә кадәрге малайларга да операция ясала.  Ә менә дини якны күздә тотканда, без табиплар, ике яшьтән соң гына йоланы башкарырга киңәш итәбез, югыйсә өзлегү очраклары килеп чыгарга мөмкин», - ди Рафаэль әфәнде.

Белешмә:

Сөннәт  ерак бабаларыбыздан килгән йола.  Тарихи мәгълүматлар буенча, моннан 15 мең ел элек – палеолит дәверендә үк ясалган. Галимнәребез раславынча,  Борынгы Мисырдагы фиргавен төрбәләрендә, папирусларда сакланган мәгълүматлар да бу процедураның безнең эрага кадәр ике мең ярым ел элек  тә башкарылганын раслый.

Сөннәткә утырту фәнни телдә «циркумцизия» дип атала. Бүгенге көндә төрле хирурглар тәкъдим иткән берничә төр циркумцизия ысулы бар.
Алар турында алдагы язмаларда танышырсыз.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар