Логотип
Мөнәсәбәтләр

​НОЯБРЬ КЫЗЛАРЫ

Алар турында: «Көчле характерлы, тирән хисле, хыялый, тоемлау сәләтенә ия, сәях җанлы, язмыш әзерләгән кыенлыкларны җиңеп, тагын да югарыракка омтылалар...» –диләр. Болар – ноябрь кызлары.
Чаяннарның, Укчыларның бик күп сыйфатларын үзләренә туплаган көчле ихтыярлы соклангыч затлар. Мисаллармы? Мисыр патшабикәсе Клеопатра, Франция королевасы Мария Антуанетта, Һиндстанның Премьер-министры булган Индира Ганди (ул 31 октябрьдә туган, Чаян барыбер), АКШның дәүләт секретаре булган Кондализа Райс, түбәдә яшәүче Карлсонны уйлап тапкан атаклы язучы Астрид Линдгрен...

Людмила Гурченко, Нонна Мордюкова, Майя Плисецкая, Тина Канделакилар тагын... Мәшһүр Сара апабыз Садыйкова... Кайсы – ноябрь башында, кемдер – ай уртасында, кемнәрдер көз аеның ахырында туган.

Булсани! Аларны берләштерүче Ноябрь бар бит инде! Димәк, алар – охшаш! Ә үзебезнекеләр арасында кемнәр генә юк?! Кайсын гына алма, булган, кыю, талантлы, көчле затлар! Әйдә, Туган көннәре белән котлыйк әле үзләрен!



Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА (2 ноябрь)
Люция ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА (3 ноябрь)
Гөлназ Шәйхи (4 ноябрь)
Кәмария ХӘМИДУЛЛИНА (5 ноябрь)
Салисә ГӘРӘЕВА (6 ноябрь)
Люция ФАРШАТОВА (10 ноябрь)
Роза ХӘБИБУЛЛИНА (11 ноябрь)
Дилбәр ИСЛАМОВА (11 ноябрь)
Ландыш ӘБҮДӘРОВА (12 ноябрь)
Гөлзада ӘХТӘМОВА (15 ноябрь)
Наилә ГӘРӘЕВА(18 ноябрь)
Ләйлә МИНҺАҖЕВА (20 ноябрь)
Кадрия ИДРИСОВА (22 ноябрь)
Фәүзия МӨХӘММӘТОВА (26 ноябрь)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА (27 ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар