Логотип
Белгеч киңәше

​Чәч тәрбияләү: белеп куллансаң гына

Чәчләр сәламәт булып, тизрәк үссен, ефәк сыман елкылдап торсын өчен нишләргә? Бәлки, кына белән буяп караргадыр? Ул, тәгаен, чәч өчен файдалы булырга тиеш. Әллә үсемлек майлары сыларга микән? Кызыл борыч төнәтмәсе дә чәчне үстерә, диләр. Шампуньнарны ничек сайларга?

Чәчләр сәламәт булып, тизрәк үссен, ефәк сыман елкылдап торсын өчен нишләргә? Бәлки, кына белән буяп караргадыр? Ул, тәгаен, чәч өчен файдалы булырга тиеш. Әллә үсемлек майлары сыларга микән? Кызыл борыч төнәтмәсе дә чәчне үстерә, диләр. Шампуньнарны ничек сайларга? Алар составында чәчкә зарар китерүче матдәләр дә бар дип сөйлиләр. Чәч очлары яргаланса, аларны дәвалап буламы? Хатын-кызларыбыз яратып куллана торган ысулларның кайсысы файдалы, ә кайсысы, гомумән, зыян гына китерә?

Бу сорауларга үз эшенең чын остасы Артем АНДРИЯНОВ җавап бирә. Аның киңәшләре күпләр өчен файдалы булыр.
 
 
Дөресме? 

Кына белән буяу чәчне ныгыта.
Әбиләребез-әниләребез чәчләрен кына белән буйыйлар иде. Чын кына үләненнән ясалган порошок, чынлап та, чәчләр өчен бик файдалы. Әмма ул бик кыйммәт – йөз граммы йөз доллар тирәсе. Безнең кибетләрдә сатылганы – арзанлысы – чын түгел аның. Дөрес, аның белән юганнан соң, чәчләр ялтырап китә китүен, тик файдасы шуннан арт-мый. Бераздан чәч бик нык корый, кына аларның бар дымын суыра. Соңыннан аны юып та бетерә алмыйсың, чәчне бары тик кисәргә генә кала. Алай гына да түгел, кына белән юганнан соң, чәчне башка төрле буяу белән буярмын димә – кына өстенә буяу йокмый. 

Дөресме? 
Әрекмән мае чәчне ныгыта. 
Әрекмән мае, белеп куллансаң, чынлап та, файдалы. Күп хатын-кызлар аны чәчнең тамырына сөртергә ярата. Мин исә аны чәчнең үзенә сөртергә киңәш итәм. Анда да зәгыйфь урыннарга гына, чөнки мондый майлар чәчне бик нык авырайта. Тагын бер нәрсә бар: май сылаганнан соң кояшка чыксаң, чәчләрдә линза эффекты барлыкка килеп, чәч бөртегенә зыян киләчәк.

 

Дөресме? 
Кызыл борыч төнәтмәсе чәчне үстерә. 
Дөрестән дә, кызыл борыч төнәтмәсе баш тиресендәге кан әйләнешен яхшырта, шул рәвешле, чәчнең тизрәк үсүенә йогынты ясый. Тик монда да артыгын тырышып ташласаң, файдасыннан зыяны күбрәк булырга мөмкин. Аны чәч юлына тамчылап кына тидерәләр. Баш тиресе коры булганда бу төнәтмәне кулланмавың хәерле, чөнки ул тирене тагын да киптерә.

 

Дөресме? 
Соcтавына содиум лаурен сульфат (sodium lauryl sulfate) кергән шампуньнар баш тиресе өчен бик тә зыянлы. 
Содиум лаурен сульфатсыз гына ясалган шампуньне таба алуыгыз икеле. Шампунь күбекләнсен өчен кушалар аны. Дөрестән дә, башка шампунь сылап, 30-40 минут тотсаң, бу матдә тирегә үтеп керәчәк, тик баш бит, күп дигәндә, биш минут эчендә юыла, һәм ул тирегә тәэсир итәргә өлгерми. 

 

Дөресме?
Баш тиресенең кубалаклануы — кавыклануны белдерә.
Кавык авыруы (перхоть) бик тә йогышлы авыру. Ул, күбесенчә, баш тиресе майлы булганда очрый. Аны дәвалавы да читен. Баш тире-сенең кубалакланып торуы исә – вак-вак коры ак кисәкчәләр – кавык авыруы түгел. Тиренең корып китүе нәтиҗәсе генә ул. Бәлки, шампунь килешеп бетмәгәндер яки су кайнаррак булгандыр. Каты су белән юсаң да баш тиресе кубалаклана, витаминнар җитешмәсә дә. Дөрес диагнозны табиб-трихолог кына куя ала.

 

Дөресме?
Арзанлы буяулар чәчкә зарарлы. 
Арзанлы буяуга кызыкмагыз. Чәчне махсус салонда буятканда, чәчтараш окислительне чәчнең төренә карап, һәр кешегә аерым билгели. Чәчнең беришенә азрак кирәк ул, беришенә – күбрәк. Ә менә сатудагы буяуларга аны гел бер күләмдә кушалар – буяу теләсә кайсы чәчкә йогарлык булсын. Кайбер хатын-кызларның чәч бөртеге бик нәзек, һәм мондый концентрация аларны яндыра. Шуңа күрә дә чәчне чәчтарашханәдә буятуың хәерлерәк.

Дөресме?
Чәчне дәвалаучы шампуньнәрне һәркем кулланса да ярый. 
Ялгыш фикер бу. Мондый шампуньне кирәксә-кирәкмәсә куллан­мас­ка кирәк. Аның составында май бизләренең эшчәнлеген арттыручы матдәләр бар. Шунлыктан чәчегез ешрак пычраначак, димәк, аны ешрак юарга кирәк булачак. Чәч коелган яки тоныкланган очракта гына дәвалаучы шампунь белән юыгыз.

 

Дөресме? 
Чәч очлары ярылса, махсус майлар белән дәвалап була. 
Ярылган чәч очларын матурларга бары тик кайчы гына ярдәм итә ала. Алар яңадан ярылмасын дисәгез, бу майларны чәчне кискәч тә сөртә башларга кирәк. Шулай да, ярылган чәч очларын яшереп була – аның махсус җилеме бар. Аны сылагач, чәчнең икегә ярылган очы бер-берсенә ябыша да, чәч бөртеге шома булып күренә. Чәчне юганнан соң, ул җилемне яңадан сөртергә кирәк.


Дөресме?

Чәчне сирәк тешле тарак белән тарауга караганда, массаж тарагы белән тарау яхшырак.
Чынлыкта, нәкъ киресенчә. Массаж тарагы белән тараганда, чәч таракка калын тотам булып керә. Чуалган чәч бөртекләре язылып өлгерми – тамыры белән йолкынып чыга. Сирәк тешле тарак исә чәчнең аз өлешен генә эләктерә. Ул чәчне йолкымый. Өстәвенә, массаж тарагы чәчнең мөгез катлавын да җәрәхәтли. Шуның аркасында чәчнең төсе тоныклана, очлары ярыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар