Логотип
Мөнәсәбәтләр

Бөтен флаглар бездә кунакта...

(Футбол буенча Дөнья Чемпионатын каршылыйбыз)

Нинди генә чара узмасын, Казан үзенең бәйрәмнәр үткәрү колачы, масштабы белән шаккаттыра, сокландыра, башкалабыз кунакларының күңелен күрә белә инде! Хәтерләсәгез, Җәйге Универсиада – 2013, FINA су спорты төрләренең XVI Дөнья Чемпионаты ничек матур узды!.. Гомумән, Казан – бик күп халыкара форумнарның, бәйрәмнәрнең башкаласына әйләнеп бара. Чиратта – футбол буенча Дөнья Чемпионаты FIFA. Футбол буенча Дөнья Чемпионаты көннәрендә безне нинди мәдәни чаралар көтә?

Шул уңайдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистлар өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Рафаил кызы Камалова белән матбугат конференциясе уздырды. Россия хөкүмәте, РФ Мәдәният министрлыгы, республиканың спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты белән берлектә ТР Мәдәният министрлыгы чемпионат көннәрененең бай программасын әзерләгән. 

Мәдәни программа мәдәниятнең һәм сәнгатьнең күптөрле жанрларын колачлаган. 14 июньнән 15 июльгә кадәр тамашачыга 30 концерт программасы күрсәтеләчәк, 7 музыкаль фестивальдә катнашырга мөмкин булачак, М. Җәлил исемендәге опера-балет театры, Г. Камал В. Качалов, К. Тинчурин, Г. Кариев театрлары, шулай ук яшь тамашачылар театры, «Әкият» курчак театры 33 спектакль әзерләгән. 10 яңа күргәзмә проекты, 12 стационар күргәзмә эшләячәк, open air форматында ачык һавада15 кино күрсәтү каралган. Җанатарлар фестивале сәхнәсендә («Казан Гаилә үзәге» янында) республиканың 50 коллективы Фольклор программасында чыгыш ясар дип көтелә. С. Рахманинов исемендәге «Белая сирень» фестивале, «Бар флаглар безгә кунакка килә» һәм «Чәчәк атучы Татарстан» фестивальләре, «Шаляпин. Нуриев. Казан» Халыкара фестивале...

7–12 июньдә Идел елгсы акваториясендә «ЮНЕСКО билгесе астында: Музей регатасы-2018» узачак. Болгарга, Зөя шәһәрчегенә экскурсияләр планлаштырылган. 12 июньдә Россия көнен бәйрәм иткәндә «Россия халыклары дуслыгы парады», «Минем йортым – минем республикам» яшьләр диалогы узачак. Лобачевский скверында китап сөючеләр «Китапханә көне» бәйрәменә җыелачак. Казан Кремле, Татарстан Республикасы сынлы сәнгать дәүләт музее, Татарстан Республикасы Милли музее 25 июньдә «Футбол төне»н уздыра. Анда спорт тематикасы белән бәйле экспонатлар күрсәтеләчәк.

Менә шундый гаҗәп бай программа көтә безне.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар