Балыклардан ун үтенеч

1. Турыпочмаклык формасындагы “классик” аквариум сайлагыз. Түгәрәк, куб, күпкырлык кебек “шаккатризмнар”ны чистарту да кыен, аннары, алар оптик ялган да бирә: матур балык андый аквариум эчендә кәкре-бөкре гарип бер җан булып күренергә мөмкин.

2. Яктырткыч, фильтр һәм җылыткычны аквариум белән бергә үк сатып ал. “Соңыннан”, гадәттә, бөтенләй соңара, ул арада яктысыз, җылысыз һәм һавасыз тилмергән балыкның яшәүдән ваз кичүе бар.

3. Грунт юка булсын. Без ЦУМда йөрүдән нинди тәм тапсак, балыклар да грунтта казынудан шундый рәхәтлек ала.

4. “Тере” суүсемнәр үстереп мәшәкатьләнмәсәң дә була. Алтын балыклар чемчекләп ямьсезли дә әле аларны. Ә ясалма суүсемнәр матур һәм мәңгелек.

5. Аквариум — интерьерның иң дәрәҗәле җире. Бүлмәгә килеп керүгә күз аңа төшәргә тиеш! Әмма аквариум торган урынга кояш нурлары төшмәсен.

6. Аквариумга саласы суны берничә көн өсте ачык савытларда тоталар. Су салгач, иң элек гуппиларны җибәр. Алар бер атна чамасы үзләре генә яшәп, “рәтле” балыклар күченгәнче йортны көйли торырга тиешләр.

7. Балыкларның баш саны артык күп булмасын. Үзеңә дә балалар, килен-кияүләр, каенсеңел-каенишләр, каенана һәм каенатаның каенанасы белән бер бүлмәле йортта бергә яшәү ошап бетмәс иде.

8. Балык та, синең җанкисәгең шикелле, ит ярата. Озын борын личинкасы белән тукландырсаң, балыкларың “дельфин” кадәр булып үсәр. (Ул шундый кечкенә генә кызыл корт. Аларны юеш чүпрәккә төреп, банкага салып, суыткычта тоталар. Әйе, балык яратасың икән, бер нишләр хәлең юк. Түзәсең инде, ахирәт!)

9. Вак һәм эре балыкларны бергә тотма. Ошамый аларга бу. (Күз алдыңа китер: кеше белән тулы автобус; кечкенә генә буйлы син; ике тапкыр биек башкалар; син сулыш ала алмыйча тыпырчынасың; тегеләр култык асларында кемнеңдер чәбәләнүеннән канәгать түгел...)

10.  Ерткыч балыкларны аерым яшәт. Юкса, калганнарны эндәшми-нитми генә юк итәчәкләр.


 
Балык ханым, исемегез ничек?
Гуппи. Аквариумның аборигеннары. Кечкенә, чуар, тыныч, талымсыз, арзан. Кечкенә аквариумнар өчен иң кулай балык.



Меченосец. Көмешсыман кара, аллы-каралы, королевалар күлмәге кебек “шлейфлы” матур балык. Үзе “байлардан”, үзе талымсыз.

Моллинезия. Кылыч балыкка охшаган, койрыгы гына ураксыман. Төсе — бәрхет-кара һәм яки ак бөртекләр төшкән - кара. Бик матур.

Вуалькойрык, алтын балык, телескоп “бер чыбыктан сөрелгән” балыклар. Туймастамаклар. Тәүлек буе ашап кына торалар. Тәүлек буе грунтта казыналар. Зур аквариумда “кит” кадәр булып үсәләр. Койрыклары гаҗәп-хәйран, күзләре — күзеңне ала алмаслык. Акрындыр үзләре. Яннарына ерткыч балыклар җибәрә күрмәгез. Койрыкларын да күрми калырсыз.



Скалярия. Бик акыллы балык. Никахка да ике як та яратышып, гомерлеккә дип керә. Ирләре хатыннарын кеше кызыгырлык дәрәҗәдә кадерли. Оя ясап, аны саклап яшиләр, чакырылмаган кунакларга эләккәндә шәп эләгә. Суның температурасына бик талымлы, салкынны өнәмиләр.


Данио. Буй-буй сызыклы, шаян, җитез. Көтү-көтү булып яшиләр. Нәкъ безнеке — коммунистик идеалларга турылыклы, бәхетен туган коллективында тапкан балык: “башкалар кая — мин дә шунда”.

Макропод. Сугыш чукмары. Матур. Сиздерми генә килеп тешли дә кача. Оя корганчы түзәргә була алай да. Ир затлары еш кына чәкәләшеп, кемнең көчлерәк икәнен ачыклап тора.

Барбус, “әтәч”, попугай. Киллерлар. Кайчан карама, кая карама — сугышалар. Тыныч холыклы балыклар янында тотарга ярамый. Үзләре соклангыч матур.

Җәен. Бу — аквариумның табышмагы. Мыеклы, үз-үзенә бик ышанган, “ике аягында нык басып торучы” балык. Холкы җайсыз. Җәенгә аерым куыш кирәк: торбамы, кувшинмы, башка бер-бер нәрсәме... (Балыклар өчен “йортлар” махсус кибетләрдә сатыла.) Җәен — философ, ул караңгыда ялгыз калып уйланырга ярата. Аның оясыннан чыгып аквариумны бәхетле иткән мәле — сезнең дө бәхетле мәлегез.

фото: https://pixabay.com 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    6269
    7
    62
  • Баллы кирпеч 1861 нче елда Болын-Балыкчы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә Ибәтулла исемле бер малай туа. Язмышына сынаулы еллар кичерәсе сабый чагыннан ук язылган була, күрәсең, Ибәтуллага өч яше дә тулмаган чагында кинәт кенә авырып әтисе үлеп китә. Ялгыз тормыш тарту ул чакта, хатын- кызга имана бае да бирелмәгән чорда, әнисенә авыр булгангамы, әллә инде башка сәбәпләр булганмы, сабыйның әнисе биш яшендәге Ибәтулланы әтисенең абыйсы Зиннурга калдырып, Кормаш авылындагы хатыны үлгән бер татарга кияүгә чыга.
    5665
    3
    49
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4056
    0
    42
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2678
    4
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    8921
    6
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда