Логотип
Бакча

Сарымсакны кайчан утыртабыз?

Бу сорау бакчачыларны ел да борчый. Югыйсә, беренче елын гына да үстермибез, тәҗрибәбез дә бар... Гадәттә, сарымсакны җир туңдырырга берәр ай кала утырталар. Ноябрь башларында инде кырпак төшүен беләбез.

Бу сорау бакчачыларны ел да борчый. Югыйсә беренче елын гына да үстермибез, тәҗрибәбез дә бар... Гадәттә, сарымсакны җир туңдырырга берәр ай кала утырталар. Ноябрь башларында инде кырпак төшүен беләбез. Димәк, сарымсакны да сентябрь ахыры, октябрь башларында утыртырга кирәк. 

Русларда, сарымсакны Покраудан соң гына утыртырга ярый, дигән гыйбарә бар. Яңа стиль белән ул 14 октябрьгә туры килә, ә искечә 1 октябрь була. 


Сарымсак утыртасы түтәлне ике-өч атна алдан әзерләп куярга кушалар. Бу тәкъдим юкка гына түгел. Бүлбеләрне төртеп чыкканчы, туфрак утырып өлгергән булырга тиеш. Яңа гына казылган түтәлгә утыртсагыз, көзге яңгырлардан җир утырып, бүлбеләр бик тирән күмелеп калырга мөмкин. 

Сарымсак кояшлы, ачык урында яхшырак үсә. Аңа кадәр бу туфракта кыяр, кабак, ташкабак, кәбестә, помидор үскән булса, уңыш яхшырак булачак. Ә менә суган, бәрәңге, кишер, чөгендердән соң утыртырга киңәш ителми.

Киләсе елга эре сарымсаклар казып алырга теләсәгез, утырту материалының да эресен сайлагыз. Иң яхшысы – бер башта эре-эре 4-5 тырнак булганы. 8-9 тырнаклы сарымсак утыртсагыз, алар вак булып үсәргә мөмкин.

Сарымсакны тырнакларга утыртыр алдыннан гына аерырга кирәк. Кабыкларын ертмас өчен, моны сак кына башкарыгыз. Аерганнан соң, тырнакларны зарарсызландыру да мөһим. Мәсәлән, ике сәгатькә сыек алсу төстәге марганцовкага салып торырга була. Фитоспорин эремәсе дә яхшы (кабында язылганча кулланыгыз). 

Кыш салкын килсә, сарымсак өшер, дип, күп кеше аны бик тирән утырта. Болай эшләү дөрес түгел. Яз көне сарымсакларыгыз авыр тишеләчәк, үсеше тоткарланып, башлары кечкенә булачак. 10 сантиметр тирәнлек – иң кулае. Рәт аралары – 25 см, ә рәттәге үсемлек аралары 15–20 см тирәсе булсын. Сарымсакны утыртканда бер нәрсәгә игътибар итегез: суган да, сарымсак та көпшәк җирдә генә яхшы үсә. Рәт араларын китмән яки тәпке, плоскорез белән эшкәртү өчен уңайлы итеп калдырыгыз. 

Кайсыбер елда суытса да, озак кына кар ятмый тора. Мондый елларда сарымсак өшергә дә мөмкин. Алай булмасын өчен, сарымсак утыртылган түтәлләрне салам, пычкы чүбе, корыган яфраклар, черемә белән мүлчәләп куярга кирәк. Ләкин яз көне бу мүлчәне ачарга онытмагыз, югыйсә җир тиз генә җылына алмас. 
 

 

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар