Логотип
Бакча

Пионнар купшы булсын өчен

Пионнарыгыз тагын да купшырак, тагын да озаграк чәчәк атсын дисәгез, без сезгә берничә киңәш бирмәкче булабыз. Чәчәк ату өчен, үсемлек бар көчен сарыф итә. Көчне ул бары тик туфрактан гына ала ала. Бер урында күп еллар үскәнлектән, вакытында ашлап тормасаң, туфрак бик тиз ярлылана. Билгеле инде, ашы булмаган җирдән гөл үзенә көч ала алмый. Менә шушы хәл булмасын өчен, гөлләрегезне вакытында ашлауга игътибар бирергә кирәк тә.

Хәзер пионнарның чәчәк бөреләре үсә торган вакыт. Аларга менә бу ашламаны сибеп карагыз әле.

10 литр суга 10 г суперфосфат, 7,5 г аммиак селитрасы һәм 5 г калий тозы салып эретелә һәм үсемлек тирәли туфракка сибелә.

Чалмабашлар чәчәк атып бетереп, ике атнадан соң, туфракны кабаттан ашлыйлар. Бу юлы 10 литр суга 10 г суперфосфат һәм 5 г калий тозы алына. Әлеге ашлама киләсе елда чәчәк бөреләренең формалашуына йогынты ясый.

Минераль ашламаларны органик ашаламалар белән дә чиратлаштырып кулланырга була. Коры ашламаларны гөл тирәли сибеп чыгып, туфрак белән күмдергәннән соң яхшылап сугарырга мөмкин.

Гадәттә пионнарны ашлау дүрт этапта башкарыла.

1 нче этап. Иртә язда, пионнар әле җирдән күренә генә башлаган мәлдә 10 литр суга 15 г аммиак селитрасы эретеп сибелә. Бу аларга үсеп китү өчен кирәк.

2 һәм 3 нче этап. Чәчәк бөреләре формалашкан һәм гөлләр чәчәк атарга керешкән чорда чалмабашларны комплекслы минераль ашламалар белән тукландыралар. Аның рецептын югарыда телгә алып үттек.

4 нче этап – чәчәк ату төгәлләнгәч. Бу вакытта 10 литр суга 10 г суперфосфат, 5 г калий тозы алына.

фото: https://www.pexels.com/ru

Теги: Гөлбакча чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар