Логотип
Бакча

Июльдә чәчәсе яшелчәләр

Күп кенә яшелчәләрне җәй уртасында чәчеп тә, көзгә кадәр шәп кенә уңыш алырга мөмкин. Әйдәгез, нәрсәләрне хәзер чәчәргә була икән, шуларны барлыйк. 

Әйе, әйе, күп кенә яшелчәләрне җәй уртасында чәчеп тә, көзгә кадәр шәп кенә уңыш алырга мөмкин. Әйдәгез, нәрсәләрне хәзер чәчәргә була икән, шуларны барлыйк. 

Укроп. Май башында чәчкән укроплар күптән картайды инде. Бер айдан яшь, сусыл укроплы буласыгыз килсә, аны хәзер кабаттан чәчәргә кирәк. 5-6 сәгать суда яки биостимуляторда чылатсаң, укроп орлыгы тизрәк шыта. Укроп яктылык ярата, кояшлы урыннарны сайлагыз аңа. 

Петрушканы да бик рәхәтләнеп хәзер утырта аласыз. Ул укропка караганда да авыррак тишелә, шунлыктан петрушка орлыгын да алдан чылатырга кирәк. Кемдер аракы кушылган җылы суда чылатсаң, тизрәк тишелә ди. 

Кресс-салат. 7-10 көннән тишелеп чыга. Яфраклары сусыл һәм тәмле булсын өчен, кресс-салат үскән түтәлнең туфрагын гел дымлы тотарга кирәк. 

Рукола. Бик тиз, 5-7 көндә тишелә, ә уңышын  ике атна, ике атна ярымнан җыярга була. 

Шпинат. Бик тә талымсыз үлән. Орлыкларын 2-3 сәгать суда чылатып утырталар. Шпинат үстерүнең бер шарты – туфрагы гел дымлы булырга тиеш. Уңышын өч атнадан җыялар. 

Кыяр үләне. Исеменнән үк күренгәнчә, бу үләннән кыяр исе килеп тора. Ярым күләгәле урында яхшырак үсә, кояш туры караса, яфраклары бик тиз картая аның.

Шалканны кыш саклау өчен нәкъ менә җәй көне чәчәләр. Башта орлыкларын 1 сәгать буе биостимуляторда чылаталар, аннары рәт араларын 25–30 сантиметр калдырып, 1-1,5 сантиметр тирәнлектә чәчәләр. Орлыклар тишелеп чыгып, бераз калкынуга, шалканны сирәкләргә кирәк. Артык дымны яратмаса да, туфракта дым җитәрлек булмаса, шалкан вак, каты һәм тәмсез булып үсә.

Редис бик тиз тишелә, бик тиз үсә. Рәт араларын 10–15 сантимтер калдырып чәчәләр, ә рәттәге үсемлекләр арасы 5–10 сантиметр булса яхшы. Редисның тамыр системасы артык зур түгел, суны чамалап, ләкин даими сибүне сорый. 
Чөгендернең тиз өлгерешле сортларын хәзер чәчсәң, көзгә кадәр өлгереп җитешә әле. Ләкин аны 10 июльгә кадәр чәчәргә кирәк. Идеалда –  чөгендер өйлә вакытында чак кына күләгәле урынны яратарак төшә. Туфракта артык дым торганын өнәми, шуңа күрә аңа суны чамалап кына сибәргә кирәк. 

Борчак. Июльдә чәчәсе булсагыз, башта борчакны 10–12 сәгать бүрттерергә туры киләчәк. Аннары дымлы тастымалга төреп, шыттыралар, шуннан соң гына җиргә утырталар. Җәй көне туфрак тиз кибә, шуңа күрә гел сугарып торырга туры киләчәк. 

фото: Man фото создан(а) freepik - ru.freepik.com

Теги: яшелчә яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар