Логотип
Бакча

Ирис яратасызмы?

Бакчада үсүче ирисләр турында әйтүебез. Май азагы – июнь башында бакчаны зәңгәр рәшә белән өретүче бу чәчәкләрне яратмау мөмкинме соң?  Алар түтәлдә генә түгел, букетта да бик матур күренәләр. Әйдәгез әле, ирисләрне кайда утырту һәм ничек тәрбияләү турында сөйләшик. 

Бакчада үсүче ирислар турында әйтүебез. Май азагы – июнь башында бакчаны зәңгәр рәшә белән өретүче бу чәчәкләрне яратмау мөмкинме соң? 
Алар түтәлдә генә түгел, букетта да бик матур күренәләр. Әйдәгез әле, ирисларны кайда утырту һәм ничек тәрбияләү турында сөйләшик. 

Күләгәдә яхшырак
Ирислар әллә ни күп тәрбия сорамый. Кемнең артык мәшәкатьләнергә вакыты юк, ә чәчәкләр үстерәсе килә –  ирислар менә шундыйлар өчен. Ләкин бу элеккеге сортларга гына карый. Бүген сатуда булган Европа һәм Америка сортлары шактый нәзберек. 
Ирислар талымсыз, алар җете кояш күзендә дә, коры туфракта да үсә ала. Ләкин өйләдән соң күләгә төшә торган урынга утыртсагыз, алар озаграк чәчәк ата, төсләре дә тиз уңмый. Бу аеруча караңгы төстәге сортлар өчен актуаль. Шулай да иртән аларга кояш нурлары төшәргә тиеш, бөтенләй күләгәле урында ирислар чәчәккә бөреләнми. 

Дәвалыйбыз
Талымсыз, тәрбиягә мохтаҗ түгелләр, дисәк тә, аларга ирис чебене бик зыян сала. Әлеге бөҗәкнең личинкалары ирисның тамыры белән туклана, яз көне исә чәчәк сабагы буйлап өскә үрмәли. Нәтиҗәдә, зәңгәр томанга өретеләсе ирислар череп һәлак була. Моннан котылу өчен ирисларның яфраклары 15–20 см булып күтәрелүгә, өсләреннән карбофос бөркергә кирәк. Ничек кулланасы препаратның кабына язылган була. 

Ашлыйбыз
Дөресрәге, ашламыйбыз. Ирислар ярлы туфракта үзләрен яхшырак хис итә. Алар органик ашламаларга мохтаҗ түгелләр. Ә менә яз һәм җәй коры килсә, чама белән генә су сибәргә кирәк. Анысы да атнага бер яки ике тапкырдан артык булмасын.

Чәчәк атып бетергәч
Күп очракта корткычлар тамырларга чәчәк сабагы аша үтеп керә. Моны булдырмас өчен, чәчәк атып бетереп бер ай узганнан соң, аларны кул белән сындырып чыксаң яхшырак. Ә ярасы тизрәк кипшерсен өчен, өстән коры утын көле бөркергә була. Әлеге эшне кояшлы коры көнне эшләргә кирәк. 

Ирислардан букет
Гладиолуслар кебек, өзеп суга утыркач та, алар соңгы бөресенә кадәр чәчәк атып бетерә. Ирислар вазада бер атна буена сулмыйча утыра ала. 

Кайчан күчереп утыртырга?
Ирисларны язын да, җәен дә күчерергә була. Шулай да иң яхшы вакыт – чәчәк атып бетереп, ике атна узгач. Бераз соңрак та ярый, ләкин сентябрьгә калдырмаска кирәк.  Ник күчерергә кирәк, дигән сорау да туарга мөмкин.  Биш-алты елдан ирисның тамырчасы шулкадәр зурая, үсемлеккә урын җитми башлый. Күчереп утыртканда бер төптә 5–7 яфрак булырлык итеп, әлеге тамырчаны бүлгәлиләр. 
фото: https://pixabay.com/ru/

Теги: чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар