Логотип
Бакча

Яз тишеләсе суган көз тишелсә

Инде күптән кышкы йокыга талырга тиешле үсемлекләр көзге җылыны яз дип кабул иттеләр – туфрактан баш калкытып киләләр. Әгәр сезнең дә суганнарыгыз тишелеп килә икән, кичекмәстән чарасын күрергә киңәш итәбез.

«Бакча» сәхифәсендә кайбер яшелчәләрне, шул исәптән, суганны да көздән утыртып калдыру турында язган идек. Быел кыш зарыктыра бит әле. Инде күптән кышкы йокыга талырга тиешле үсемлекләр көзге җылыны яз дип кабул иттеләр – туфрактан баш калкытып киләләр. Әгәр сезнең дә суганнарыгыз тишелеп килә икән, кичекмәстән чарасын күрергә киңәш итәбез.

Күп бакчачылар хәзер суганны көздән үк утыртып калдыра. Аның үз плюслары бар, билгеле. 
Суган иртәрәк өлгерә, зуррак булып үсә, суган чебене зарарламый, көздән утырткан суган яхшырак та саклана. 
Ә менә тискәре якларыннан: утырту суганы көзен күбрәк кирәк, чөнки кайбер суганнар өшергә мөмкин. Кар яумыйча суыткан елларны түтәлне җылытмаган булсагыз, уңышка өметләнәсе дә юк. Бер суытып, бер җылытып торса, утырткан суган чери башлый.

Суганны көз көне утырткан вакытта бакчачылар нинди хата җибәрә:
туфрак суынганчы ук утыртып калырга ашыга;
эре суганнар утырта;
артык дымлы туфракка утырта;
көннәр суытканчы ук түтәлләрне җылыта.

Быел исә моңа тагын җылы көз дә өстәлде. 

Яшел кыяклар кышын өшемәсен өчен, хәзер нинди чара күрергә?
Иң беренче эш итеп, тишелеп килгән суганнар өстенә туфрак салып чыгыгыз. Моның өчен теплицадагы җылы һәм коры туфрак яхшы. Аның калынлыгы кимендә 4 см булырга тиеш.
Туфрак урынына салам, коры яфрак яки кипкән үлән куллана аласыз. Шул рәвешле суганнарны өшүдән саклап калырга мөмкин. 
Тагын бер ысул – суган түтәленә чыбык-чабык салып, өстен агротукыма белән каплагыз. Болай эшләсәгез, суганнары өшемәс дип өметләнергә була. 

Әлеге ысуллар суган өчен генә түгел, иртә тишелгән башка яшелчәләрне саклар өчен дә файдалы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар