Фахирә карчык йөгерә-атлый өенә ашыкты. Кеше ярдәменнән башка йөри дә алмас хәлгә калган килененә өметле хәбәрне тизрәк җиткерү иде аның теләге. Башкортстанның Камышлы төбәгендә күптөрле авыруларны терелтеп аякка бастыра ала торган багучы бар икән, дип кайтып сөйләгәч, килене Мәүлидәнең күзеннән яшь тәгәрәде.