Логотип
Арабыздан беребез

Юсра, АФӘРИН!

Качакларның Олимпия җыелма командасында катнашучы Юсра Мардине «баттерфляй» стилендә 100 метр араны йөзеп, «алтын» яулады. Ул финишка 1:09:21 минутта килде. Бу зур җиңү! Юсра белән кызыксына башладылар.

Мардине Сириядә туган. Сугыш башлангач, апасы белән Европага качарга кара кыла. Чөнки узган елның августында аларның өен җимерәләр. Башта Ливанга, аның аша Төркиягә, аннары Грециягә барып чыгалар. Ләкин бу бик хәвефле дә сәяхәт була әле. Грециядә Эгей диңгезе аша йөзгәндә, көймәнең моторы сүнеп, диңгез уртасында калалар. 6-7 кеше генә сыйдырышлы көймәгә 20 ләп кеше төялгәч соң!.. Юсра белән апасы һәм тагын бер качак суга сикереп, көймәне этә башлыйлар. (Юсра – яхшы йөзүче, ул халыкара ярышларда гел Сирия командасында чыгыш ясаган спортчы.) 4 сәгать дәвамында дулкыннар ишеп, алар көймәне Лесбос утравына китереп җиткерәләр. Ә Юсра юлын тагын дәвам итә: Берлингача барып җитә! Анда тренировкаларга йөри башлый, качаклар Олимпия җыелма командасына кертелә. Һәм менә нәтиҗәсе – күз алдыгызда! Юсра, афәрин!

Сүз уңаеннан, Рио-де-Жанейрода тарихта беренче тапкыр Качаклар Олимпия җыелма командасы чыгыш ясый. Халыкара Олимпия Комитеты президенты Томас Бах бу хакта менә нәрсә ди: «Олимпиада – толерантлык, бердәмлек һәм тынычлык вакыты ул. МОК югары квалификацияле качак-спортчыларны Рио-де-Жанейро Уеннарында катнашырга чакырды. Ярдәм һәм өмет чакыруы юллап, 60 миллионга якын качак язмышына һәм проблемаларына  якын килдек».

Шунысын да әйтергә кирәк: Венгрия дәүләт телевидениесе качакларның Рио-де-Жанейродагы чыгышын күрмәмешкә салышты. Премьер Виктор Орбанның консерватив хөкүмәте Сирия йөзүчесе Юсра Мардиненың исемен әйтмәде, аның качаклар командасы әгъзасы булуын да телгә алмады. Орбан хөкүмәте аларны икътисадый кыенлыклардан качучылар дип атады.

БЕЛЕШМӘ. 2015 елда Европага 1 миллионнан артык мигрант күчте. Шуларның 800 меңе – Греция һәм Төркия аша килүчеләр. 455 меңе – Сириядән, 186 меңе – Әфганстаннан.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар