Логотип
Арабыздан беребез

Ундүртенче

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 21 февраль көнне кул куйган указ нигезендә, якташыбыз – Апас районы Багыш авылында туып-үскән генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллинга Россия Герое исеме бирелде.

– Исем алганда өч көнгә Мәскәүгә кайтты ул. Бетереп кайтканмы әллә дип бик куанган идем... Шундый зур исем бирүләрен энекәшләре әйтте. Рөстәм шалтыратты шикелле. Башта бик аңлап та бетермәдек... Аннан Мәскәүдән үзе белән видеодан сөйләштек. Кем генә булса да, нинди генә исемнәр алса да, безнең өчен беренче чиратта бала инде ул...
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 21 февраль көнне кул куйган указ нигезендә, якташыбыз – Апас районы Багыш авылында туып-үскән генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллинга Россия Герое исеме бирелде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстаннан бу исемгә лаек булган ундүртенче егет ул. 
Рамил – Минзилә апа белән Рәхмәтулла абыйның олы баласы. Көтеп алган уллары! 

Икесе дә шушы Багыш авылында туып-үскән алар. Минзилә апаның төп нигезе ерак түгел – ике урам аркылы гына. Әмма кавышыр өчен юллар гына урау була. Артыннан йөргән егетне үзенә якын китермичә тилмертә дә, аннан читкә – Магнитогорск каласына ук чыгып китә Минзилә. Кран йөртүче булырга укый, биш ел төзелештә эшли.
Ә үзе өзелеп авылын сагына... Чираттагы ялга кайткач, ниһаять, үзеннән тугыз яшькә олырак Рәхмәтулла йортына килен булып төшә. Насыйбыңнан барыбер ерак китә алмыйсың шул. 1975 ел була бу. 

Төп нигезгә җан керә. 

Минзилә апа белән шул көннәргә – яшьлеккә кайтып киләбез.

– Мин үзем зур гаиләдә үстем – без җиде бертуган идек. Рәхмәтулла исә әнисенә бер малай. 1940 елда туган энекәше 3 яшьлек вакытында авырып үлеп киткән. Әтиләре сугыштан исән-сау кайткан, әмма мин килен булып килгәндә ул мәрхүм иде инде. Ә кайнанама 76 яшь иде. Шулай булса да, биш балабызның дүртесен бишектә тирбәтеп үстерергә өлгерде әле ул... Рәхмәтулла да, кайнанам да туй ясарга җыенганнар иде, әмма минем әни: «Кирәкми, олыгаеп беткәч, нинди туй инде ул?» – диде. Беренче балабыз – улыбыз Рамил тугач, зур итеп бәби туе уздырдык. Ике көн кунак җыйдык. Кайнанамның Казандагы туганнары да кайтты. Хәзер кыш уртасында яшел суганны бернигә санамыйбыз менә. Ә безнең бәби туеннан соң авылда: «Табыннарында яшел суган да бар иде», – дип сөйләделәр. Казаннар алып кайткан иде...  
Рамилгә исемне Минзилә апаның төп йортта яшәүче Фәрит абыйсының улы Марат куша. Үзе гаиләдә бер генә бала булгач: «Минем дә энем булды!» – дип бик шатлана ул. 
Бер ел да өч айдан Рамил инде абый була – аның сеңлесе Резедә туа. Әтисе белән әнисенә ияреп, ул да аңа «кызым» дип дәшә: урамга чыкса, үзеннән калдырмый – гел җитәкләп йөртә. 

Олы балага иркәләнеп итәктә утырулар эләкми инде аңа. 

– Ул чакта чөгендерне бик күп бирәләр иде бит – өчәр гектар. Әнкәй балаларны карап тора, без Рамил белән кырга китәбез. «Нигә мин беренче бала булдым икән?» – ди берсендә. Чөгендер кәтмәнләмәс идем диюе инде... Аңа бик күп эләкте шул. Әле Мәскәүгә Герой исеме алырга кайткач та, Резедәләрдә шул чөгендер эшләгән вакытларны искә төшереп утырган... Туганнан туганымның улы белән ат көтүе дә көтте Рамил. Сеңлесен, энекәшләрен дә карашты. Бик иртә кул арасына керде. Без аларның берсенә дә эшне кушмадык – үзләре белеп эшләде. Аннан үзгәртеп кору еллары җитте бит – хезмәт хакы түләми башладылар. Мин үзем колхозда сыер саудым, төрле эшләргә йөрдем, ә әтиләре гомер буе ындыр мөдире булды, тегермәндә эшләде. Терлек күп асрадык ул елларда – өчәр баш сыер тоттык. Малайларга эш җитәрлек иде…

Багышта ул чакта башлангыч мәктәп була әле, аны тәмамлауга Рамил дә күрше авылга – Чирмешәнгә йөреп укый. Көндәлегендә гел «биш»леләр генә була. Алга таба укыйсы – югары белем аласы килә аның. Тик буй җитеп килгән егет барысын да аңлый. «Сез мине укыта алмассыз инде, училищега гына китәрмен», – ди ул әти-әнисенә. 

Казан югары хәрби команда танк училищесына аны туганнан туган абыйсы Марат илтеп куя. Имтиханнарны уңышлы тапшыра – курсант була. Училищеда шартлар кырыс: авылга елга ике тапкыр – кышкы һәм җәйге каникулларда гына кайтып йөри Рамил. Кайтып керүгә эшкә тотына.

– Бер җәйне күршеләр өйләренә су керттеләр. Рамил: «Әйдәгез, без дә кертик», – ди. «Кирәкми, улым, чыгам да алам, якын бит», – дим. «Кертик әле», – диде ул. Башта трактор белештеләр, аннан үзебез казыйбыз, дип хәл иттеләр. 2 метр тирәнлектә, 22 метр озынлыктагы чокырны казып чыктылар. Авылда өенә су керткән кеше сирәк иде әле ул чакта... Рәхмәт укып ятабыз менә. Колонка капкадан чыккач та, бик якын, әмма бер чиләк су да алып кереп булмый хәзер. 

Малайлар тырышты, берничә ел элек яңа мунча салып куйдылар. Анда да казып су керттеләр, кыш көне дә катмаслык итеп ясадылар. Без картайгач, су ташый алмый башлагач эшләделәр анысын. Барысы да шулай безне кайгырталар... 

Рамил училищены кызыл дип-ломга тәмамлый. Авылда эш белән чыныгып үскән, кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, авыл Сабантуйларында батыр калган егеткә анда уку авыр булмый. Хезмәт итәргә аны Оренбург өлкәсенә җибәрәләр. 

– Китәр алдыннан авылга кайтты. «Юлыңа биреп җибәрергә дә акчабыз юк бит, улым», – дим. «Миңа юлга җитәрлек итеп бирделәр, борчылма, әни», – диде. Укыганда без аңа акчалар биреп тора алмадык. Каникулга кайткач, күчтәнәчләр бераз җибәргәнбездер инде. Бер тапкыр укыган җирен барып күрдем, юка пешереп алып барган идем... Башка ул бездән берни алмады.

Үзе исә күп булышты…

Ә чираттагы ялына Рамил авылга чибәр генә бер кыз белән кайтып төшә. Алдан әйтмичә, хатларында шундый яңалыгы барын белгертмичә. Башлы-күзле булырга җыена, таныштырырга алып кайткан икән. Рәхмәтулла абый ул көннәрдә авырып китеп, хастаханәгә эләккән була. Палатага хәрби киемнән улы килеп керә. Кочаклашып күрешеп, хәлләр белешкәч, улы: «Әти, мин бит үзем генә кайтмадым. Икәү без... Сине әле чыгармыйлармы?» – ди. Палата тулы кеше, турыдан-туры сорый алмыйсың. Алай да җаен таба: «Исеме ничек?» – ди. «Зөлфия», – дип җавап бирә улы. Рәхмәтулла абый җиңел сулап куя: «Үзебезнең кеше икән...» «Мә, улым, бишне!» – ди ул... Шул кайтуында Оренбург өлкәсендә туып-үскән Зөлфия белән никах укытып китә Рамил. 

Хәрбиләр үзләренә үзләре хуҗа түгел: кая җибәрәләр – шунда эшлиләр, кая кушалар – шунда күченәләр. Рамил Ибәтуллин да төрле елларда илнең төрле регионнарында хезмәт итә: Уралда, Себердә, Идел буенда, Россиянең көньягында…

– Алар гел төрле җирләргә күчеп йөрделәр. Санап та бетерә алмам. Новосибирск, Тува, Мәскәү, Чиләбе...  Кайнар нокталарда да булып кайт-ты, ахрысы, анысын безгә әйткән, белгерткән кеше юк инде, сизенәбез генә... Самарада аларга ике бүлмәле фатир бирделәр, шул вакыт торган җирләрен барып күрдек. Камил алып барды. Алинә туган иде инде – безне бер дә җибәрәсе килмәде.

Үсте инде, Мәскәүдә укый хәзер. Киленебез Зөлфия янында кечкенә уллары Раил генә калды. Күчтәнәчләр алалар да, машина белән икәү кайтып китәләр безнең янга. Киленебез бик әйбәт! Хәер, бөтен киленнәребез дә әйбәт!

Махсус хәрби операция башлангач, Рамилнең анда китүен берсе туксанга, икенчесе сиксәнгә якынлашып килүче әти белән әнигә беркем дә белгертми. Бу юлы да үзләре сизенәләр... Шул көннән башлап аларның да тормышы үзгәрә.

– Көндез генә түгел, төнлә дә уйлыйбыз Рамил турында... Ятар алдыннан бик озаклап теләкләр телибез. Иртән уянып киткәч тә кылт итеп искә ул килеп төшә. Телевизордан яңалыклар карамыйбыз хәзер, аннары йөрәк авырта... Яңа елга өч кенә көнгә кайтып китте әле менә. Алар ел да шулай Яңа елда унсигезе дә Багышка кайта иде... Рамил, гомумән, авылны ярата – моңа кадәр бөтен яллары бездә узды. Аның бер тапкыр ял йортына да барганы юк... Рамил безгә берни сөйләми. Сорашмыйбыз, төпченмибез дә... Хәлләрен Зөлфия яки энекәшләре аша белешеп торабыз. Шалтыраткан саен: «Абыегыздан хәбәр бармы?» – дим... Абыйлары белән бик горурланалар барысы да... 

Авылда барысы да уч төбендәге кебек күренә. Рәхмәтулла абый белән Минзилә апаның һәр баласын мактап кына сөйләр Багыш халкы. Резедәләре Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, хәзер Мәскәүдә яши. Ике кызы белән тол калган кыз туганнарына иң күп ярдәм итүчеләр – абыйсы һәм энеләре. Камил Казанда яши, башкаларга караганда якынрак булгач, әтисе белән әнисенә ни кирәк, барысын да ул кайтарып тора. Рөстәм югары белем алган, Мәскәүдә төпләнгән. Төп нигез янәшәсендә бүрәнәләрдән йорт җиткерергә җыена әнә. Егетләр бергә кушылып, өйләренә янкорма салганнар, пластик тәрәзәләр куйдыртканнар, каралты-кураны яңартканнар... 

– Алар беркайчан борчу-мәшәкать тудырмадылар. Дәресләрен үзләре әзерләделәр, бездән ярдәм көтмәделәр. Әйбер сорап аптыратмадылар. Башлангычта укыганда Рамилгә велосипед алып бирдек, калганнарына анысы да булмады. Берсендә Рамил урамда бер малай белән сугышкан: безнеке җиңгән ахрысы, теге малайның әнисе чыгып үзенә дә шактый гына эләктергән. Өйгә кайтып зарланмады – Дәү апа күреп калганга гына белдем. 

Өчәү бергә җыелышып кайткан чакларында, йортка чыгып китәләр дә, гел нәрсә дә булса эшли алар. Рамил кечкенәдән энекәшләрен шулай эшләтә иде ул... 

Рамил Ибәтуллинга Россия Герое исеме бирелү Багыш авылы өчен зур вакыйга була. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин Минзилә апа белән Рәхмәтулла абыйны килеп котлап китә. Рамилдән кала, махсус хәрби операциядә бүген Багыштан тагын ике егет катнаша. Шуларның берсе – Минзилә апаның туганнан туган Ислам абыйсының оныгы. 

– Ислам абый Насыйбуллинның әнисе белән минем әти бертуган. Без өйләнешкәч, алар безне чәйгә дә алдылар әле... Дан орденнарының тулы кавалеры ул. Герой белән бер дәрәҗәдә! Сугыштан соң безнең Вахитов исемендәге колхозның партоешма җитәкчесе булып эшләде, Чирмешән авыл Советы рәисе булып торды. Чирмешән мәктәбе дә, авылыбызның бер урамы да Ислам Насыйбуллин исемен йөртә... 

Шулай, батырлык нәселдән дә килә торган сыйфат бугай. 

Рамил ИБӘТУЛЛИН – Казан югары хәрби команда танк училищесында белем алганнан соң Мәскәүдә, М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиясен һәм Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре Генераль штабы академиясен кызыл дипломга тәмамлый. Взвод белән җитәкчелек итүдән башлап, бөтен баскычларны да уза. Бүгенге көндә ул Үзәк хәрби округның 2 нче гвардия гомумгаскәр армиясе командующие. 
Якташыбыз Батырлык ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медаль ордены, Суворов медале белән бүләкләнгән. Ике ел элек ул генерал-майор исеме алган, ә узган елның декабрендә аңа Россия Президенты Владимир Путин генерал-лейтенант исеме бирә. Алтын Йолдыз медале һәм Россия Герое исеме Рамил Ибәтуллинга Россия Федерациясе Кораллы көчләре генераль штабында тапшырылды. 

 

Марат ЯРМИЕВ, «Идел буе» сынау лабораториясе» директоры
– Хәрби училищега керү кайчандыр үземнең хыял иде. Документларымны җыйгач, кире уйладым: әти белән әнигә бер генә бала булгач, аларны ташлап китә алмадым. Ә Рамилне кечкенәдән әкрен генә моңа әзерләдем. Тагын ике классташы да хәрби булырга теләгән иде, әмма ахырда имтиханнарны Рамил генә тапшырды.
Энекәш бүгенге көндә безнең нәселнең һәм Багыш авылының гына түгел, районның горурлыгы. Армия белән идарә итү – ул инде бик зур дәрәҗә. Һәм бик зур җаваплылык та! Инде менә Россия Герое исемен алды.
Рамил янында гуманитар ярдәм белән инде 8–9 тапкыр булып кайттым. Баштан ук килештек: ярдәмне алып барып, исемлек белән аның үзенә тапшырам. 200 процент гарантия бирә алам: без илткән гуманитар ярдәм тиешле урынга, тиешле кешеләренә барып ирешә.
Үзем дә хәрби булырга теләгәнгәдер, алар миңа бик якын. Кулымнан килгән кадәр булышасым да килә. Һәрвакыт рульдә үзем барам. Башта азык-төлек, кием-салым, резин итекләр, ә соңгы баруларда инде пилотсыз очу җайланмалары илттек. Егетләргә хәзер анда шулар бик кирәк... Ике машина да илтеп бирдек. 9 Май алдыннан тагын барырга җыенабыз менә. Гуманитар ярдәмне башта авыл егетләре, туганнар җыйды, аннан «Апас якташлар җәмгыяте», безнең компанияләр группасы кушылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар