Логотип
Арабыздан беребез

Тик син диеп...

Кемдер, бәлки, биек сәхнәләрдә, «Татарстан–Яңа гасыр» экраннарында яшь һәм чибәр җырчы кызлар муллыгын күреп хозурлана булыр. Тик бит алар берсе дә Зәйнәп түгел. Ул «яңаларның» иң моңлы дигәннәре дә Зәйнәп ФӘРХЕТДИНОВАга охшатып җырларга тырышучылар гына. Үзе чибәр, үзе зифа, үзе моңлы җырчы ул берәү генә – Зәйнәп кенә! Ык буенда гына үсә андый кызлар!
 
Әнисе Мәрҗәнәгә дә ул бердәнбер кыз.
Ык буенда үсәр кызын ул җылы якка бәхет эзләп, дөресрәге, мәхәббәте эзеннән баргач, Ташкент каласында тапкан. Ярый әле шунда торып калмаганнар. Әлеге дә баягы шул мәхәббәткә ияреп, янәдән Сарлы авылына кайтып төпләнгәннәр. Менә шулай итеп, рус мәктәбендә укып, үзбәк арасында үсәсе кыз Ык буе талларына сарылып, зифа булып, моңлы булып үзебезнең туфракта буй җиткергән. Җырчы булып киткән. Моңлы сукмактан башланган юлы аны Халык йөрәге дигән мөнбәргә менгергән. 25 ел дәвамында ул шул биеклектән төшми.
 
Минем бу чибәркәй белән тәүге танышуым да ул сәхнәдә чагында булды. Мәртәбәле сәхнә түренә иң беренче тапкыр гына чыгуы иде бугай әле аның. «Татар җыры-91». Бер-бер артлы сәхнәгә җырчылар чыга тора. Жюри тыныч. Чөнки хисләнергә сәбәп юк. Озынга сузылган тамаша ялыктыра да төште. Залда да битараф шыбырдашу. Кем күршесе белән сөйләшә, кем конфет кәгазен сүтә. Мин дә фойедан алып кергән реклама  газеталарын караштырам. Менә сәхнәгә бер кыз чыгып басты. Кулымдагы газета шуып төшеп китте, янәшәм­дәге тамашачы конфетын кабарга онытты, жюри әгъ­заларының каләмнәре һавада эленеп калды. Фотограф­лар гына кинәт тынгысызлана башлады. Бу әле матурлык, сылулык кодрәте генә иде. Төрек фильмнары аша таныш чибәр актриса түгелме соң бу?
 
Без шулай бит инде – затлы  нәрсәнең иясен читтән эзли башлыйбыз. Юк. Бу Түркән Шорай түгел, бәлки төрки дөньяның сәнгать күгендә үз йолдызын кабызырга тиешле япь-яшь кыз Зәйнәп Фәрхетдинова иде. Чибәр­лек, буй-сын, талант, белем – бөтенесе бергә килгәндә уңыш казану мөмкин еллар иде әле бу. Халык мәхәббәте бу җырчыны шунда ук кайнар колачына төреп алды. Дәрәҗәле исемнәр белән беркетелгән казанышлар кадәресенә кызның исе китмәде дә бугай. Хатын-кызның, хәтта бик талантлысы да, янында яры, итәгендә балалары, күңел юатырлык шөгыле булганда үзен бәхетле, көчле итеп тоя. Арганын да, талганын да белмичә, янып-көеп эшли дә эшли.
 
Халкына кадерле икәнен белеп алгач, бу сылу кыз да шул фидакарьләр юлыннан китәр инде. Тик ялгыз гына китмәс. Шөкер, янында үзенә тиң асыл яры бар. Һәм бу асыл яр сөйгәне баскан сукмакка яшел чирәм булып түшәлергә әзер тора. Күп кызларның йөрәгенә ут салырга өлгергән, «Сандугачлар капкада» җыры белән гаять популяр булып киткән Зөфәр Билалов Зәйнәп бармагына балдак кигереп өлгергән түгелме соң? Репертуарындагы «Тик син диеп...» дигән җыры да аңа – сөйгән ярына багышлангандыр. Тәгаен шулай!


 
«Зәйнәп+Зөфәр» җитәкләшеп узган юлларга йөзләрчә җырлар сибелеп калган. Бүген татар эстрада сәнгате күгендә альфа йолдыз булып балкыган Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованың җыр дөнья­сына «Зәңгәр кыңгыраулар» җыры белән кереп киткән идем. 
Хәйләсез, кыланусыз, садә башкару алымы, нәфис, әмма көчле һәм тыгыз агымлы тавыш тембры, моңлы аваздагы бөдрә бормалар, бай хисле аһәң... Зәйнәп Фәрхетдинованың җыр дөньясын бәяләп бетерү өчен татар теленең сүз мөмкинлекләре дә көчсезләнеп кала бугай. Җыр тыңлаганда сүз нигә соң ул! Тыңлыйк та хисләник кенә, ләззәтләник, яңа аерткан бал кебек татлы моң агымында йөзик.
 
Гомер иткәндә юл-сукмакларыбыз кисешкәли торган иде. Бервакыт мин «Зөфәр+Зәйнәп» ансамбле артистлары белән юлдаш булдым. Автобус төне буе бәйрәм буласы район үзәгенә кайтты. Утыргыч култыксаларына аркылы ятып барып йокы күрмәделәр инде бәгырь­кәйләр. Команда дилбегәсе Зәйнәп кулында иде ул төнне. Тәртиптән тайпылырга исәбе булганнарны бик тиз айныта белде ул. Мин назлы Зәйнәпнең каты куллы оештыручы да була белүенә хәйран калган идем ул чагында. Мәскәүнең «Россия» тамаша залы сәхнәсендә дә күрдем мин аны. «Татар җыры» фестивальләренең «Алтын барс»ларын елның-елында (хәзер алар аның – 16) алып китә торганына да күп тапкырлар сөенгәнем бар. Чистай урамындагы бәләкәй фатирларында бәби малае белән келәмдә тәгәрәп уйнап ятканын да хәтерлим. Аны төрле рәвешләрдә күрүчеләр, хәтер­ләүчеләр  бер мин генәмени? Әйтик, Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы кешеләре: «Ул безнең килен, аның зифа буен уйнатып, чишмәдән су алып кайтканын да, кара яндырып мунча чабынырга яратканын да беләбез», – диярләр.
 
Зәйнәп Фәрхетдинова тормыш келәмен әнә шулай ефәк һәм киндер җепләрне бер-берсенә саба-саба тукый, тукыганын исә җырлары белән бизәкләп бара. Аның дөньясын аңлыйм дисәң, җырларына кер дә чум! Җырлар исә күп, бик күп! «Зөфәр+Зәйнәп» эстрада ансамбле егерме биш ел дәвамында Казандагы имтихан концертларын өр-яңа җырлары язылган диск белән йомгаклап куя.
 
Йөзәр җырны сыйдыра алырлык егәрле «МP-3»ләр дә бу икәүнең барлык җырларын сыйдырып бетерә алырлык түгел икән ләбаса. Әле моңлы, әле шаян җырлар ташкынын төне буе тыңладым да,  яңа адреслары буенча Билаловларның үзләрен эзләп киттем. Җыр дөньясын-дагы урыннарына бәрабәр икән фатирлары – әллә ике, әллә өч катлы квартираны фатир дип түгел, йорт дип атыйсы килә. Торагың өчен тиешлесен түләп бетерә алсаң, иркенлек әйбәт инде ул. Егет булган Булатка да, үсмер егет Фоатка да, ерак җирне якын итеп килгән гаип кунакка да урын иркен монда. Зәйнәпнең белер-белмәс тәнкыйтьчеләр, тик торганнан бер эш булсын әле дигән-дәй, килешмәгән җирен эзләргә ярата торган затлы күлмәкләренә – аерым, Зөфәрнең сәхнә киемнәренә аерым бүлмә. Зәйнәпнең буй-сынын тәртиптә тотарга, малай-ларның көч-дәрманын сынарга тиешле спорт тренажерлары өчен дә урын табылган. (Хәер, Зәйнәпнең энергетикасы тренажер торган бүлмәгә генә сыеп бетмичә, ул күнегүләрен парктагы йөгерү юлларына да алып чыккан икән инде. Сулышын, гәүдә сылулыгын юбилей концертлары өчен әзерләп йөрүе.)
 
Тату ояның символы Билаловларда да кухня икән. Зур өстәлле, мул табынлы, уен-көлкеле кунакчыл кухня, Зөфәр кызыл күрекле баянын бар колачына җәеп җибәргәч, бу кухня җырга уралган хатирәләр мәйданы-на әйләнде дә куйды. Миңа төне буе тыңлаган җырла-рымны берәм-берәм шул хатирәләр кулъяулыгына төреп барасы гына калды.


 
Оныттылар, диеп үпкәләмә, / Карурманнар үскән илләрдә. / Сине сагынып җаннар өзгәләнә / Айлы әкият кебек төннәрдә...
«Авыл» көе бу. Гамил Афзал сүзләренә җырлана торган, үзәкләрне өздереп ала торган җыр. Зәйнәп Фәрхет­динова репертуарында «авыллы» җырлар байтак. (Җыр­чы «авыллы» ике җырына кабат яңа аранжировка эшлә­теп куйган әле. Бу җырлардан бизә белмәгән тамаша­чы­ларына бүләк.) Аларның берсе минем авылым, икенчесе Шәмсия Җиһангированыкы, өченчесе Зифа Нагаева­ныкы һәм барысы бергә – Зәйнәпнеке. Җырлый-җырлый Сарлыны сагына ул. Аланнарда җиләк җыйган­нар­ын, Ыкта кер чайкаганнарын, көтү каршылаганнарын. Тор­мыш­ның беренче сынаулары да, тәүге сөйгән ярлар да шунда булган. «Ыкта су коенганда суга баттым бит мин. Чәчемнән тартып чыгардылар»,– дип искә ала Зәйнәп. Мин тетрәнеп китәм. Әгәр чыгара алмаган булсалар...
 
Юк, юк, ул хатирәне онытыйк та икенчесен тыңлыйк. «Минем әнием бик матур кеше иде. Аның исеме дә матур иде – Мәрҗәнә! Ул матур итеп яшәде. Минем әни бит ул! Әни безне, иртәнге матурлыкны күреп, сандугач сайравын ишетеп калыгыз, дип уята торган иде. Аннары йокласак та ярый. Их, әни кебек һәрбер миз-гелнең матурлыгын тоеп яшәргә иде ул! Әни киявен дә бик кадерләде. Егерме җәйне әни янында үткәрдек.
Әни иртәнге дүрттә Зөфәрне уятып, аңа көн дә яңа сауган сөт эчерә торган иде. Ә мин көнләшәм. Каймак ясасаң да, коймак пешерсәң дә әни кебек җиренә җиткереп эшләргә кирәк ул. Әни тәрбиясен безнең ансамбль артистлары да татыды. Ерак сәфәргә китешли дә, сәфәрдән кайтышлый да, кошлар кебек, безнең авылда ял итеп китә идек».


 
Әнә шулай итеп авыл үзеннән-үзе әнигә ялганды. Зәйнәп күз яшьләренә коенган арада, сөйгәнен ничек юатырга белмәгәннән чарасыз Зөфәр элек булган хәлләрне сөйләп алды: «Әби 2009 елда вафат булды. Зәйнәп шуннан соң озак тынычлана алмады. Без Төркиядә ялда идек. Мин Зәйнәпне комлыкта калдырып балалар белән суга кереп киткән идем. Зәйнәп янына әйләнеп килсәк, аңа әллә ни булган. «Зөфәр, әни үлә, мин әле генә аның тавышын ишеттем. Әнә теге куаклар арасында бер сәер кош күренде, канатларын кагынып миңа ишарәләр ясады. Мин якын баруга югалды». Моңа кадәр дә, моннан соң да кош мазар кагынганы булмады. Сәерсендек. Кошы да гаҗәеп бер кош булган икән. Берничә минуттан телефон шалтырады: «Мәрҗәнә апа вафат», – диделәр. Кызын эзләп табып, бәхилләшүе булган икән изге җанның».
 
Инде аларның икесенә бер әни – Фатыйма апа калган. «Хатын сүзен санлый белә торган малайлар үстергән кайнанама рәхмәтем бик зур минем»,  – ди Зәйнәп. Алсу йөзле, озын толымлы, моңлы тавышлы киленен – улын яраткан кызны Фатыйма апа да яраткандыр. Хәер, егетлеген гамәл белән дәлилли белә торган егетләрне кызлар ярата инде ул. «Чәчәк бәйләмнәренә дә, арттан калмый йөрүенә дә исем китмәгән иде. Ишек ачмаганыма күрә, бүлмәмнең пыяла ишеген алып кергәч, җен ачуларым да чыккан иде әле. Әмма бер көнне өченче каттагы тәрәзәмә
су торбасы буйлап үрмәләп менгәннән соң эредем, яратуына ышандым, мәхәббәтен кабул иттем».


 
Бу йорттан мәхәббәт әле дә китмәгән. Концерт програм­маларының берсен «Ярату хакына, ярату хакында» дип атаганнар икән, шагыйрь әйтмешли, юкка түгел, юкка түгелдер. Әнә, яратуның матди дәлиле булып, әтисен инде буйга узып киткән, гитара җене кагылган Булат кереп-чыгып йөри. «Монда сезнең күңелле икән» дигәндәй, бер елмаеп ала да, тагын югала. Ул сәхнәдә дә әнисенә таяныч. Җае белән генә үзе дә җыр белән катнаша. Сәхнә техникасы чыгымчылап куйганда да хәзер рәтләп куя. Мондый ярдәм дә, ярдәмчеләр дә бик кирәк вакыт. Зәйнәп Фәрхетдинова матур юбилеенда халыкны моңарчы күрелмәгән шоу-тамаша белән сөендерергә хыяллана. Тыйнак кына «Бер көн» дип аталган ул бәй­рәм тамашасында халык елар да, көләр дә дип фараз ителә. 30 сентябрьдә Боз сараенда үтәчәк ул тамашага әзерлек эшләре кайный инде. «Мин сине сөйгәнмен күптәннән» дигән җыр премьерасы тамашаның эчтә­леген билгеләр дип уйланыла. Зөфәрнең уйлары салынды микән әллә бу җыр тукымасына? Хәер, күптәннән үзе дә җырлар язып йөрсә дә, бу юлы Зөфәр концертка котлаучы сыйфатында гына килергә җыена бугай. Әллә?
– Юк, юк! Зөфәрнең мөһим эшләре бар. Алай да дуэт белән җырларга ниятләп торабыз. Юбилей концертыннан соң Башкортстан, Мәскәү тарафларына бергәләшеп җырлы юлга чыгарбыз. Җыр ул гомерле, җырлы юл озын да, кыска да ул!
«Җыр ул гомерле», – дип, Зәйнәп минем уемдагын әйтеп салды. Мин нәкъ менә: «Җыр ул җырчы килеп киткән урында яшәп кала. Хәтта җырчылар бу урынга кабат әйләнеп килгәч тә халык алар авызыннан теге юлы отып калган җырны, җырны гына түгел, Зәйнәп концерт вакытында сөйләгән шигырьләрне дә кабат-кабат ишетергә тели», – диясем килгән иде. Ә Зәйнәп бер җырны еллар буе җырлап йөрергә яратмый. Алай да репертуардан төшми торган җырлар бар. «Озату», «Гаепләмә», «Авылым хатирәсе» шундыйлардан. Аларны халык һаман сорап йөдәтә. Ә Зәйнәп Фәрхетдинованың  яңадан-яңа җырлар җырлыйсы килеп кенә тора. Күрә­сең, аның әле яшьлек ашкынуы узмаган. Алла Пугачева да бит яшьлегендә кулына эләккән һәр шигырьне җыр­га сала торган иде. Заман килде – урыс эстрадасы­ның анасы Яңа ел концерты өчен генә күчтәнәчкә елына бер җыр әзерли башлады. Хәер, хәзерге техника мөмкин­лек­ләре җырчының борынгы җыр тәлинкәсе кебек һаман бер түгәрәктә әйләнүен кирәксенми дә. «Хәзерге техниканың уңайлылыгы! – ди Зәйнәп. – Җырлаган саен җырлыйсы гына килеп тора. Тавышка көч китерми торган, ардырмый торган техника! Эх, шул мөмкинлек­ләр белән халыкара конкурсларга, әйтик шул ук «Евро­видение»гә барсаң иде ул. Без бит сәхнәгә конкурслар аша килгән җырчылар. Ярыш дәрте безнең канда! Тагын бер хыялым – уен кораллары ансамбле булдырып, шуның белән концертлар куеп йөрсәң иде ул!»
Зәйнәбенә җыр җиткерә алмаган Зөфәр инде үзе иҗатка тотынган – җырның сүзләрен дә, көйләрен дә яза. Һәм алар начар җырлар да түгел. Тормыш гимны кебек яңгырый торган «Теләк» җырын халык бик яратты. Зәйнәп үзе дә җырлар яза. Концертларының сценарийларын үзе яза, күп вакыт режиссеры да үзе. Хәзер аның яңа бер хоббие табылган – ул рәсемнәр ясый. Кеше дигәнең һәрвакыт яңару, яңага юл яру әмәлен эзли.


 
Зәйнәпнең җыр иләге элеккечә талымчан. Ул берәр җырны җырларга алына икән, аның хитка әйләнәчәге көн кебек. Мин үзем, сүзен яки көен ошатмасам да,  җырчыларның тавыш тембрына, сулыш киңлегенә соклану, татлы авазлардан ләззәтләнү өчен генә булса да, тыңлыйм аларны. Эх, ишеттерәсе иде, яңгыратасы иде бу тавышны бөтен дөньяда, һичьюгы төрки дөнья­да! Роза Багланова, Зәйнәп Ханларова, Далида кебек популяр булыр иде безнең Зәйнәп тә. Зөфәрнең киң диапазонлы, бай төсмерле тавышы да Тарканны­кын­нан ким түгел. Ил бусагаларын атлап чыгарга ни комачаулый соң? Мөгаен, оста, тәҗрибәле, үткен менеджерлар табылмаудадыр хикмәт. Югыйсә Зәйнәп Фәрхетдинова Төркиядә узган төрки халыклар җыр фестиваленең Гран-приен аздан гына алмый калган иде.
 
 Себер, Башкортстан, Мәскәү тамашачысы да җитә кебек үзе. Ләкин бит Үзбәкстандагы, Кыргызстандагы, Таҗикстандагы милләттәшләр дә җыр көтә. Мөгаен, ул республикаларның төп халкына да татар җыры ят бул­мас иде. Нигәдер, без халкыбызны таныту җәһә­тен­нән ялгыш юлдан киттек. Нефть белән, спорт белән...
Ә бит элгәре татар кешесен акылы, гыйлеме, тапкыр-лыгы, сәләте өчен хөрмәт иткәннәр. Шагыйрьләрен белгәннәр. Төркия мәмләкәтендә бүген дә үзләренә Конституция язып биргән кешенең ватандашлары итеп кабул итәләр татарларны. Зәйнәп концертларына Төркия шәһәр­лә­рен­­дә дә, Баку белән Алматыда да, Бишкәктә дә, Аш­хабад белән Дүшәмбедә дә халык агылыр иде. «Ай-вай, татар кызы» дип, Зәйнәпкә соклану аша татарның һаман иярдә икәнен белерләр иде.


 
Дуэтлар җәһәтеннән дә шулай. Әйбәт кенә дуэтлар бар хәзер. Ләкин ике тавышның да Зөфәр белән Зәйнәпнеке кебек бертигез матур һәм егәрлесе сирәк. Чөнки бу икәү чын хисләрен җырга салалар, аларның бер-берсенә битараф түгеллеге һәр авазны, һәр сүзне әйтү рәвешеннән үк сизелә. «Ак майларда ак вәгъдәләр бирешкән идек, җаным», – дип өзелгәндә тамашачы бу икәүнең еллар үткәч тә бер-берсенә суынмауларына сөенеп, алар кичергән хисләргә үзенекен ялгап утыра. Менә шулай инде, җырчы белән җыр турында сөйлә­шү, барыбер, мәхәббәт хакында сөйләшүгә әйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар