Логотип
Арабыздан беребез

Сарман җыры 

Һәркемнең үз туган ягы, төбәге, үз иле бар. Аныкы – Сарман. Ул аның яшәвен, матурлануын, аягында нык басып торуын тели...

Һәркемнең үз туган ягы, төбәге, үз иле бар. Аныкы – Сарман. Ул аның яшәвен, матурлануын, аягында нык басып торуын тели. Кылган игелекләренең дә күбесе Сарман белән бәйле: «Эшмәкәр Илдар Гамировның матди ярдәме белән Сарман сәнгать мәктәбе каршында җырчы Илһам Шакировка бюст куелды...», «Миләүшә һәм Илдар Гамировлар гаиләсе Сарман районы балалары арасында «Илһам чишмәсе» дигән җыр фестивале үткәрә...» Ә җыр ул – тамырлар! Шагыйрь дөрес әйтә: «җыры барда – халык мәңгелек».  

Игелекләр моның белән генә чикләнми әле: төзекләндерелгән чишмәләр, зиратлар, аның ярдәмен тойган якташлар... Күңелендә уй һәм гамьнәр булганнар шулай яши.  

Әңгәмәдәшебез – МЕГИ компаниясе генераль директоры Илдар Өнип улы ГАМИРОВ.  

 

ТАМЫРЛАР. Сарман районының кайсы авылына гына барып чыксам да, әтине белмәгән кеше юк бездә. 7 нче класстан соң ул Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 17 яшендә үк аны районның иң зур колхозына – «Җиңүче»гә өлкән зоотехник итеп куялар. Ә 25 яшендә инде күрше «Коммунизм» колхозына рәис итеп билгелиләр. Җитмешенче еллар бу. Ул елның җәй башында әти өйләнә. Әнием Фәүзия – Балагач авылыннан. Әти белән бер колхозда өлкән агроном булып эшләүче егет шушы авылныкы була – аларны ул таныштыргандыр дип беләм. Урман эчендә утырган бер генә урамлы авыл иде Балагач. Матур авыл! Чишмәсе генә дә өчәү иде! Хәзер инде ул таралды: кем Әлмәткә, кем Җәлилгә күченде. Бер-ике гаилә җәйгә килеп, умарталар гына тота. Биш ел элек анда Сабантуй уздырдым. Бу авылдан чыгучылар гына түгел, бөтен район җыелды. «Мунча ташы» театрын чакырдык... Бездән 15 чакрымда иде Балагач. Үсә төшкәч, мин бабайларга кунакка велосипед белән дә барып чыга идем. Тирә-күрше авылларның берсендә дә җиләк-җимеш түгел, хәтта яшелчә дә үстермиләр. Ә аларда йорт саен алма бакчасы гөрләп утыра! Әле узган җәй дә нигезгә кереп, шул алмалардан, кура җиләгеннән авыз итеп чыктык. Чүп үләне арасында булса да үсеп яталар.  

Әти белән әни өч еллап очрашып йөриләр. Әни ул чакта Казанда укыган – шәһәрдә яшәргә хыялланган. Ә язмышы инде башкача язылып куелган булган... Бик оста тегә иде ул. Туксанынчы елларда безгә үзе дубленкаларга кадәр тегеп кигезде. Декабрист хатыны белән бер ул безнең әни: әтине эшкә кая күчерделәр, шунда ияреп барды. Өч тапкыр күчендек.  

Минем күңелгә иң якыны – әтинең туган авылы Рангазар. Бөтен җәем шунда үтте. Дини авыл бу: районда иң беренче мәчет 1985 елларда ук анда төзелде. Гамирҗан бабайны яхшы хәтерлим. (Әти фамилияне аның исеменнән алган.) Улыбыз аңа охшаган. Озын буйлы иде бабай. Бик ачык кеше иде. Бердәнбер ир-бала онык идем аларга: әби бөтен конфетларны, тәмле әйберләрне миңа дип саклап тора. Нуриасма әби 100 яшькә кадәр яшәде. 95 яшькә кадәр аны үз нигезеннән кузгата алмадык. «Төп нигездән китмим», – диде.  

Әти чын коммунист иде – колхоздан ит тә алмады. Алса да, күрше колхоздан сатып алып кайта иде. Кыш көне ягарга утын бетә. Трактор белән урманнан агачны буе белән сөйрәп кайтаралар: әни белән икәү шуны кисәбез аннары. Юеш агачны кабызып җибәрүнең никадәр нужа икәнен искә дә төшерәсе килми...  

1977 елда әтине Саратовка, югары партия мәктәбенә укырга җибәрделәр. Ул чакта анда беренче секретарьлар гына укый иде. Утыз яше тулганчы ук «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен, Хезмәт даны орденын алган кеше ул. Яңа гына җитмеш биш яше тулды менә. Шөкер, әни белән тигезлектә яшәп яталар. Юбилеена Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазен тапшырдылар.  

Сүз уңаеннан әйтим әле, нәсел шәҗәрәбезне 10–15 ел элек үк ясатып алдык. Җиде буын бабаларыбыз язылган анда.  

БАЛАЧАК. Сеңелкәш белән икәү үстек. Араларыбыз яшь тә ун ай гына безнең. Бүген аңарда да өч бала, миндә дә. Гаиләсе белән ул да хәзер Казанга күченде. Әни бик тырышты: «Бергә яшәгез», – диде... Гөлназның бик яшьли ире үлеп китте, улы белән сигез ел икәү генә тордылар. Аннары яңа гаилә корды менә, игезәк кызлары бар хәзер.  

Безне әти белән әни бик мөстәкыйль итеп үстерде. Елга бер-ике тапкыр ялга китеп баралар иде алар. Партоешма секретаре – гаиләсе белән, безнекеләр... 8-9 яшьлек балалар өйдә үзебез генә калабыз, дөнья көтәбез. Бабай мәрхүм булгач, сыерны үзебезгә алып кайттык. Аны карау минем өстә иде. Миңа ул чакта 7 яшь. Башак болгатам, өйдән бер чиләк кайнар су алып чыгам...  

УАЗ машинасы булса да, әти күбрәк атта йөри иде. Атлар яратты ул! Берсендә зуррак малайлар мине атка атландырды. Ә ул тотты да ат абзарларына таба чабып китте. 6 яшьлек бала кайдан нык итеп тотына алсын инде – егылып төшеп калдым, билгеле. Күзне ачуга каршымда атның арт аякларын күрдем: ул өстемнән сикереп чыгып бара иде. Ат кешегә басмый икән. Шуннан соң биш еллап атка бөтенләй якын килмәдем. Зур малайларның мине – колхоз рәисе малаен үзләренчә бер сынап караулары иде инде бу. Тагын бер хатирә истә. Яз көне тракторлар йөреп, юлда зур тирән чокырлар хасил булган. Алар су белән тулган. Малайлар мине: «Үзең председатель малае, үзең шул чокырны да сикереп чыга алмыйсың», – дип үртиләр. Кердем дә чумдым гына инде... Тирәнлеге ярты метрдан артыграк булгандыр. Өйдә эләкте: «Утка кер дип әйтсәләр, анда да керәсеңме?» – диделәр. Керер идем – әтигә сүз тидерәсе килми бит!  

МӘКТӘП. Мин 3 нче класска кергән елны Сарманга, район үзәгенә күчеп килдек. 1-2 нче классларда «дүртле» билгесе бөтенләй алмадым. Хәтта берне дә! Ә Сарманда миңа беренче «дүртле»не куйдылар... Бөтен фәннәрне дә рус телендә уку беренче чиректә, әлбәттә, авыррак булды. Икенче чиректә инде математикадан барысын да уздырдым... Узган ел җәй башлангыч класс укытучым Римма Ибраһимовна Зыятдинова янына кереп чыктым. «Синең сыман тырыш бала булмады», – дип сөйләп торды...  

Яраткан фәннәрем математика, физика булды. (Әти ягыннан туганнар барысы да математикадан бик көчле. Кемдер институтта математика укытты, кемдер мәктәптә... Мин, күрәсең, алар ягына тартылган.) Олимпиадаларның берсен дә калдырмадым. Төп конкурентлар – Җәлил бистәсе мәктәбе укучылары иде. Район үзәге булсак та, бездә 5 мең кеше генә яши, ә анда 15 мең. Петровка Завод авылыннан да көчле укучылар килә иде.  

Мәктәпне тәмамларга ике ел кала, Сарманның икенче очына күчендек. Мәктәпкә кадәр бездән өч чакрым иде. Көнгә икешәр әйләнгән чаклар булды. Әллә шул ярдәм итте, соңгы елларны спорт мәктәбенә йөргән малайларны да йөгерүдә уза башладым. Институтта инде йөгерү белән чынлап торып шөгыльләндем.  

Кечерәк чакта шофер, очучы булырга хыялландым. Ә аннан, ике-өч классташ белән Алма-Атага, чик буе училищесына китәргә җыендык. Тик әтиләр бу теләгемә каршы килде: ерак, диделәр. Арадан беребез генә китте, тик ул да керә алмыйча кире борылып кайтты. Башта үкенеч сыман иде бу, хәзер инде онытылды. Ә армиядә Украинада – чик буенда хезмәт иттем! Очраклы рәвештә шулай килеп чыкты. Бәлки, очраклы да түгелдер... 

Теләк дигәннән. Әти, әйткәнемчә, озак еллар колхоз рәисе булып эшләде. Иртәнге дүрттә китә, кичке тугыз-уннарда гына кайта иде. Төшке ашка кайтканда да: «Аннары кабызып булмый», – дип, машинасын капка төбендә кабынган килеш кенә калдыра иде. Әти өйдә озаграк торсын әле дип, бер-ике тапкыр машинасын сүндереп куйганым да булды: трактор белән тарттырып кабыздылар. Тормышны әни алып барды. Ул үзе дә эшли иде бит әле. Безне күрше Бәнат апада калдыра иде – аңарда үстек. Соңгы көненә кадәр аның белән аннары да аралашып яшәдек... Мин укырга керергә җыена башлагач, әти: «Гомер буе җитәкче булып эшләдем, өстемдә гел җаваплылык булды, ә хезмәт хакым баш бухгалтерныкы белән бер иде – бухгалтерга укы», – диде. Казан финанс-икътисад институтына түгел, ә авыл хуҗалыгы институтына керүемне дә әти теләде. Ул чакта бу уку йортларының дәрәҗәләре бер иде. Килдем документларым белән Казанга. Кабул итү комиссиясендә яшь кенә кызлар утыра. «Егет кешегә нинди экономфак, әнә мехфакка керегез», – диләр. Аттестатымда «бишле»ләр генә: бер имтихан тапшырып, мехфакка кереп кайттым. Ул факультетка кеше җитмәгәнен соңыннан гына белдем... Бер ел укуга аңладым, бу – минеке түгел. I курстан соң, үз теләгем белән, сорап армиягә китеп бардым. Илдә булмаган хәл дип калдылар... Кайтуга исә, гариза язып, икътисад факультетына күчтем.  

УҢЫШ. Мин хезмәт итеп кайтканчы дөньялар үзгәргән иде инде. Элекке группадашларымның кайберсе үз эшен ачкан. Аудиторияләрдә вакытны бушка уздырам кебек тоелды – III курстан соң читтән торып укуга күчтем. Сарманга кайтып комбикорма заводына эшкә кердем. Өлкән икътисадчы итеп куйдылар. Бер елдан Изаил Газизуллин мине «Җәлилнефть» идарәсенә баш бухгалтер итеп чакырды. Тагын өч елдан соң Әлмәт шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илгизәр Усманов баш бухгалтер урынын тәкъдим итте. (Тормышта миңа юл күрсәткән, ярдәм иткән кешеләремнең икесе – шушылар. Икесе дә мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын.) Миңа бу вакытта 26 яшь иде. Кул астымда 54 бухгалтер эшләде.  

Озакламый үз төзелеш фирмамны ачтым. Берничә елдан, баш бухгалтер вазыйфасыннан китеп, төзү эшләренә генә чумдым. Төзелеш бүген дә безнең эшчәнлекнең бер тармагы булып тора.  

Инде медицина җиһазлары белән ничек шөгыльләнә башлавым турында. Дустым җырчы Алмаз Ишмуратов берсендә: «Уфада Айдар Котлызаманов дигән кеше белән таныштым. Ул анда Татар яшьләр оешмасын җитәкли. Бер җырымны бик ошатты, шуңа клип төшерергә булыша», – диде. Клип әзер булгач, барыбыз бергә очраштык. Айдар да килгән иде. Сөйләшеп киттек... «Әйдә, минем бизнеска алын. Мин аны сиңа Татарстанда ачарга булышырмын», – диде ул миңа. Айдар Әмир улын тормыштагы өченче укытучым дип саныйм. Ул миңа, чыннан да, үзе белгәннең барысын да өйрәтте. Башта аларның филиалы гына булып ачылган идек, инде шактыйдан башка чыктык. Бүген Казан гына түгел, Татарстанның зур шәһәрләрендәге барлык клиникалар өчен «чиста мәйданнар комплексы» әзерләү белән шөгыльләнәбез. Санкт-Петербург шәһәренең Р. Вреден исемендәге травматология институтын да тулысынча без җиһазландырдык. Идеал чисталык таләп ителә торган бу мәйданнарда, ягъни операция ясый торган бүлмәләрдә температура, басым, дымлылык кына түгел, хәтта бер куб метрда күпме тузан бөртеге, микроорганизмнар, химик парлар саны да контрольдә булырга тиеш. Аның сыйфаты без кулланган иң кечкенә элементка да бәйле икәнен әйтмәсәм дә, аңлашыладыр. Операция бүлмәләренең проектын әзерлибез, җиһазларны кайтартабыз, урнаштырабыз, аннан карап торабыз. Җиһазларны Чиләбе өлкәсенең Миас шәһәреннән, Айдарның Уфадагы заводыннан кайтартабыз. Республикада конкурентларыбыз юк, Россиядә дә мондый фирмалар дүрт-биш кенә.  

ДУСЛАР. Дуслар бар һәм берәү генә дә түгел. Эштә таяна алган якын дусларымның берсе, әлбәттә, Айдар. Тик, кызганыч, ул ераграк яши. Икенчесе – Ильвар Мөхлисуллин. Аның әтисе минем әтинең колхозына практикага кайткан булган. Бергә инде Ильвар белән 20 ел бергә эшлибез. Ул техник яктан көчле белгеч: проектлауда, монтажлауда аның кебек көчле инженерлар сирәк.  

МӘХӘББӘТ. Хатыным Миләүшә Җәлил бистәсендә туып-үскән. Без аның белән мин шунда эшләгәндә таныштык. Беркөнне әтисе Мөдәфис абый ишек шакып керде дә: «Директор белән сөйләшкән идем инде... Кыз практикага кайта, алмассызмы?» – ди. «Ә кызыгыз матурмы соң?» – дим, шаяртып. Ул бик тыйнак кеше, «Белмим инде», – дип елмайды гына... Февраль башы иде. Башта бер-ике атна бухгалтерия кызлары янында йөрде Миләүшә. Күзем төшкән саен, күңелемә күбрәк ошый бара... Аннан эш кушып, аны үз яныма утырттым. Ай ярымнан туган көнем булды – аны да чакырдым. Мин дә төшеп калган егет түгел идем бит: фатирым да, машинам да бар, эшем дә. Җиде айдан без өйләнештек. Ярты ел үзебезнең кибеттә сатучы булып эшләде, аннары гына аңа бухгалтериядә эш чыкты.  

 

Миләүшә кебек терәгем булмаса, болай күпкә ирешә алмас идем дип саныйм. Ул бик тыныч кеше. Мин хәтта катырак сүз әйткәндә дә каршы дәшкәнен хәтерләмим. Бөтен нәрсәдән хәбәрдар булса да (дөнья хәлен белеп булмый, аңлап торсын дип, эштәге яңалыкларны аңа һәрвакыт сөйләргә тырыштым), «нигә алай яки болай итәсең» дип, эшемә катнашмады. Миңа ышанды. Ул хәтта Әлмәттәге өч бүлмәле фатирыбызны сатканда да каршы төшмәде. Бизнесымны шул акчага башладым. Ә бит барысын да югалтуым да мөмкин иде... Мин аны ул чакта ике бала белән Сарманга, әтиләргә кайтарып куйдым. Кечкенәсе алты гына айлык иде әле. Өйдә ремонт башлаган чак. Бөтен җирдә тузан, бер бүлмәнең ишеген пленка белән капладык та, Миләүшә балалар белән шунда урнашты. Шул вакыт ул сыер саварга өйрәнде.  

Эшем гел командировкалар белән бәйле булды. Чит илләргә дә күп йөрелде: Европаның медицина җиһазлары әзерли торган барлык заводларын карап, танышып чыктык. Көнләшеп җанымны кыйнамады ул... Әлмәттән күчә алмыйча да ике арада биш ел йөрдем. Өченче бала тугач кына, Миләүшә: «Мин монда башка калмыйм, сине югалтырмын дип куркам», – диде, һәм гаилә белән, ниһаять, Казанда төпләндек.  

КУРКУ. Барлык әти-әниләр кебек мин дә балаларымның исәнлеге-саулыгы өчен куркам. Илдә стабильлек булмау да куркыта. Дөресрәге, куркытмый – борчый. Бизнестагы кешеләр моны күбрәк тоя... Үзем турында гына уйлап, зарланып әйтүем түгел. Шөкер, эшебез бар. Авылга кайткач, кешеләрнең ничек яшәгәнен, ничек көн иткәнен күрәм бит мин. Нәтиҗәләр ясыйм...  

АКЧА. Минем кулга акча бик иртә керде. 11 яшьтән колхозда эшли башладым. 12 яшьтә үземә – мопед, 15 яшьтә инде мотоцикл сатып алдым. Беренче хезмәт хакым әтинекеннән ике тапкыр күбрәк булган иде. Колхоз рәисе 250 сум ала иде ул чакта, ә минем бер айлык хезмәт хакым 500 сум чыкты! Комбайнерлар ул елларда колхоз рәисеннән өч-дүрт тапкыр күбрәк акча ала иде. Хәзер генә ул җитәкче һәм аның кул астында эшләүчеләрнең хезмәт хакы арасында аерма 10–15 тапкырдан да артыграк... Сенаж салуда эшләдем. 13 яшьтә инде чәчүдә катнаштым – чәчкеч артына басып йөри идек. Югарырак классларда комбайнер ярдәмчесе булып урнаштым. Ә институтта инде төзелеш отрядларына йөрдем.  

1989 елны Сарманда беренче кооператив ачтылар – йортлар төзи башладылар. I курсны тәмамлап кайткач, армиягә киткәнче шунда эшләдем. Гади төзелештә ташчылар бер айга 200 сум алса, монда 1 мең түләделәр. Мин шунда «подсобник» булып урнаштым: иртәнге биштән кичке тугызга кадәр бетон, измә ташыдым. Хезмәт хакым бер айга 700 шәр сум чыкты! Беренче машинамны шул акчага алдым.  

Әтиләр, тапкан малыңның 10 процентын башкалар – ятимнәр, мохтаҗлар белән бүлешергә кирәк дип үстерделәр. Шуны үтәргә тырышып яшибез. Туган ягыма, якташларыма ярдәм итүне бурычым дип саныйм. Районда сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә күптән ярдәм итеп киләбез. Өч авыл зиратының тирә-юнен яңарттык. Карамалыныкын да... Без беренче балабызны югалттык, ул шунда җирләнгән. Ә якташыбыз Илһам абый Шакировның исемен мәңгеләштерүгә алыну, әлбәттә, юктан түгел. Әти председатель булып эшләгәндә Илһам абыйның берничә тапкыр безнең өйдә кунганы да булды. Кунакханәләр юк иде бит әле ул чакта. Гармуннар белән өйдә җырлашып утырганнары әлегедәй күз алдымда... Миңа аның җырлары бик ошый! Гомумән, моңлы көйләр яратам. Юлда гел Илһам Шакировны, Әлфия Афзалованы тыңлыйм. Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиевалар белән аралашып яшим. Якташым Алинә Кәримова (Прокофьева) күтәрелеп килә менә – аның өчен сөенәм... «Илһам чишмәләре» җыр фестивалендә быел инде йөзгә якын бала катнашты. Аларның берсе дә сәхнәдән бүләксез китмәде. Балага белем бирү барысыннан да мөһимрәк дип саныйм. Ә фестиваль шул ук белем бирү ул. Нәрсә өчен сөйлимме боларны? Акча эшләүдән тәм табуга караганда, болары җанга күбрәк рәхәтлек бирә. Бигрәк тә балаларга булышу. Чынлап әйтәм! Алар яныннан күңел тынычланып кайта, йомшара. Рухландыра! Алай гына да түгел, бизнес алга китә!  

Акча эшләүнең чиге юк аның. Ул арада янәшәңнән гомер үтеп китәргә мөмкин. Соңгы елларда ялга барырга вакыт чыгара башладык – мин моны да уңыш дип саныйм. Үз тапканын үзеннән жәлләүчеләр дә байтак бүгенге көндә.  

БАЛАЛАР. Акчаның өйгә ничек килгәнен белә алар. Ирек мәктәптә укыганда ук безнең монтажчылар янында эшләп йөрде. Кечкенәдән хоккей белән шөгыльләнде ул: башта «Нефтяник»та уйнады, аннан – «Ак барс»та. Өметле уенчы дип санала иде, беренче бишлеккә керде. Командасы белән ярты дөньяны гизде дисәм дә була: Белоруссия, Финляндия, Чехия, Америкада уйнадылар. Ә аннан, 16 яше тулгач, үз теләге белән хоккейны кинәт ташлады. «Укырга кирәк», – диде. Чит илдә белем алыр дип уйлаган идем, ә ул: «Минем сезнең янда торасым килә», – дип баш тартты. Спорт мәктәбендә укыгач, кечкенәдән интернатларда яшәргә туры килде бит аңа, мөгаен, шуңа тагын өйдән еракка китәсе килмәгәндер. IV курста укып йөри, инде әкрен генә бизнеска да кереп бара.  

Мәдинәне гимнастикага биргән идек. Спортның шактый авыр төре бу, әмма ул яратты: ярышларда катнашып, байтак кына призлы урыннар да алды. Аның холкы нәкъ минеке кебек. Әллә шуңамы икән, без бик озак вакытлар уртак тел таба алмадык. Бер-беребезне аңламадык. Ул үскәндә мин көн-төн эштә булдым бит – бәлки, шуңадыр да. Быел ул мәктәпне тәмамлый, араларыбыз да шактый якынайды хәзер. Минем юлдан китәргә – икътисадчы булырга җыена.  

Төпчегебезгә – Әминәгә әле 11 яшь кенә. Без аны никадәр тырышсак та, спортның бер төре белән дә кызыксындыра алмадык. Гел атлар дип сөйли башлагач, күптән түгел ипподромга алып барган идек, ул аннан: «Менә минем спорт нәрсә икән!» – дип канатланып кайтты. Атта йөри хәзер. 

Балалар белән өйдә татарча гына сөйләшәбез. Бер очрак искә төште әле. Ирекнең Россия җыелма командасы белән Чиләбедә уйнаган вакыты. Кич белән мәктәптән тренировкадан чыгып киләбез. Ирек янында өч-дүрт дусты да бар, барысы да рус малайлары. Мин шунда аңа: «Сынок», – дип дәштем. Ул бик гаҗәпләнеп: «Әти, нигә миңа алай дип әйтәсең?» – дип сорады. Шул вакыт сөенгәннәрем...  

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ. Холкымда үзгәртәсе килгән сыйфатлар бар инде ул. Хәтта күп! Кызып китә торган гадәтем бар менә. Кайчак уйламыйчарак та әйтергә мөмкинмен. Соңгы өч елда болай да бик үзгәрергә тырышам. Планеркаларда өстәл сугулар юк хәзер: сүземне каты бәрелеп түгел, җайлап, сабыр гына әйтәм. Үземне шуңа өйрәтәм. Болай тизрәк аңлыйлар. Гомумән, яхшы мөнәсәбәтләр аша күпкә күбрәккә ирешергә була. Безнең компаниядә бүген илле кеше эшли. Зур объектлар булганда, алар йөз иллегә җитә. Һәркайсы белән килешеп эшләргә кирәк... Тагын холкымда нәрсәне үзгәртер идемме? Миләүшәдән шалтыратып сорыйм әле, ул мине үземә караганда да яхшырак белә. Сиңа сабырлык җитми диячәк инде, ул үзе бик сабыр кеше. (Телефоннан сөйләшә.) Миләүшә, миңа нинди сыйфатлар җитми дип саныйсың? Син болай да идеал кеше ди.... Артык яхшы күңелле? Монысы начар түгел инде аның... Тагын? Миңа игътибарлырак бул ди... Тырышырмын!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голнур ханым, БИК Зур рэхмэт. Шундый да жентеклэп язгансыз. Афэрин. Илдар Онип улын тулысынча ачкансыз. Дорес тэ. Ир-егетне кем тэрбиялэгэн, гаилэсе, балалары турында житкермичэ тулысынча бэялэп тэ булмыйдыр. Э язмада барысы да бирелгэн. Гади хэм анлаешлы.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу тырышлык сезгэ ата-бабалардан килгэн. Шуны куреп балаларыгыз усэ Хэзер. Дэньялар тыныч булсын дип телэргэ кала Хэзер.

      Хәзер укыйлар