Әни бит ул бер генә

Узган ялда бөтен Россия Әниләр көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан Арча Мәдәният йортында бик матур бәйрәм оештырылды.   

Тамашачылар өчен ул онлайн-форматта да үтте. Залда – төрле тармакларда эшләүче, районыбыз үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүче, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, күп бала үстерүче, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче аналар.

Бишектән алып кешене ана мәхәббәте җылыта. Ничә яшьтә булуга карамастан, ул җылылык һәрберебезгә кирәк, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәммәтшина аналарны бәйрәмнәре белән котлап һәм теләкләрен җиткереп. – Балалар йортында тәрбияләнергә мәҗбүр булган балалар, газизләреннән баш тарткан аналар турында ишеткәндә күңел әрни. Һәр хатын-кыз үзенең һәм баласының тормышы өчен җаваплылык тоеп яшәргә тиеш.

Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Районыбыз үзешчәннәре, укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар аларны үзләренчә матур һәм җылы итеп котладылар. Хөрмәткә лаек аналарны сәхнәгә чакырып олыладылар. 

«Аргамак групп» компаниясенең техник хезмәткәре, 5 бала анасы Чулпан Әхмәдуллина, «АСПК» җәмгыятеннән, өч бала анасы Римма Әюпова, Иске Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе, шулай ук 3 бала тәрбияләүче Раушания Абдуллина, хастаханәдә 11 ел участок табибы булып эшләүче 3 бала анасы Эльвира Хәкимҗанова, «Арча укыту үзәге» җитәкчесе Резидә Исмәгыйлева, «Өмет чыганагы» балаларны тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Сергеева, 6 нчы мәктәп укытучысы, 5 бала анасы Гөлназ Ибраһимова, 42 ел Түбән Аты мәдәният йортын җитәкләгән 3 бала тәрбияләүче Илсөя Мөхәммәтгалиева, спорт мәктәбе тренеры Гөлнара Маулина, «Мәрхәмәтлек үзәге» хезмәткәре, 4 бала анасы Тамчы Гарәфетдинова әни дигән бөек исемне горур йөртәләр.

Сәхнәгә мөмкинлекләре чикле, шулай ук Балалар йортыннан алып балалар тәрбияләүче аналар да чакырылды. Гөлгенә Хәбибрахманова ире Илдус белән 6 бала үстерәләр. Гөлшат һәм Вагыйз Гарифҗановларның – 3, Урта Пошалымнан Рәшидә һәм Вагыйз Җиһаншиннарның 5 балалары бар. Арчадан Рәмзия Кәлимуллина үзенең өч баласы янына Балалар йортыннан да өч бала алып үстерә. 

«...Әниләрдә генә була матур күзләр, алар гына таба белә матур сүзләр...» Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов үзенең котлавында әнә шундый шигъри юллар китерде.  Ул «Ак барс» агрокомплексы»нда ферма мөдире, 5 бала анасы Гөлсөя Галимбекова, «Северный» хуҗалыгы бозау караучысы, 5 бала анасы Гөлшат Баһаветдинова, «Заря» хуҗалыгыннан 5 бала анасы Анжелика Александрованы сәхнәдә тәбрикләде.

Курса-Почмак элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Гәүһәрия Гәрәева 19 ноябрьдә игезәк улларын армиягә озаткан. Наилә Сәмиева – Россия, Халидә Вафина республика күләмендә зур җиңү яулаган. Курса-Почмактан Равия Шәймуллина 37 ел укытучы булган, хәзер мәчеттә мөгаллимә. Ире Марсель белән 42 ел гомер итеп, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 42 ел кайнана белән бер-берләрен аңлап яшәгәннәр. Казанбаштан Гөлара Шәрипова балалар бакчасында эшли, искиткеч шигырьләр авторы, 4 бала анасы. Районыбызның үрнәк хатын-кызлары алар. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7629
    1
    66
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5436
    2
    52
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7490
    1
    51
  • Югалткан мәхәббәт Фәридә Казандагы сәүдә йортында йөргәндә үзенең яшьлек мәхәбәтен очратып, имәнеп китте. «Айрат!» – дигән cүз әйтерсең хатынның теленнән кош кебек чыгып атылды.
    3773
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 12 май 2021 - 11:54
    Без имени
    Дура - бердэнбер туры килгэн суз. Ничек шулкадэр узенне яратмаска була ул,анламыйм
    Сабыр төбе – кара упкын
  • 11 май 2021 - 13:31
    Без имени
    Нигэ мэктэпкэ кереп балаларны.атып ктергэч кенэкуркыныч чаралары курелэ?Кая булган охрана?
    «Әни, аталар, без парта астында....»
  • 11 май 2021 - 14:59
    Без имени
    Аллаһы тзгалә сабырлыклар юирсен. Сабыйларга шифа бирсен Раббыбыз.
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 11 май 2021 - 23:40
    Без имени
    Аллаһ ярдәменнән , рәхмәтеннән бер мизгелгә дә калдырмасын! Балалар исән - сау терелеп чыксыннар! Бик авыр кайгыгыз белән уртаклашам..Аллаһ Раббым сабырлык, түземлек бирсен. Әмин!
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 12 май 2021 - 11:24
    Без имени
    Бик кызганыч.Яшь кыз баланың гомере өзелде.Ата- анасы,туганнары өчен бик зур кайгы. Хезмәт юлын күптән түгел генә башлаган укытучы,мәктәпне,балаларны яратып эшләгән бит ул. Авторга әйтәсе сүзем шул- Эльвира чын укытучы,шуның өчен үзенә авыр булса да мәктәбен,укучыларын калдырып китә алмаган.Мәктәп тормышы белән яшәгән,укучылары ,аның өчен,иң кадерле кешеләр булганнар.Ул җаны,тәне,йөрәге белән тырышып эшләгән.Эх,Эльвира кебек укытучылар күбрәк булсын иде.
    Эльвира Игнатьева: «Май аеннан яши башлармын...»
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»