Логотип
Арабыздан беребез

Лиана ГАНЕЕВА: «ҖИҢҮГӘ ШАНС ҺӘРЧАК БАР!»

 Кичә кичке 7 ләрдә Лиана Ганеевага сораулар җибәргәндә Пхёнчханда төн уртасы иде инде. Үзләренең матчы, аннары Россия ирләр җыелма командасының АКШ белән уенын караулары, безнекеләрнең 4:0 исәбе белән Америка уенчыларын җиңүе... Тәэсирләре шактый булгандыр Лиананың. Иртәнге 7 дә Лианадан җаваплар килеп төште. Эксклюзив интервью менә шушылайрак килеп чыкты.
 
­– Гол кертүең ничегрәк булды? Шул халәтеңне сөйлә әле.
– Олимпия уеннарында гол кертү зур вакыйга инде ул! Минем Евротурларда гол керткән юк иде әле. Бик шатландым, әлбәттә! Чөнки минем гол командабызны алга чыгарды. Кәефләребез күтәрелеп китте: тагын-тагын голлар кертәсе килә башлады. Һәм булдырдык та.
 
– Кемнәрне көндәшләрегез дип саныйсыз?
– Хәзергә Канада һәм АКШ командалары иң көчлеләре. Ә безнең төп көндәшебез исә Финляндия командасы. Турнирларда без аларга җиңелә идек.
 
Призлы урыннарга шансыгыз бармы, ничек уйлыйсың? Көндәшләрегез шактый көчле бит.
– Шанс һәрчак бар, иң мөһиме - теләк! Барлык командаларга да “теш үтә” безнең. Һәркайсын ота алабыз.
 
– Соңгы җиңүегез командагызның үз-үзенә ышанычын арттырдымы?
– Ничек кенә әле! Ул җаваплылык та өстәде. Призлы урынны яуларга бик телибез һәм моңа бөтен көчебезне куячакбыз.
 
– Әти-әниләрең белән элемтәгә керә аласыңмы?
– Көн саен хәбәрләшеп, һәр уеныбыз турында сөйләшеп торабыз. Ирешелгәннәрем өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Минем өчен җан атып, көч биреп торган әтием белән әниемә, апам белән абыема, дусларыма, туганнарыма зур рәхмәт!
 
Исегезгә төшерәбез: Көньяк Кореядә, Пхёнчхан шәһәрендә Кышкы Олимпия уеннары 25 февральгә кадәр дәвам итә. 19 февральдә хоккей буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы Канада командасы белән ярымфиналда уйнаячак. Уңышлар телик кызларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар