Дөньякүләм танылган 10 татар спортчысы

Татар исемен дөньяга таныткан, үз уңышлары белән миллионлаган җанатарларын сөендерә алган меңәрләгән татар спортчысы бар. Арада илкүләм ярышларда гына түгел, Олимпиада, дөнья һәм Европа чемпионы булганнары да шактый. Барысы да – безнең горурлык. Бүген шуларның иң-иңнәре булырга лаеклыларын барлыйк.

Зиннәтулла Хәйдәр улы Билалетдинов – совет хоккейчысы, сакчы, Олимпия чемпионы, совет һәм Россия хоккей тренеры. Хәзерге вакытта Казанның “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры. 2004 һәм 2011-2014 елларда Россия хоккей җыелмасын җитәкләде.

Зиннәтулла Билалетдинов 1955 елның 13 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. Әти-әнисе Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районындагы татар авылы – Пецәдән. Тәүге адымнарын Мәскәүнең «Динамо» командасында ясый. 1973-1988 елларда бу команданың сакчысы була.

Зиннәтулла Билалетдинов СССР җыелма командасы составында 253 матчта катнаша, 21 шайба кертә. Дөнья чемпионатлары һәм кышкы Олимпия уеннары турнирларының 77 матчында уйный, 8 гол авторы була. Канада кубогы турнирларының 18 матчында катнаша.

Зиннәтулла Билалетдинов – Милли хоккей лигасында эшләп алган беренче Россия тренерларының берсе. 1997-2000, 2002-2004 елларда – «Динамо» хоккей командасының баш тренеры. 2004 елның маеннан 2005 елның мартына кадәр Билалетдинов хоккей буенча Россия җыелма командасының баш тренеры була. 2004 елның 30 сентябреннән (2011-2014 еллардагы ил җыелмасындагы эшчәнлеге вакытындагы тәнәфестән тыш) ул – «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры.

Гаилә хәле: хатыны – Надежда Викторовна Билалетдинова, кызы Наталья Романова (1978), кияве – Станислав Романов элеккеге хоккейчы.

Уңышлары:

- Дөнья чемпионы (1978, 1979, 1981-1983, 1986), чемпионатның бронза (1985) һәм көмеш (1987) медаль иясе.
- Канада кубогы иясе (1981).
- Европа чемпионы (1978, 1979, 1981-1983, 1985-1987).
- Олимпия уеннарының көмеш (1980) һәм алтын (1984) медаль иясе.
- СССРның атказанган спорт остасы (1978).
- 2012 елда Билалетдинов җитәкчелегендә Россия командасы Дөнья чемпионы исемен яулый.
– тренерлык карьерасында “Динамо” белән – бер, “Ак Барс” командасы белән 3 мәртәбә ил чемпионы булып таныла, Казан клубына ике мәртәбә (2009, 2010 еллар) Гагарин кубогы яуларга булыша.

Гата Камский (үз исеме Гатаулла Рөстәм улы Сабиров) –  совет, соңрак Америка шахматчысы, гроссмейстер (1990), Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) версиясе буенча дөньяның вице-чемпионы (1996).

Гата Камский 1974 елның 2 июнендә Новокузнецкида татар гаиләсендә туган. Казанда татар драма театрына нигез салучыларның берсе – Гатаулла Сабиров “Камский”ның оныгы булуы да мәгълүм. Шуның хөрмәтенә үзенә тулысынча һәм кыскартылган тәхәллүс алган.

Гата 2 яшендә – укырга, 4 яшьтә – фортепианода уйнарга өйрәнә, 7 яше тулгач җитди рәвештә шахмат уены белән шөгыльләнә башлый. Шахмат сәнгате серенә Казанда һәм Ленинградта өйрәнә.

1989 елдан Америка Кушма Штатларында яши. 2002 елда Айгөл (хәзер Алисага үзгәртелде) исемле Казан кызына өйләнә. 2004 елда уллары Адам дөньяга килә. Хәзерге вакытта Нью-Йоркта хатыны, улы, әтисе Рөстәм Камский (элеккеге физкультура укытучысы) һәм үги әнисе (үз әнисе яшьли үлә) Белла Камский белән яши.

Уңышлары:

- үсмерләр арасында СССР чемпионы (1987).
- Тилбургта узган халыкара дәрәҗәле турнир җиңүчесе (1990).
- гроссмейстер (1990).
- шахмат буенча АКШ чемпионы (1991,  2010, 2011, 2013 һәм 2014).
- Дортмундта узган турнирда дөнья чемпионы Гарри Каспаровны ота (1992) һәм дөнья чемпионын җиңә алган иң яшь шахматчы булып таныла.
- Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) версиясе буенча дөньяның вице-чемпионы (1996).
- тиз йөрешле шахмат буенча дөнья чемпионы (2010).
- Татарстан шахмат Федерациясе Кубогы иясе (2015).
 
Ринат Фәйзрахман улы Дасаев – совет футболчысы, капкачы, СССРның атказанган спорт остасы (1988). Хәзерге вакытта Мәскәүнең “Спартак-2” командасында капкачылар тренеры.

Ринат Дасаев 1957 елның 13 июнендә Әстерхан шәһәрендә туа. «Волгарь» (Әстерхан), «Спартак» (Мәскәү), «Севилья» (Испания) командаларында уйный. Ил җыелмасы составында 1982, 1986, 1990 елларда үткәрелгән дөнья чемпионатларында катнаша. Лев Яшин исемендәге символик клуб әгъзасы (235 матчта үз капкасына бер туп та керттерми).

Гаилә хәле: ике тапкыр өйләнгән, 4 кызы һәм улы бар.

Уңышлары:

- СССР чемпионы (1979, 1987).
- Олимпия уеннарының бронза (1980) медаль иясе.
- Европа чемпионатының көмеш медале иясе (1988).
- СССРның иң яхшы капкачысы (1980, 1982, 1983, 1985, 1987, 1988).
- СССРның иң яхшы футболчысы (1982).
- Дөньяның иң яхшы капкачысы (1988).
 
Альбина Хәмит кызы Әхәтова – Россия биатлончысы, илнең атказанган спорт остасы (1998), Олимпия чемпионы.

Альбина Әхәтова 1976 елның 13 ноябрендә Вологодск өлкәсе Никольск шәһәрендә туган. Дөньякүләм биатлон ярышларында беренче мәртәбә 20 яшендә пәйда була, шуннан соң ил җыелмасының алыштыргысыз биатлончыларының берсенә әйләзнә, аеруча төз атуы белән аерылып тора. 2008-2010 елларда допинг кулланган өчен спорттан читләштерелә һәм карьерасын төгәлли.

Спортчы карьерасына нокта куйганнан соң Альбина Әхәтова ире, Россия биатлончысы Максим Максимовның шәхси тренеры булып эшли башлый. 2012-2013 елларда Төмән өлкәсендә тренерлык эшчәнлеге алып бара. 2015 елның мартында әни була – кызлары Анастасия туа.

Уңышлары:

- Бер тапкыр Олимпия уеннары чемпионы (2006), бер мәртәбә көмеш (1998) һәм өч тапкыр бронза медаль иясе.
- Дүрт тапкыр дөнья чемпионы (1998, 2000, 2003 елда – ике медаль), дүрт мәртәбә көмеш (1999, 2004тә – ике медль, 2008), ике тапкыр бронза (1999, 2008) медаль иясе.
- 1997 елгы Европа чемпионатында алтын һәм көмеш медаль яулады.
- Дөнья кубогында 172 узышта катнашып, 20 (2+8+10) медаль яулады.

Вагыйз Нәзир улы Һидиятуллин – совет һәм Россия футболчысы, ярымсакчы. Халыкара класслы спорт остасы (1977), СССРның атказанган спорт остасы (1988), Россия футболчылары һәм тренерлары профсоюзының президенты (1995 елдан).

Вагыйз Һидиятуллин 1959 елның 3 мартында Пермь өлкәсе Губаха шәһәрендә туган, футбол белемен Ростовтагы спорт интернатында ала. Күбрәк Мәскәүнең “Спартак” командасында уйнавы аша мәгълүм. СССР җыелма командасы составында 64 матчта катнашты.

Кызыклы факт: танылган хоккейчы Вячеслав Фетисовка кияүгә чыкканчы Ладлена Сергиевская Вагыйз Һидиятуллин белән канунлы никахта яшәде.

Уңышлары:

- Олимпия уеннарында бронза медаль иясе (1980).
- Европа чемпионатының көмеш медаль иясе (1988).
- СССР чемпионы  (1979, 1987), көмеш (1980), бронза (1986), Россиянең көмеш (1994) медаль һәм Россия кубогы (1995) иясе.

Марат Мөбин улы Сафин – теннисчы, Россиянең атказанган спорт остасы, ялгыз чыгышта дөньяның элеккеге беренче ракеткасы. 2016 елда Халыкара теннис даны залына кертелде.

Марат Сафин 1980 елның 27 гыйнварында Мәскәүдә туа. Алты яшендә теннис уйный башлый, 13 яшькә кадәр әнисе Рауза кул астында шөгыльләнә. Прфессиональ карьерасы 1997 елдан башлана. Беренче зур уңышы – 2000 елда АКШның ачык чемпионатында җиңү яулый. Марат 2009 елның 11 ноябрендә проффесиональ карьерасын тәмамлый.

Энесе Динара да теннисчы, заманында дөньяның беренче ракеткасы булган иде. Марат һәм Динара теннис тарихында дөньяның беренче ракеткасы дәрәҗәсенә лаек булган бердәнбер бертуганнар.

Марат Сафин өйләнмәгән. Валерия Якубовская белән булган кыска вакытлы мәхәббәт маҗарасыннан соң Маратның кызы Ева туды. Кыз әнисе белән яши.

Уңышлары:

- US Open-2000, Australian Open-2005 турни рлары җиңүчесе.
- Россия җыелмасы составында ике тапкыр Дэвис кубогы иясе (2002, 2006)
- Халыкара теннис ассоциациясенең 17 турнирында җиңү яулаганы булды.

Алинә Марат кызы Кабаева – нәфис гимнастика буенча Россиянең атказанган спорт остасы, Олимпия чемпионы.

Алинә Кабаева 1983 елның 12 маенда Ташкентта туа, шунда үсә. Әтисе – танылган татар футболчысы Марат Вазыйх улы Кабаев. Әнисе Любовь Михайловна – рус милләтеннән, баскетбол буенча Үзбәкстан җыелма командасында уйнаган.

Алинә Кабаева нәфис гимнастика белән 3,5 яшьтә шөгыльләнә башлый. Алинәгә 11 яшь чагында әнисе теләге белән Мәскәүгә күченәләр, ул танылган тренер Ирина Винер кул астында шөгыльләнә башлый.

Алинәнең спорт карьерасы нәфис гимнастика өчен гаять озын булып чыга. Дөнья чемпионтында ул беренче зур уңышка 1999 елда ирешкән булса, соңгысын 2007дә – 24 яшенә җиткәч яулый.

Уңышлары:

- Олимпия чемпионы (2004) һәм бронза призеры (2000).
- Тугыз тапкыр дөнья чемпионы (1999, 2003, 2007), өч тапкыр көмеш (1999, 2003) һәм ике мәртәбә бронза (2003, 2007) медаль иясе.
- 15 мәртәбә Европа чемпионы (1998, 1999, 2000, 2001, 2002, 2004). өч тапкыр көмеш (1999, 2001, 2006) һәм ике такыр бронза (1999, 2000) медаль яулады.

Шамил Әнвәр улы Тарпищев – теннисчы, тренер, совет һәм Россия спорты эшлеклесе, Россия теннис федерациясе президенты. СССР һәм Россиянең атказанган тренеры.

Шамил Тарпищев 1948 елның 7 мартында Мәскәүдә туган. Әтисе Әнвәр белән әнисе Мәрьям Мордовиянең татар авылы Татар Йенәсендә туып-үскән.

Шамил Тарпищев теннис буенча Россия һәм халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый, спорт остасы булып таныла (1966). Зур казанышлары тренерлык эшчәнлеге белән бәйле.

Аның катнашлыгында 2009 елның октябрендә Казанда Теннис академиясе ачылды. Ул Шамил Тарпищев исемендәге Халыкара балалар теннис академиясенең филиалы булып тора.

Уңыш һәм казанышлары:

- Россия Олимпия комитеты әгъзасы (1994 елдан).
- Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы (1996 елдан).
- Россиянең теннис федерациясе президенты (2002 елдан).
- Россия Федерациясе президентының физкультура һәм спорт буенча киңәшчесе (1992-1994).
- Россия Федерациясенең физик культура һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе (1994-1996).
- Теннис буенча СССР (1974—1991), БДБ (1992) һәм Россия (1997-2014) җыелма командасы капитаны (1974 елдан). Аның җитәкчелегендә илнең ир-егетләр командасы берничә тапкыр Дэвис кубогын, хатын-кызлар командасы Федерация кубогын ота.
- Росиянең иң яхшы тренеры булып таныла (1996-2009)

Алия Фәрхәт кызы Мостафина – спорт гимнастикасы буенча Россиянең атказанган спорт остасы, Олимпия чемпионы.

Алия Мостафина 1994 елның 30 сентябрендә Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендә туа. Әтисе Фәрхәт Мостафин – грек-рим көрәше буенча 1976 елгы Олимпия уеннарының бронза медаль иясе.

Алияне спорт түгәрәгенә әтисе алты яшьтә алып килә. Хәзерге вакытта Алия спорттан читләшеп торырга мәҗбүр – ул бала көтә. Аның ире – бобслей буенча Россия җыелма командасы вәкиле Алексей Зайцев.

Уңышлары:

- Ике тапкыр Олимпия чемпионы (2012, 2016), ике тапкыр көмеш (2012, 2016) һәм өч тапкыр бронза (2012 – ике медаль һәм 2016) медаль иясе.
- Өч тапкыр дөнья чемпионы (2010 – ике медаль һәм 2013), өч тапкыр көмеш (2010) һәм биш мәртәбә бронза (2013 һәм 2014 еллар) медаль иясе.
- Биш мәртәбә Европа чемпионы (2010, 2013, 2016), дүрт тапкыр көмеш (2010, 2012, 2014) һәм өч тапкыр бронза (2014, 2016) медаль яулады.
- Казанда узган Универсиадада (2013 ел) өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады.

Данис Зиннур улы Зарипов – Россия хоккейчысы, Магнитогорскиның “Металлург” командасы һөҗүмчесе, дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы.

Данис Зарипов 1981 елның 26 мартында Чиләбедә туган. Карьерасын 1996 елда Чиләбенең “Мечел” командасы составында башлый. 2001-2013 елларда Казанның “Ак Барс” командасы составында чыгыш ясый. 2006 елда беренче тапкыр ил җыелмасына чакыру ала. Данис Зарипов – 4 мәртәбә Гагарин кубогына ия булган бердәнбер хоккейчы. 2009 һәм 2010 елларда әлеге уңышка “Ак Барс” составында ирешсә, 2014 һәм 2016 елларда “Металлург” белән Гагарин кубогын яулый.

Гаиләсе турында сөйләргә яратмый, рәсми рәвештә өйләнмәгән булса да, 14 яшьлек улы Артур һәм бер яше дә тулмаган Ариана исемле кызы барлыгы мәгълүм.

Уңышлары:

- Дөнья чемпионы (2008, 2009, 2014), берәр тапкыр көмеш (2015) һәм бронза (2007) медаль иясе.
- “Ак Барс” составында Европа чемпионнары кубогы (2007) һәм Континенталҗ кубок (2008) иясе.
- Россия чемпионы (2006 ел), көмеш (2002, 2007) һәм бронза (2004) медаль иясе.
- КХЛда Гагарин кубогы (2009, 2010, 2014 һәм 2016), көмеш медаль (2017) иясе.
 
 чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    6949
    7
    65
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4360
    0
    43
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2850
    4
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    9433
    6
    35
  • Сыналган мәхәббәт бәхете Язмыштан котылып булмый, язмышыңа язылган булса, тешеңне сындырып керер, диләр. Вәсиләгә Газие белән бәхетле булырга язган булган инде. Урау юллар, яңа гаилә аша узып булса да. 
    3689
    0
    30
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 декабрь 2022 - 21:27
    Без имени
    Баланын этисе бардыр бит? Этисе дэ алгаласын бакчадан, уйнатсын, саф хавалар суларга алып чыксын. Ник эни тиеш дип белэсез? Ул узенекен устереп, кеше иткэн инде, житэр ана. Олы яшьтэ, башны кутэрмичэ, бала карап булмый да эле, арыта да. Узегез тапкансыз, узегез устерегез! Алла сабырлык хэм ярдэмен бирсен. Бала устеру жинел дигэн кеше юк эле, аны бит уйнатып, ашату, юындыру гына тугел, тэрбия бирергэ дэ кирэк.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 21:15
    Без имени
    Белмим, мин дэ баланы берузем тарбиялим, эни эти икенче шэхэрдэ торалар, Бер булышучым да юк, куршедэн башка, элдэ Аллага шокер ул бар, баланы иртэн торып мэктэпкэ озата (1класс), мин эшкэ БИК иртэ китэм, дэрес беткэч подъездда каршы алып квартирага кертеп, ашарга жылытып бирэ. Свидание га йорергэ уемда да юк, даже не представляю как это. Куршемэ озын гомер сэлэмэтлек телим, элдэ ул бар. Бала усэ ул, Гомер буе бэлэкэй булмый, Шуна элеге вакытта баланы карау минем очен важнее всяких свиданий и личной жизни.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 16:39
    Без имени
    Баштан утте, килмэгэн туганы калды микэн, торыргада. Йэ эйтмичэ килеп керэлэр иде. Аннары зарланганнарын ишеттемдэ. Берегезнедэ чакырып китермэдем, уземнен сезгэ барып торганым юк дидем. Мэжбури тотмыйм узегез килэсез дидем. Тоже бер булмэле иде. Хэзер килэсэлэрдэ китэлэр. Эле аларча булырга тиеш. Булмый гына торсын эле.
    Иремнең туганнары...
  • 1 декабрь 2022 - 10:43
    Без имени
    Котлыйбыз! Яшьлэр безнен килэчэгебез
    «Яңа йолдыз»да яңа җиңүче!
  • 1 декабрь 2022 - 09:35
    Без имени
    Бик кызыклы ,эчтелекле язма.
    Тау артында таулар бар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда