Логотип
Арабыздан беребез

Батырлык дәресе

Егерме өч яшендә аяксыз калып та гөрләтеп тормыш алып барган бу ханымга бөтен авыл соклана.

Җәйнең соңгы көне... 31 август төне якынлашып килә. 322 хуҗалыклы Адав-Толымбай авылын дер селкетеп торган ындыр табагында да тиздән эш тынар. Игеннәрне урнаштырып бетергәч, халык, дәррәү килеп, урманга юл алыр. Якында – кул сузымында гына бит аларның урманнары. Ике урманы, «Алмакай» дип аталган балыклы күле, җәен чәчәккә күмелгән яшел аланнары бу якларны гаҗәеп итә. Элек бу авылның исеме «Сөеш» дип аталган. Нигә үзгәрткәннәрдер?! Шундый матур исем югыйсә. Адау исемле бер чуаш белән Толымбай исемле бер татар килеп урнашкан да, шуннан инде ул Адав-Толымбайга әйләнгән. Шулай дип сөйлиләр.
Фирдүс тагын тәрәзә янына килде. Урамга күз төшерде. Яңгырлап тора әле. Кара төнгәчә нишләп йөри инде ул ындыр табагында?! «Иртәгә 1 сентябрь. Мәктәпкә барасың бар, аз булса да ял итәр идең...» – дип тә карады хатынына. Юк бит, аның үз сүзе – сүз: «Эшне төгәлләп кайтам!» Озаклады... Ир пошаманга төште. Йокларга дип җыенып йөргәндә, каты итеп ишек шакыдылар. Нәрсә бу? Венера дисәң, алай кыланмас, үзе ачып керер. Ишекне ачып җибәрүгә, ашыгып килүдәнме, ирештерәсе хәбәреннәнме, тыны кысылган авылдашы: «Венераны хастаханәгә алып киттеләр», – дип кенә әйтә алды. 
Ул хастаханәгә барып җиткәндә, хатыны операция өстәлендә иде инде. Җентекләп сораштырырга вакыты юк иде аның. Әмма Фирдүс бер нәрсәне яхшы аңлады: Кутдусовлар гаиләсенә зур фаҗига килгән. Авылдашының: «Ток бәргән, аңын җуйган килеш аягын кистергән...» – дип әйткән өзек-өзек сүзләре йөрәгенә үтеп, күңелен әйләндереп ташлады. Түземсезләнеп, хирургның операциядән чыкканын көтте. Ә ул чыкты да: «Хәле авыр», – гына диде дә, кабинетына кереп югалды.  
Аңына килгәч, ирне хатыны янына керттеләр. Тездән югары киселгән аягын ак җәймә белән каплап, тын калган хатынына Фирдүс яратып та, кызганып та карады. Шушы мәлдә күңелендә аңа карата булган бөтен җылы-назлы сүзен, яратуын бер генә җөмлә белән әйтеп бирде: «Мин сине беркайчан да ташламам!» Хатын, берни булмагандай, сизелер-сизелмәс елмаеп куйды. Ир барына да әзер иде: төшенкелеккә бирелсә дә, берни кыла  алмассың. 23 кенә яшь бит әле аңа! Алма кебек чагы... «Минем өчен борчылма, барысы да әйбәт булыр, яме», – диде ул ирен гаҗәпкә калдырып. Бу минутта ул үзен түгел, ирен юата иде.

«Һәр көнемне куанып каршылыйм»




Туар көннәрнең, сызылып аткан ал таңнарның, хәтта әнә шул бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләрнең кадерен-тәмен олы сынау үткән, яшәү белән үлем арасында тартышкан кеше генә бөтен җаны-тәне белән аңлыйдыр, тормышның, яшәүнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур кыйммәт-хәзинә икәнен төшенәдер. Аның белән сөйләшү шундый уйларга этәрә. 
Без – Фирдүс белән Венера Кутдусовлар яшәгән Буа районының Толымбай авылында. Өйләренә аяк басуга ук тәнгә бер рәхәтлек иңә, җанга тынычлык йөгереп үтә. Биредә эчкерсез, чиста-якты күңелле кешеләр яшәвен шуннан гына бел инде син!
– Кайнанам вафатыннан соң әниемнең өенә күчендек. Бу – минем туган нигезем. Фирдүс улларыбыз белән шушы йортны өр-яңадан күтәрде, мунчасын да өй түбәсе астына кертеп салдылар. Кулларыннан килә анысы... Безнең бүлмәдән бүлмәгә кереп, чисталыкка-пөхтәлеккә хәйран калып йөрүебезне күреп, Венера шулай ди. Хәзер авыл өйләре дә шәһәрнекеннән ким түгел шул: газы да кертелгән, суы да... Кирәк-яракка да тилмереп торыш юк: үз кибетләре, менә дигән мәдәният сарае, урта мәктәбе, аның янәшәсендә генә балалар бакчасы. Боларын да ул –– гомерен балалар укытуга багышлаган мөхтәрәм, абруйлы укытучы Венера Хәбир кызы Кутдусова әйтә. 
Мәктәп хәлләре, укучылары турында ул сәгатьләр буе сөйләргә дә әзер. Тик анысы соңыннан... Күбрәк үзе, гаиләсе турында беләсе килә. Әңгәмәгә керешүгә үк ул безне кисәтеп куя: «Үткәннәргә борылып карарга яратмыйм. Мин иртәгәсе көн белән яшим». Аңлашыла, әлбәттә: тормышының иң авыр, зәһәр елларын искә төшерүе җиңел түгел аңа. Ләкин, «ул вакытлар артта калды», дисә дә, юк юк та, кызганычка каршы, сиздертә шул ул. Протезлы аягы белән көнозын аяк өстендә булу, йөзеннән елмаюны җибәрмичә, гөрләп торган тормыш белән яшәүнең бәһасе күпмегә төшүен ул үзе генә беләдер. Ләкин ул зарланмый. Без аның авызыннан бер мәртәбә дә «аһ» дигән сүз ишетмәдек. «Күзләрем күрә, үз-үземне йөртәм, шөкер, урынга калмаган бит әле», – ди ул үз-үзен тынычландыргандай итеп. Гади генә итеп әйткән шушы сүзләр артында нинди тирән мәгънә ятуына тора-тора төшенәбез.
 
«Барысын да үзем эшләргә әзер. Янымда гына басып торсын», – ди ире, хатынына яратып карап.

«Таянычым син...»



Тормышта әллә нинди хәлләр була: кемнең ире һәлакәткә очрап, урынга кала, кемнең хатыны менә шулай фаҗигагә юлыга. Берәү дә иртәгә сиңа ни киләсен, сине ни көтәсен белми. Иртәгә шуны эшлим, моны эшлим дип, язмышны көлдермә син. Ул барыбер үзенекен кылыр. Шундый хәлдә беленә инде кемнең кем икәне. Дөресен әйтик, сынау килгәндә, күбрәк ирләр сыгылып төшә, кыенлыктан чыгу юлын урын өстендә яткан хатынын, йә булмаса, гарип баласын ташлап китүдә күрә. «Мине ташлар инде» дигән уй килдеме икән кайчан да бер Венераның башына?! Үзе ул: «Юк», – ди. Ай-һай, шулаймы икән? Ирләргә ышанма, Иделгә таянма, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер инде. Ничек булса, булгандыр, әмма ул иренең вәгъдәсенә ышана. Чөнки белә: Фирдүс ул күп сөйли торганнардан да, кеше артында гайбәт сатып йөри торганнардан да түгел. Ул аның – бердәнбере. Ул аның – яшьли, мәктәп елларыннан ук яратып йөргән сөеклесе. Ничек инде хәзер генә, аның ярдәменә шундый-шундый кирәк чагында гына ул аны калдырып китсен?!
– Мин аңа үземә ышангандай ышанам, – ди Венера. – Ул – чын ир-егет! Ул – минем терәгем, таянычым. Ул минем – ике аягым, ике кулым. Ул тәрәзә өлгеләренә кадәр элә, идәннәргә кадәр юа. Үзе – мәдәният сарае директоры, үзе – җырчы, алмаган дипломы калмады инде. Яраталар үзен, әйеме, Фирдүс?! Ире аңа күзләрен тутырып бер карап куя да, елмаеп җибәрә. «Нәрсәсе бар аның...» – ди ул бу темага сөйләшүне тизрәк туктатырга теләп. – Без аның белән биш ел йөрдек, – дип дәвам итә сүзен ханым. – Яшь арабыз шактый – 12 ел. Ул миңа тәкъдим ясаганда: «Әйдә, тизрәк өйләнешик инде, картаям бит», – дип көлдерде. Кияүгә 19 яшемдә чыктым. Казан педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты факультетында укып йөргән, укытучы булам, дип хыялланган чагым иде. Читтән торып укуга күчтем. Ярата идем. Ялындырып тормадым, шундук кияүгә чыгарга риза булдым. Аның әйбәт кеше икәнен күңелем тойгандыр. Бергә тормыш корып җибәрүебезгә ничәмә-ничә еллар үтте, ныгытып ачуланышкан, үпкәләшеп, дәшмичә йөргән чакларны хәтерләмим дә. Аңа аз гына каршы әйтә башладыңмы, гадәте – урамга чыгып китә дә, бераз йөреп, тынычланып керә. Кычкырганын, каты сүз әйткәнен ишеткәнем юк.
Ул, сөйләмим дисә дә, аягын кистергәннән соң, айдан артык хастаханәдә ятуы, аннан ире белән Казанга – протез ясатырга баруы, аннан, бер ел дигәндә, эшкә чыгуы, аннан тагын – шул аягы белән икенче мәртәбә операциягә ятуы турында сөйләп ала.
Аның  турында: «Йөзеннән елмаю китми. Ул шундый көчле кеше», – дип сөйлиләр. Яшь аралаш елмаюның ни икәнен белсәләр икән...

«Тормышны шундый ярата ул...»



– Әйе, протез ясатырга икәү бардык, – дип, сүзне элдереп алып китә Фирдүс. – Безнең кебекләр күп иде анда: Кайсы стенага барып янтайган, кайсы эскәмиядә чыраен сытып утыра. Атмосфера шундый авыр... карап торган кешегә... газап инде. Ә минем хатынны күрсәгез! Йөзе кояш сыман балкый, кәефе шәп, үзе бертуктаусыз әле берсе, әле икенчесе белән гәп куертып ала. Әйтерсең, боларның берсе дә аңа кагылмый. «Нишлисең, – дим, – ник тиле сыман гел елмаеп, май чәчәге сыман балкып утырасың?» Ул әйткәнемә бик гаҗәпләнде шул чагында. Шундый ул, бирешми, төшенкелеккә бирелми, хәсрәткә чумып утырмый. Бөтен җирдә ул булырга, бөтен эштә бары ул катнашырга тиеш! Югыйсә ансыз дөнья җимерелә. Үзе оештырган «Сәйяр» драма түгәрәгенә, «Сердәш» фольклор ансамбленә йөри. Концертлар алып бара. «Башка кеше беткәнмени?» – дим. «Юк, үзем алып барам!» Үзе шундый комплекссыз булгач, башкалар да аңа карата шундый. Минемчә, аның бер аягының юклыгын искә алучы кеше юк та хәзер.
Венера Кутдусова Адав-Толымбай авылында онытылып барган йолаларга канат куючы да. Ул карга боткалары, «май уны» дип аталган бәйрәмнәр яңадан тормышка кайта, халык күңеленә керә бара. Элек, авыл кешеләре сөйләвенчә, Зөя буенда өч алан булган. Шуның берсендә – чуашлар, икенчесендә – татарлар, өченчесендә бала-чага ял иткән, күңел ачкан. Бу бәйрәм майның уннарында үткәрелә торган булган. Шуңа «май уны», дип аталган да. «Мондый урманнар, мондый күлләр беркайда да юк, гөмбә, җиләк җыярга, балык тотарга безгә килегез!» – ди Венера ханым. Ә үзенең күзләреннән бөтен җиһанны кочып алырдай нур агыла.
– Гөмбә дә җыя, җиләккә дә йөри, – дип өстисе итә ире хатынын мактап. Гәрчә шундый хәлдә моны ничек эшләргә мөмкин булуын күз алдына да китерә алмасак та, без дә аны мактап куябыз. Менә бит ничек! Инвалидларга уңайлыклар тудыру турында сөйләгән арада, инвалид бу мөмкинлекләрне үзе таба, тормышка үзе җайлаша. Теләк белән ихтыяр көче генә булсын. Венера ханым безнең белән килешә. «Шулай, – ди ул, – бераз уйланып торгач, – бөгелгәнне тагын да бөгәргә әзер торучылар күп шул. Мин үзем көн саен иртәгәсе көн өчен план корам. Шуны гамәлгә ашырмыйча туктамыйм, Тешләсәм, ычкындырмыйм, кыскасы.
– Йә, тагын кемне, нәрсәне тешләргә җыенасыз? – дибез, көлеп җибәреп. 
– Иртәгә тернәкләндерүнең индивидуаль программасын алырга барам. Ансыз миңа протез бирмиләр. 
– Безнең протезлар инде, Ходаем. Аяклар авыртадыр? 
– Юк-юк, – ди ул, үзен кызганганны өнәп бетермичә, – шулай булып торса, мең рәхмәт...
Хак әйтәләр: ханым үзен кызганганны да, кимсеткәнне дә яратмый. Бәлкем, шуңадыр да ул икенче балага узгач, төшертү турында башына да китереп карамый. «Табам булгач, табам». Һәм таба да. Тагын малай алып кайта ул. Илгиз дип исем кушалар. Кече уллары тора-бара әниләренең уң кулына әверелә. Әле 3 нче сыйныфта гына укый торган бәләкәй малай «ике аяклы аты» – велосипедына атланып көн саен сөт ташый. Малайны телевизор белән бүләклиләр. «Әле дә саклыйбыз, чыгарып ыргытырга кул бармый», – ди әнисе. каршыбызда эшләп торган зур экранга күрсәтеп. Олы уллары Илдус та, Илгиз дә – Казанда. Илдусның инде үзенең ике улы Эмиль белән Камил үсеп килә. Ә Илгиз – реклама фирмасында. Әти-әнисе алар өчен куанып бетә алмый: «Тәртиплеләр, авылга бик еш кайталар, безгә булышалар», – ди Венера ханым, горурланып. Ә без аңа карап горурланабыз: бар бит дөньяда көчле, батыр хатыннар! 
– Тормышны ярата ул! – дип дәвам итә ире Фирдүс. – Хәсрәт-борчуларсыз дөнья бармый. Ул берәүне дә читләтеп үтми. Хатыным шундый бәлагә тарыгач, кайберәүләр: «Гарип белән нужарма, аерыл», – диделәр. Мин әйттем аның ише хәсрәт-киңәшчеләргә: «Шундый чакта ташлап китсәм, мин беркайчан да бәхетле була алмам», – дидем. Бүген үземне бәхетле саныйм. Барысын да үзем эшләргә әзер, янымда гына басып торсын! Бакчадагы эшләр дә – минеке, тавык-чебешләр, каз-үрдәкләр карау да... Берсенә дә авырсынмыйм. Тик янымда гына булсын. Шулай ди дә: «Күктән йолдыз чүпләп бүләк итмә/ Ялтырый да, оча кичләрен/ Таң атканда янар соңгы йолдыз/ Син дә сүнсәң, мин соң нишләрем?» – дип, күкрәктән чыккан йомшак тавыш белән җырлап җибәрә. – Аның белән рәхәт миңа, – ди Фирдүс җырлавыннан туктап. – Ул үзенең кайнап торган энергиясен миңа да бирә. Мине дә яшәргә өйрәтә.
«Тешләсәм, өзмичә туктамыйм» дигәннән... Венера ханым үзе белән булган бер кызыклы вакыйганы искә төшереп ала. Моңа инде күп вакытлар узган. Бүген аларның өйләре  өр-яңа булып, әллә кайдан балкып утыра. Ә аңарчы... ремонт башланган көннәрдә ярдәм сорап, ул кайларга гына мөрәҗәгать итми. «Акчалата сорама, әйберләтә сора», дип киңәш итә акыллы башлар. Шуннан ханым ком, такта, кирпеч, гравий кирәк, дип, өч төзелеш учреждениесенең бусагасын таптый башлый. Ә аңа вәгъдә бирәләр дә, кайтарып җибәрәләр. Шуннан ул нишли, дисезме? Төзү материалларына китүче КамАЗларның номерларын язып ала да, Тәтеш юлына чыгып баса. Юлда күренгән бер машинаны, материал алуга бирелгән кәгазен күрсәтеп, өйләренә таба бора. «Яртысы – өйгә, яртысы – юл төзү идарәсенә», – дип көлә хәзер ул вакытларны искә төшереп Венера ханым. Заманында Венера машина да йөрткән әле. Инвалид буларак, аңа машинаны социаль яклау бүлеге алып биргән. «Искерде инде, йөреп булмый», – дип офтана ул. 

Укучылар өчен үрнәк ул



– Мәктәпкә ничек йөрисез? Шактый ерак күренә бит, – дибез.
– Әйдәгез, мәктәпне күрсәтәм, – ди ул безгә, – һәм шундук, кызу-кызу җыена башлый. Аның артыннан көчкә өлгерәбез. 
Мәктәп белән өй арасы шактый ерак булып чыкты. Машина белән йөргәндә әле бер хәл. Ә менә протезлы аягың белән җәяү йөри башласаңмы?
– Кайчак Фирдүс абый, ә кайчак үзем дә машина белән алып кайтып куям, – дип сүзгә кушыла ике туган энесенең хатыны, мәктәптә тәрбия эшләре буенча завуч  Диләрә Шәрипова. – Ә кайвакыт җәяүләп киткән чаклары да була.
Ике катлы зур бина, сиксәннән артык бала... Укулар бер генә сменада оештырылган. Мәктәп рейтинг буенча район күләмендә 2 нче урында бара. Чыгарылыш сыйныф укучылары барысы да диярлек югары уку йортларына, училищеларга укырга керәләр. «Көчле кеше ул! Яхшы белгеч тә, – ди мәктәп директоры Фирдүс Җаббаров Венера ханымны күрүгә елмаеп җибәреп. – Бер сүз белән әйткәндә, ул – безнең өчен батырлык үрнәге».
Венераның әнисе Флера апа әйтмешли, «кечкенәдән бер чиләк бәрәңге күтәрәсе урынга, ике чиләк бәрәңге күтәреп үскәнгәме», ул сынатмый, үзе әйтмешли, гел алга карап яшәвен дәвам итә. Венера Хәбир кызы Кутдусованың укучыларына биргән дәресләре гади дәрес кенә түгел, батырлык дәресләре ул. Хәер, укучылар гына түгел, бөтен авыл халкы аннан үрнәк ала, тормыш дәресләреннән алар да гомерлекккә җитәрлек сабак, гыйбрәт алып кала.


 
             
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч кочле рухлы шэхес!!!!Тормыш ана нинди дэрт ости!!! Афарин!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кочле рухлылар нэселеннэн бу ханым! Сокланам!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Соклангыч ханым,урнэк гаилэ...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искиткеч кочле ханым,бик куплэргэ урнэк шэхес!Тигезлектэ утсен гомерлэре!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Венера Ханым белэн Фирдус эфэнде сокланмый мэмкин тугел. Икеседэ кэчле рухлы кешелэр. Тигезлектэ уртак гомер кичерсеннэр

            Хәзер укыйлар