Логотип
Арабыздан беребез

Башыгыз авыртамы?

Димәк, кайчандыр сул аягыгызның үкчәсен бәргән булгансыз... Уң як иңбашыгыз борчыймы? Төп сәбәп – уң яктагы беренче кабыргагызда...
 
Остеопатка беренче тапкыр килгән кеше, үзенә куйган бу диагнозларга шикләнеп, ышанмыйча да карарга мөмкин: «Баш кайда да, үкчә кайда?» яки «Иңбашым кабыргама бәйләнмәгән ләбаса!» – дип. Бигрәк сәер табиб бу: анализ бирергә дә кушмый, УЗИга да җибәрми... Массаж ясый дисәң, аңа да охшамаган: кулын, тәндәге үзе генә белгән ниндидер нокталарга куеп тора – каты итеп тә басмый, авырттырмый да. Бөтен гәүдәдә ниндидер бер рәхәтлек сизелә үзе... Табиб бүлмәсеннән чыккач: «Бу ни булды соң? Файдасы тиярме икән моның? Әллә башка килеп тә тормаска гынамы?» – дип икеләнеп каласыз икән, ашыкмаска киңәш итәм. Бер кочак дару эчәргә кушмаган өчен генә, бу табибтан баш тартырга кирәкмәс. Кайсы төшебез генә авыртса да, иң элек остеопатка мөрәҗәгать итәчәк көннәребез алда әле. (Кабул иткәндә, берни эшләмәгән кебек тоелса да, остеопатка барганнан соң, сездә үзгәрешләр булачак! Өч көннән соң, әйтик, муен яхшырак борыла, кул әйбәтрәк күтәрелә башлаячак. Организм өчен, гомумән, каты-каты басып, авырттырып нидер эшләүгә караганда, остеопатның сезгә сизелер-сизелмәс кенә кагылуы күпкә файдалырак.)

Без генә ул «остеопатия» дигән сүзне яңа ишетә башладык. Чынлыкта, аңа инде Америкада XIX гасырның ахырында ук нигез салынган. Көненә, хәтта сәгатенә кадәр билгеле! Эндрю Тейлор Стилл дигән галимнең эчәк менингитыннан бер-бер артлы өч баласы үлеп китә. Коточкыч хәсрәттән тетрәнеп калган ата кеше: «Нишләп медицина булыша алмады соң аларга?» – дип уйлана башлый. Үзе дә табиб булгач, бу югалтулар бигрәк ачы, үкенечле тоелгандыр... «Кеше организмы – бербөтен, аны дәвалаганда тулаем алып карарга кирәк. Тән төзелеше шулкадәр камил, үз-үзен сәламәтләндерү өчен бер функциясе, ниндидер ноктасы булмыйча калмас», – дигән фикер галимнең башына 1890 елның 22 июнендә, иртәнге сәгать унда килә. Кояшлы матур көн була ул. Эндрю Тейлор Стилл дәфтәренә шулай дип теркәп калдыра.

Остеопат берьюлы терапевт, невролог, мануаль терапевт һәм ортопедны алыштыра ала. Кеше организмы кайсы җирен һәм ничек дәваларга икәнен үзе сиздерә – бары тик ул җибәргән «хәбәр»не тоеп, тотып алырга гына кирәк, диләр алар. Тәҗрибәле, белемле (үзеңнең сәламәтлегеңне исә бары тик югары махсус белемле остеопатка гына тапшырырга ярый!) табиб, авыру кеше организмыннан агылган «дулкын»нарны учларына «җыя» һәм «укый» ала. Ә аннан организмга үз-үзен савыктыру юлларын «әйтеп, күрсәтеп җибәрә». Һәм бары тик куллары белән генә! Иң кызыгы тагын шунда: остеопат куйган диагноз ниндидер кыйммәтле аппаратуралар ярдәмендә куелган диагнозга караганда төгәлрәк тә булырга мөмкин. Табибның сизгер куллары диагностик приборлар «күрмәгән» бик кечкенә тайпылышларны да тоя, «тотып ала». «Менә шушы төшем авырта», – дигән зарыгызга, чирнең билгеләрен санавыгызга остеопат игътибар итмәгән кебек тоелса, аптырамагыз: чирнең төп сәбәбе, гадәттә, симптомнар белән бәйле түгел, аны башка җирдән эзләргә кирәк дигән фикердә алар (әйтик, бил белән бәйле проблемаларга теш казнасы гаепле булырга мөмкин). Традицион медицина авыртуның сәбәбен тапмаган, дәвалану бернинди нәтиҗә бирмәгән очракларда остеопатия ярдәмгә килә ала. Дөресрәге, авырулар бу хакта белсәләр, мөрәҗәгать итсәләр, ул аларга ярдәмгә килә, булыша алыр иде. Көнбатышта әлеге ысул инде, әйткәнемчә, 100 елдан артык кулланылса да, бездә ул әле артык киң таралмаган.

Минем әңгәмәдәшем Наилә ЛАТЫЙПОВА – Европа остеопатия мәктәбен (Мейдстоун, Кент графлыгы, Англия) тәмамлаган белгеч.



Бу мәктәпне Эндрю Тейлор Стиллның шәкерте – Джон Мартин Литтлджон ачкан (заманында ул үзе дә галимгә авыртуына дәва эзләп мөрәҗәгать иткән була!). Сүз уңаеннан: Наилә дипломны Англия королевасы Елизаветаның оныгы – принцесса Евгения Йоркская кулыннан алган. Европа остеопатия мәктәбе корольлек патронажында. Аның Польшада, Германиядә, Испаниядә һәм Россиядә (Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә) филиаллары бар.



Остеопатлар безгә кайчан, ничек ярдәм итә ала – шул хакта сөйләшәбез.
 

Балалар


– Мин – педиатр. Остеопатия олыларныкына, кечкенәләрнекенә бүленмәсә дә, сабыйлар белән эшләү үзем өчен кызыграк. Бала туганда, аның муенында, җилкәсендә аз гына үзгәрешләр булырга, мускуллары «кысылып» калырга мөмкин. Педиатрлар, гадәттә, моңа игътибар итми, болай да узар, җайланыр дип уйлый. Бала, тууга табиб кулына эләккән икән, аңарда, димәк, патология күп, болары шуңа күрә әһәмиятле тоелмый. Тик бернәрсә дә эзсез узмый шул... Сәбәпсез елау, начар йоклау, муен кәкрәю, эч авыртулар башлана. Аннан бала башын дөрес тотмый, ул – гиперактив. Йөри башлагач, аяклары чалыш икәне яки аңарда «аю табаны» булуы күренә. Болардан үз вакытында котылмыйсыз икән (ә моның өчен дару белән дәваларга да кирәкми: остеопатның кулы белән кайбер «ялгышлар»ны аз гына төзәтеп җибәрүе дә җитә! Күп вакыт 4-5 сеанс та булыша. Менә шуның өчен дә, бер яше тулганчы, баланы, һичшиксез, остеопатка күрсәтергә кирәк. Аннан, бала тәпи атлап киткәч – икенче тапкыр.), йомгак зурая гына бара, һәм бала 2-3 яшькә җиткәндә, бөтенләй башка төрле чирләр килеп чыгарга мөмкин. Шуларның берсе – сөйләм кимчелекләре.



Баланың теле соң ачылуы, күп авазларны әйтә алмавы кебек проблемалар адым саен очрый хәзер. Без аларны «өркегән, курыккан балалар» дип атыйбыз: бу сабыйлар дөньяга килгәндә шок, стресс кичергән, читтән караганда алар бик агрессив күренә. (Остеопатлар табигать кануннарына якын тора. Шуңа күрә бу проблеманың бер сәбәбе – ясалма тулгаклар дип саныйбыз.) Тән тукымасының «кысылу»ын дарулар белән вакытлыча «томалап» торырга мөмкин, әмма сәбәбен бөтенләй алып ташлый алмыйсың. Ә остеопатка моның өчен зур көч салырга да кирәкми... Икенче тапкыр килгәндә үк әти-әниләр, шаккатып: «Бала иҗекләр әйтә башлады! Ул безне ишетә!» – дип, куанычлары белән уртаклашалар.
Остеопат авыруның ишектән ничек атлап керүенә, гәүдәсен ничек тотуына, ничек утыруына – барысына да игътибар итә.

Балалар хакында сүз кузгаткач, тагын бер нәрсәне әйтеп китәсем килә. Остеопатлар прививкаларны рәттән бөтен балага да ясауга каршы. Дөресрәге, ул сәламәт нәниләргә генә ясалырга тиеш дип саный алар. Кызганыч, андыйлар исә сирәк. Мин үзем менә, остеопат буларак, бары тик бер балага гына «сәламәт» дигән диагноз куйдым.

Бигрәк тә В гепатитына каршы вакцина турныда әйтүем. Баланың әти-әнисендә гепатит булган очракта, прививканы, әлбәттә, ясарга кирәк. Ә болай, бала тудыру йортында ук йоктырмаган булса, бала бу инфекция белән тиз генә очрашмаячак. Гепатит кешегә кан аша һәм җенси юл белән иярә: шуңа күрә, операциягә керәсе булмаса, прививканы кичектерсәң дә куркыныч түгел. Комлыкта уйнаганда, бала наркоманнар калдырган шприцка кадалырга – шулай гепатит чире йоктырырга мөмкин дип әйтәләр. Әйе, мондый куркыныч бар. Әмма бу миллионга бер очрак кына. Прививка исә баланың иммунитетын билгеле бер инфекциягә каршы гына юнәлтә, аның организмының көн саен очрый торган инфекцияләр белән көрәшергә көче аз кала. Менә монысына нигәдер күз йомалар...
 

Могҗиза түгел


Табигатьнең барлык законнары да билгеле бер ритмга корылган: иртәне – кич, төнне – көн, җәйне кыш алыштыра. Кеше дә табигать баласы, аның да бөтен органнары хәрәкәттә – һәрберсенең үз ритмы: эчәклекнең, тукымаларның, сеңерләрнең... Һәм боларны кул белән тоярга мөмкин: тәнгә кагылуга, ул барысын да үзе сөйли – нәрсә әйтергә тели, шуны ишеттерә. Моңа тиз генә ирешеп булмый, билгеле. Пациентка, әйтик: «Умырткагызның муен өлешендә өч ай (алты ай, бер ел) элек шундый-шундый хәл булмаган идеме?» – дигән сорауны бирү өчен, берничә чакрым (!) муен капшарга кирәк. Аннары гына үзгәрешләрне тоя, «монысы – менә бу хакта, тегесе шуның турында сөйли» дип әйтә аласың. Ә пациент: «Бернәрсә булганын да хәтерләмим», – дияргә, икенче килгәндә исә: «Исемә төште!» – дип килергә мөмкин. Ул онытса да, тән тукымасының «хәтер»ендә барысы да саклана: «кысылу» да, бәрелү-сугылу да, тартылу да... Кеше көне буе эштә ничек утыра, ишек яки тәрәзә аның кайсы ягында, телефонга ул ничек үрелә – тән тукымасы боларның барысын да «хәтер»ендә саклый.

Бала да күп вакыт кайчандыр егылганын, бәрелгәнен оныта бит. Ә тән тукымасы «хәтерли». Организмның бу участогы (буыннар, мускуллар), үзе ничек эшләргә тиеш – шулай эшләвен дәвам итә алмый. Аның тирә-юнендә барысы да үзгәрә. Әйтик, бер мисал. Пациент аягы авыртудан зарлана. «Имгәткәнем дә юк, әмма нигәдер сызлый», – ди. Аның аягы исә умыртка сөякләре бер-берсенә карата дөрес тормаганга авыртырга мөмкин: чөнки шул сөякләр аркасында аяк үзенә тиеш булмаган функцияне башкара.
 

Умыртка баганасында – бүсер


Соңгы вакытта бик күп кешегә «умыртка баганасында бүсер» дигән диагноз куела. Замана чирләренең берсе инде бу... Хәер, алай дисәң, элек тә бил, арка дип җәфаланганнар. Авыр эш аркасында, бәлки, авыручылар күбрәк тә булгандыр. Әмма ул чакта диагнозны ачыкларга МРТ-диагностика уйлап табылмаган бит әле. Бүген әлеге чирне китереп чыгаручы төп сәбәпләрнең берсе – утырып эшләү, аз хәрәкәтләнү. Элегрәк: «Бухгалтер эше авыр», – диючеләргә, гел: «Көне буе ручка тотып утыруның ни авырлыгы бар?» – дияргә яраталар иде. Ничек кенә авыр әле?! Чыгып китеп, берәр физик эш башкарсаң, бу организм өчен күпкә файдалырак булыр иде. Иртәдән кичкә кадәр компьютер алдында утырган офис хезмәткәрләренең кул чуклары, терсәкләре авырта, баш миендә кан әйләнеше бозыла, остеохондроздан җәфаланалар...

Мондый очракларда, остеопатлар пациентларга... дүрт аякта абаланырга тәкъдим итә. Болай йөрү, гомумән, бөтен кешегә дә файдалы: умыртка баганасы кырыендагы гел хәрәкәтләнми торган мускуллар да хәрәкәткә килә. Күптән түгел телевизорда барган бер тапшыруда, дүрт аякланып йөрүне «ел ачышы» дип атадылар. Ул өлкән кешеләрнең хәтерен яхшырта: бу вакытта баш миенең ике ярымшары арасында бәйләнеш туа. Балалардагы яссытабанлылыкны, сколиозны, аякларның чалышлыгын шулай дәваларга мөмкин. Фитнес белән шөгыльләнергә, спортзалга йөрергә гел вакыт җитми безнең, ә бу күнегү исә аны да алыштыра ала: иртән торгач, һичьюгы ваннага кадәр мүкәләп барырга кирәк. Читтән караганда көлке күренсә дә, мүкәйли бирегез. Иң яхшысы: иртән һәм кичен 4-5 минут шулай йөреп алу.

Кеше күп вакыт үзенә үзе дә ярдәм итә ала. Башка табиблар кебек үк, остеопатлар да шулай дип саный. Дүрт аякта йөрү кебек гади генә күнегүләр тагын бар.

Менә берсе. Мин үзем аны татарча биюнең киресе дип атыйм. Иртән уянгач, урыннан да тормаган килеш, эчегезгә әйләнеп ятыгыз. Башны сул якка борып, сул кулның баш бармагын борынга таба каратып куегыз, уң аякны тезгә кадәр бөгегез. Аннан тиз генә уң кул һәм сул аякка алыштырыгыз, башыгызны уң якка борыгыз. Күнегүне ун тапкыр ясагач, азрак ял итеп алып, тагын кабатларга була. Бу көнне хәтерегез 5 процентка яхшырак эшләячәк.

Без бу күнегүне һәркемгә дә ясарга кушабыз. Әмма барысы да кешенең үзеннән тора. 12 яшьлек бер кызны алып килделәр. Аның әтисе элеккеге хоккейчы. Кызын да ул кечкенәдән спортка биргән. Бу бала җиңел атлетика белән шөгыльләнгән, чаңгыда йөргән – беренче урыннар яулаган. Буйга бик тиз үсеп киткән дә, физик күнегүләр аның организмы өчен авыр йөккә әйләнгән: 3 нче дәрәҗә сколиоз дип куйганнар иде аңа. Массажны шунда ук туктаттык – дөрес эшләнмәсә, бу очракта ул тагын да күбрәк зыян гына салырга мөмкин. Иртән мин аңа абаланып йөрергә, шушы күнегүне ясарга кушып җибәрдем. Спорт белән шөгыльләнгән кеше зарядка ясарга әзер бит ул. Икенче килүендә үк алга китеш сизелде, өченчесендә инде үзгәрешләр күзгә күренерлек булды.

Ә хәзер туры бер сызыкны күз алдына китерегез: аның бер ягында – сәламәтлек, икенче ягында – патология (нормадан тайпылыш, гариплек). Кеше уртада басып тора. Әгәр нинди дә булса бер фаҗигагә тарымаса, имгәнмәсә, гарипләнмәсә, ул шунда ук патология ягына күчми. Бу сызыкның кайсы ягына таба атлап китә – барысы да кешенең үзеннән тора. Элегрәк: «70-80 процент очракта үзенә бәйле», диләр иде, хәзер исә «90 процентка кадәр», диләр. Туры сызыкның «авыртулар» дигән ягына барганда, синең юлыңны кирегә борырлык әллә никадәр сәбәпләр, мөмкинлекләр очрый. Әгәр синең сукмагың бу вакытта «остеопат» дигән белгечнеке белән кисешсә, ул сине, һичшиксез, башка якка – сәламәтлеккә таба борып җибәрәчәк.
Остеопатлар безгә кайчан, ничек ярдәм итә ала? – http://http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=7296
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Наиләне шушында күрсәтелгән телефон буенча таба аласыз. Хәер, анда белгечләрнең теләсә кайсына ышанырга була.

    Хәзер укыйлар