Логотип
Арабыздан беребез

Авылның йөзек кашы

«Әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә, үзеңә дә рәхәт булсын өчен игелекләр кылып яшәргә кирәк». Хисмәтуллиннар гаиләсенең яшәү принцибы әнә шундый.

Җәй быел бик иртәләде. Чыннан да... май ахыры гына иде әле үзе. Ә эссесе үзәкләргә үтәрлек. Яшелләнеп килгән басу-кырлардан күз ала алмыйча, сокланып бара торгач, Чистай төбәгенә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Аннан без барасы авылга да ерак калмый инде. Әле ХVIII гасыр башларында ук барлыкка килгән ул җирлектә нибары 20 йорт булган, дип сөйлиләр. Салам түбәле бәләкәй генә өйләрнең тарихы бүгенгәчә кадерләп сакланган. Ул хәзер дә әнә авылга нигез салган Гаделша карт исемен йөртә.

Ата-бабалар нигезендә
Авыл капкасын үткәндә безне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның: «Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм; / Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...» дип, гасырлар да оныттыра, сызып ташлый алмаган мәгънәле сүзләре озатып кала. Биредә төп урам аның исемен йөртә. Булачак язма геройларыбыз –  Зөлфирә белән Мансур Хисмәтуллиннар да шул урамда яши булып чыкты. Авылга кереп ерак та китмибез, Мансур абый безне юл уртасына ук чыгып каршы ала. Машинадан төшүгә ул шундук со-раулар яудырырга керешә. Аннары җавап биргәнне дә көтмичә, артыннан ияртеп, ашыга-ашыга безне кырларга-басуларга алып чыгып китә. Үзе әйтмешли, «сәхрәгә». Шактый баргач кына төшенә башлыйбыз: барасы җиребез аның өчен изге дә, кадерле дә икән. Чакрымнарга сузылган кыр уртасында япа-ялгыз торган бәләкәй генә өй һәм аның каршысына куелган чатыр янына килеп туктыйбыз. «Элек бу урында Болгар авылы булган. Хатынымның әнисе дә шул авылдан, – дип сөйли башлый юлдашыбыз. – Күрәсез, монда хәзер бер йорт та калмады. Ә без менә улларым белән 10 гектар җир сатып алдык та, шушы корылманы салып куйдык. Дүрт ел элек ике гектар җирдә алма бакчасы һәм урман утырттык. Бу йорт һәм бакча гасырлар дәвамында ата-бабаларыбызга һәйкәл булачак. Бәлки әле кешеләр бу матурлыкка вакытлар үтү белән кире кайтыр!» – ди ул хыялга бирелеп». Әйе, берзаман әле күтәрелеп кенә килгән ул үсентеләрдән шаулап торган алма бакчасы үсеп чыгар. Бирегә ял итәргә килүчеләр шул хозурлыктан хәйран калыр. Мансур абый шулай ди бит әнә: «Монда авыл кешесе өчен ял итү урыны булачак», – ди. Әнә ул янә уллары белән чатырдан кул сузымында гына кибеп юкка чыга барган күлне чис-тарткан да, халык хәзер бирегә балык тотарга, су коенырга йөри.

– Безнең авылда җиде күл бар. Шуның бишесен «Мансур абый күле» дип йөртәләр, – дип сүзгә кушыла Гаделша Мәдәният йорты директоры Гүзәл Мусина. – Ул көн саен, елның кайсы вакыты булуга карамастан, күлдә су коена.
– Кыш көне дәме? – дим.
– Әйе, – дип элеп ала «бабай». – Туктарга ярамый. Югыйсә файдасыннан зыяны күбрәк.

Нәсел башлыгы
«Юкка гына нәсел агачы шәҗәрә дип аталмый. Бөтен яхшылык, изгелек ата-бабалардан, тамырдан килә. Мин – инде 70 ел буе нәсел башлыгы». Мансур Хисмәтуллин үзе турында шулай ди. «Сөйләсәң, китап язарлык», дип, азга гына балачагына да кайтып ала. Әтисе сугыштан кайтып, бары ике генә ел бәхетле гаилә тормышында яшәп кала. Туасы баласын да күрә алмыйча бакыйлыкка күчә. Әтисез үсүнең ни икәнен шул хәлдәгеләр генә аңлар. Ун яшен-нән борчак чабулар, чөгендер басуында эшләүләр, бер йомырканы 24 кә бүлеп ашаулар... берсен дә онытмаган ул. Әнисе Хәтирә апа аны: «Улым, кешедән бер бармак калынлыгы гына булса да түбән булып сөйләш», – дип өйрәткән. Һәм ул бу сүзләрне гомергә истә калдырган. Дөресрәге, тормыш кагыйдәсе итеп алган. Балалар белән – балаларча, өлкәннәр белән өлкәннәрчә сөйләшкән Мансур абыйга нинди генә исемнәр тагып бетермә-гән авылдашлары. Ул – «Безнең бабай» да, «Әлмәндәр бабай» да... Ул – Гаделша аксакал» да. Бу сүзләрнең мәгънәсенә тора-бара төшендек анысы. Үзе зирәк, үзе җор телле, көлдерә дә белә, кайчак уйга да калдыра. Үзе, җитмәсә, исеме республикага танылган күренекле эшмәкәр дә әле. Эшләү дәверендә алган дәүләт бүләкләрен саный китсәңме... Авылдашлары әйткәнчә, «Ой, бик күп...»  Ул – «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре», Россиянең «атказанган фермер»ы... Әйе, әйе, сигезенче сыйныфны тәмамлап, хезмәт юлын үлчәүче, тракторчы эшеннән башлап читтән торып башта авыл хуҗалыгы техникумын, аннары Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, агроном вазыйфасыннан, агросәнәгать өчен иң авыр һәм катлаулы елларда Чистай муниципаль районының Тукай исемендәге колхозында җитәкче урыннарда эшләгән хөрмәтле Мансур Зиннәтуллович 2010 елда, пенсиягә чыгарга ике ел кала, үзенең фермер хуҗалыгын ачып җибәрә. Яраткан эше – орлык үрчетү, күпьеллык үләннәр үстерү белән шөгыльләнә башлый. Аның бугенге көндә 500 гектардан артык җире генә бар. Күптән түгел генә 70 яшен тутырган «бабай»ның йөгереп кенә йөрер чагы әле.

Иң мөһиме: Мансур Зиннәтулловичның үрнәге башка авылдашларына, бигрәк тә яшьләргә аның кебек мөстәкыйль эшли башларга этәргеч булган. Әлбәттә, башта алар җирдә эшләргә өйрәнгәннәр, тәҗрибә туплагач, үзе шикелле крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәргәннәр. Хәзер 400 дән артык хуҗалыгы булган Гаделшада үз эшен башлаган 12 фермер бар! Гомумән, авыл халкының тырышлыгына, үҗәтлегенә хәйран калдык. Кая карама, мал-туар көтүләп йөри. Иң кызыгы: көтүчесе юк. Маллар йөри торган биләмәләрне электр чыбыклары белән әйләндереп алганнар. Әнә шул икән инде хәзер көтүче...

«Хатыннан уңдым»
Бу сүзләрне Мансур Хисмәтуллин эчке бер дулкынлану, тирән горурлык хисләре белән әйтә. «Зөлфирәм гомер-гомергә әз сөйли, күп эшли торган намуслы, тугры, чиста кеше булды, – ди ул. – Балаларны да ул тәрбияләде. Мин эшкә иртәнге дүрттә чыгып китәм дә, кичен генә кайта идем», – дип тә өсти. Уенчык төсле матур йортның бакчасында йөргәндә дә, хуҗалыкның умарталыгын караганда да янәшәбездә дәшми генә йөргән Зөлфирә ханым: «Мансур бит ул халык белән эшләде,  авыл өчен тырышты, – дип, аны яклыйсы итә. – Без әтисез үстек, – ди ул сүзен дәвам итеп, – гаиләдә җиде кыз бала... Әни безне бөтен эшкә өйрәтте: шәл дә бәйләдек, мал да карадык, җәй көне арбага җигелеп печән ташый торган идек. Авыр иде хәлләребез. Ләкин кешедән ким яшәмәдек. Институтка керү турында хыялланмадым да. Бөгелмәдә бухгалтерлар курсларында укыдым да гомер буе бухгалтер булып эшләдем».

– Җиде кызның җидесе дә бик уңган, – дип җөпли хатыны сүзләрен Мансур Зиннәтуллович. – Кияүгә дә үзем бирдем аларны (елмаеп куя).
– Умартаны кем карый? – дим.
– Кече улыбыз Марсель карый. Кайта алмаса, без инде, – ди Зөлфирә ханым. – Аларның да вакытлары юк хәзер. Икесе дә җаваплы эштә бит.

Әти малайлары
Зөлфирә белән Мансур Хисмәтуллиннар, авылдашлары әйтмешли,  искитмәле ике акыллы, ярдәмчел малай тәрбияләп үстергәннәр. «Нинди генә догалар укып үстерделәр икән аларны!» – дип гаҗәпләнеп бетә алмыйлар. Мәктәп, авыл тормышына зур кызыксыну күрсәтеп үскән егетләр бүген үзләре яратып, сайлап алган эшләрендә зур дәрәҗәгә – уңышларга ирешкәннәр. Марс һәм Марсель Хисмәтуллиннар икесе дә Казан дәүләт аграр университетының аспирантурасын тәмамлаган. Икесе дә – фән докторлары. Олы уллары Марс Мансурович бүген «Татмелиоводхоз» идарәсен җитәкли. Әле күптән түгел аңа «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Марс Мансурович Хисматуллин Олы уллары Марс гаиләсе белән

 

Марсель Мансурович Хисматуллин Кече уллары Марсель гаиләсе

Кече уллары Марсель – профессор Марсель Мансурович – Казан дәүләт аграр университетында кафедра мөдире. Алар икесе дә Россия Федерациясе агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәрләре. Ни дип әйтәсең инде моңа?! Алма алмагачыннан ерак төшми. Әти малайлары...

– Аларның эшләмәгән эшләре юк, – дип, янә сүзгә кушыла Мансур абый. – 70 нче елларда бездә агач осталары яшәгән иде, – ди ул үткәннәргә кайтып. – Алар балалар бакчасында әкият шәһәрчеге ясап куйдылар. Өч ай булдылар бугай алар... Марсны өйдә күрмәдек тә шул чагында. Ул гел шул осталар янында буталды. Мавыгып китте. Агач эшенә уянган мәхәббәте гомер буе сакланды аннары. Хәзер әнә шул эшне балалары – минем оныкларым Марат белән Азалия дәвам итә. Татар бизәкләрен, орнаментларын өйрәнәләр. Бер сүз белән әйткәндә, милли гореф-гадәтләрне яңарталар. Гаделша урамындагы өйләргә, коймаларга игътибар иттегезме?!  Күбесе алар кулы белән эшләнгән, алар иҗаты, – дип горурланып та ала дәү әти. – Безнең биш оныгыбыз бар. Җәй айларында алар җыйнаулашып безгә кайта. Ял да итәләр, өйдә дә булышалар, печән дә әзерләшәләр, коймаларны да бизәклиләр. Нинди эш бар, барысына да җитешәләр.

Хәйрия эшләре
«Үзеңә ни телисең, башкаларга да шуны телә. Һәм булдыра алганча ярдәм ит. Шул чагында тормыш та җиңел һәм матур булыр. Улларымны да шуңа өйрәттем...» Монысын да «безнең бабай» әйтә. Ярдәм сорап килгән кешене ул беркайчан кире бормас. Печәнен, саламын өеп бирер. Үзенә калмаса калмас, әмма сораганга бирмичә җибәрмәс. Бар сүзе – ал да, ал аның. «Ашлыкны җыеп бетергәч, өлкәннәргә, ялгызакларга гошер сәдакасы өләшә. Үзе таратып йөри», – дип, тагын бер гаҗәпкә калдыра күршеләре.
Ярты авыл умарта тота. Йөзәр баш асраучылар бар икән. Аңлавыбызча, берсенең дә кырда чәчәк үстерәсе килми. Әлбәттә инде, бөртекле ашлык, печән җыеп аласы килә. Ә менә Мансур Хисмәтуллин үз кырларында бөтен авыл умарталары өчен баллы үләннәр чәчә.

– Мансур абый гына түгел, уллары Марс белән Марсель дә нык ярдәм итә, – дип сөйли Чистай районының авыл клублары директоры Ольга Рыжова. – Гаделша авылының Мәдәният йорты бик искергән иде. Клубсыз калу ихтималы да бар иде. Марс белән Марсель Хисмәтуллиннар безгә капиталь ремонт белән ярдәм иттеләр. Әнә хәзер гөрләп эшли. Кешенең өзелгәне дә юк.

Алар башкарган игелекле эшләрне санап бетерерлек түгел. Үзләре укыган мәктәпне дә онытмыйлар. Музейдагы экспонатлар, фильмнар да – аларныкы. «Гаделша авылы елъязмасы» китабының иганәчесе дә Хисмәтуллиннар гаиләсе! Алай гына да түгел, авыл халкы бәйрәмнәрне оештыруга ярдәм итүләре, тормышларын ямьләндерүләре өчен аларга бик рәхмәтле. Күпме сазлыклар киптерелгән, күлләр чистартылган, урманнар утыртылган, артезиан коелары казылган шушы игелек ияләре ярдәме белән. Тикмәгә генә «авылыбызның визит карточкасы» дип атамыйлар шул Хисмәтуллиннар йортын.  

Биш вакыт намазда
– Безнең һәр гаиләдә Коръән иң кадерле урында саклана. Гаилә ядкаре дә бар. Ул – Хисмәтулла бабайның XIX гасырдан калган Коръән битлә-ре, – дип искә ала Мансур Хисмәтул-лин. – Әле дә хәтеремдә, мин кечкенә чакта безнең өйгә авыл бабайлары кичке намазга җыела иде. Алар килүгә өйне җыештырып куям да көтәм. Киләләр, укыйлар да миңа бер тиен акча биреп, рәхмәт әйтеп, кайтып китәләр. Мин дә алар белән бергә Коръән сүрәләрен яттан өйрәндем. Коръәннең һәр сүрәсе дөрес итеп яшәргә өйрәтә. Шуны онытмаска кирәк. Без барыбыз да биш вакыт намазда. Хаҗга да икешәр мәртәбә барып кайттык инде.

– Марсельнең институтта укыганда ук дин юлыннан китәргә теләге бар иде. Дин юлында гаиләңне туендыра алырсыңмы? Икенче һөнәрең итеп сайларсың, дип киңәш бирдем, – ди үткәннәргә кайтып Зөлфирә ханым. – Тик ул үз дигәнен эшләмичә калмый. Казанга бару белән имтиханнар тапшырып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә дә укырга кергән. Мәдрәсәдә укый башлауга диннең гаделлеккә, яхшылыкка, әти-әнине хөрмәтләүгә өйрәткәнен аңлатканнар да, өйгә кайткач, «рәнҗеткән булсам», дип, бездән гафу үтенеп ята. Марсель мине хаҗга алып барды. Кулларымнан гына тотып йөртте. Җил булса, сөлгесен җилкәмә сала, кояш кыздырса, зонтик тотып бара. Улымның миңа күрсәткән кадер-хөрмәтен күрүчеләр Аллаһы Тәгаләдән үз балаларының да шәфкатьле булуларын сорап елыйлар иде.

...Ә бервакыт алар гаилә киңәшмәсендә авылның Сөләйман мәчетен торгызуда ярдәм итәргә карар кылалар. Бу эшкә бөтен авыл халкы кушыла. Мансур Зиннәтулла улының бертуган апасы шунда балалар һәм яшүсмерләр өчен мөселман мәктәбе ачып, ун елдан артык ислам нигезләрен укыткан, Коръән укырга өйрәткән. Кызлар анда кул эшенә, ә малайлар слесарьлык һәм балта остасы эшләренә өйрәнгәннәр. Ә хәзер бу игелекле эшне күрше авылдан Мәликә Галимова белән укытучы Әнисә Рәхмәтуллина дәвам итә. Авылдашлары Рамилә Әхмәтшина Коръән укырга өйрәтү буенча онлайн-төркем оештырган. «Безнең бабай» исә мәчетнең фундаментын салдырган, манарасын ясаткан, түбәсен калай белән яптырган. Хәзер ул бөтен куәтенә эшли дисәк тә була. Халык аны даими карап, кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Ел дәва-мында мәчеттә төрле бәйгеләр оештырыла. Ә бу чараларның меценаты кем дип уйлыйсыз инде?! Әйе, янә Хисмәтуллиннарның улы Марс Мансурович! Юкка гына аңа 2018 елда «Ел хәйриячесе» («Благотворитель года») дигән мактаулы исем бирелмәгән бит.

...Ишеткән-күргәннәребезне кат-кат күңел аша үткәрә-барлый, кайтыр юлга кузгалабыз. «Мин үзем-нең данлыклы, кодрәтле нәселем белән горурланам! Без Зөлфирә белән бик күп мактаулы исемнәргә, бүләкләргә лаек булдык. Ләкин безнең өчен иң кадерлесе – дәүләт дәрәҗәсендәге уллар тәрбияләгән өчен Рәхмәт хаты булды», – дип озатып калды безне гаилә башлыгы. Шул буладыр инде ул нәсел язмы-шының кайтавазы. Югыйсә аларны авылның йөзек кашына тиңләмәсләр иде.

Фото: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар