Логотип
Актуаль тема

Итәк кигән гладиаторлар

Күрдек тә тел шартлаттык. Кайбер авылларның Сабан туенда хатын-кызларыбызның көрәшкә кереп бил алышуын, ике кулына ике машина тәгәрмәче тотып чабуын, иске машинага җигелеп тартуын, потлы гергә бәйләгән яулыкны тешләре белән күтәреп, түгәрәк буйлап әйләнүен... Инстаграм бу мизгелләрне көне-сәгате белән онлайн күрсәтеп барды. Чәчләр тузгый, көрәшергә уңайлы булсын дип кигән арзанлы футболка тирләп аркага ябыша, күкрәкләр атлаган саен гәүдәдән аерылам-аерылам дип селкенә, сыланып торган ыштан менә ертылам, менә ертылам дип тартыла, чигә  буйлап шыбырдап тир ага, тамырлар шартлардай булып бүртә, күзләр чыгардай булып акая, ә иң мөһиме: карашларда хайвани дәрт барлыкка килә! 
 
Мәйдан да хайвани ләззәт кичерүдән үкерәме? Футбол стадионнарында яки борынгы Римдагы гладиаторлар сугышы вакытындагы кебек халык көч биреп, теләктәшлек белдереп торамы, диюем. Юк, әллә ни түгел. Бу җәһәттән Сабантуй мәйданы икегә бүленә: берәүләр көч биреп тора, икенчеләре йөз җыера. Һәртөрле күренешне киңкүләм мәгълүмат чаралары аша үзләштерергә ияләшкән халык әлегә дәшми. 
Хатын-кызларны Сабантуй мәйданына көрәшкә керергә яки ат урынына җигелеп, машина өстерәргә нәрсә мәҗбүр итә? Авыр тормыш мәшәкатьләреме? Ә бәлки Сабантуйда җиңеп алган бүләк кызыктырадыр? Карагыз, менә мин нинди сәламәт, дип, үзеңне күрсәтәсе килү теләгедер? Сораулар күбәйгән саен риторик төсмер ала бара. Ә нәтиҗәләр еш кына табибка мөрәҗәгать итү белән тәмамлана: сынган колаклар, аяк-куллар, эчке органнардагы проблемаларның ялкынсынуы, умыртка баганасына көч килүләр... Өстәвенә, репутация дигән нәрсә бар бит әле: очрашканда, ир-егетләр урамның икенче ягыннан үтүне куркынычсызрак күрә, бала-чага әниләренең итәгенә сырыша, әби-чәби авыз эченнән генә дога укый башлый... 
 
«Pane e circenses!» 
Бездә Сабантуй регламентын кем билгели? Оештыручылар. Ә оештыручылар кемнәр? Чынлыкта, Сабантуй – традицион бәйрәм, аның алдан расланган бернинди регламенты да юк, димәк, ул традиция буенча үткәрелергә, шуннан тайпылмаска тиеш. Ә традиция шундый: татарларда хатын-кызлар беркайчан да көрәшмәгән. Мин моны белеп әйтәм, чөнки минем әти тарих фәннәре докторы, профессор Сәлам Алишев, татар халкы һәм Идел буе халыклары тарихын өйрәнгән галим буларак, бу турыда хезмәтләрендә бер сүз белән булса да әйтер иде, – ди бу күренеш турында психология фәннәре докторы, профессор Булат Алишев.

Сабантуй – русларның Масленицасы, Бразилиянең Карнавалы кебек – чын мәгънәсендә халык бәйрәме ул. Анда кунаклар юк, һәркем бәйрәмнең хуҗасы... булырга тиеш. Тарихчылар әйтүенчә, Сабантуйның меңьеллык тарихы бар. Вакытлар узу белән традицион бәйрәмнең эчтәлеге үзгәргән.  Мәсәлән, уңыш ияләренә ботка пешерү этабы төшеп калган. Татарстанда ул рәсми бәйрәм статусын алгач, Сабантуй авылларда һәм районнарда бер үк вакытта үткәрелә башлады, уеннар, ярышлар бердәй форма алды. Капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, әтәчкә менү, ат ярышы һәм көрәш – болар бәйрәмне Сабантуй итә торган төп уеннар. Соңгы вакытта исә мәйдан халкын шаккаттыру өчен оештыручылар нинди генә ярыш төрләре уйлап чыгармый! Хатын-кызларның машинага җигелеп тартуы да, тәгәрмәч күтәреп чабуы да, көрәшүе дә – шул сериядән. Бу урында «Йә, кемне шаккаттырдылар инде?» дигән сорау туа. 

Борынгы Рим хөкүмәте гади халык өчен цирклар, гладиаторлар сугышы, хайваннар сугышы кебек шоу-тамашалар оештырып, аларга бушлай арзанлы ризык – ипи, шәраб, май өләшүне актив куллана торган булган. Шулай итеп ул тыныч, хыялдагы имин тормышны тудырырга тырышкан. «Ипи һәм тамаша!» дип, халык мәйданга агылган. Соңгы елларда Сабантуйларның аутентик нигезен бозып, берсен-берсе уздырып, шоу ясарга тырышучы оештыручылар әнә шулай Борынгы Рим  сәясәтчеләрен хәтерләтә. Югары рейтинглы шоулар, кыска вакытлы дан һәм табышка өмет итеп, чама хисен югалту җәмгыятьтә түбән инстинктларның өскә чыгуы турында сөйли. Беренчедән, оештыручыларның милли бәйрәмебез Сабантуйны рейтинг яки дан өчен кулланырга хакы бармы? Икенчедән, ни өчен гладиаторлар ролендә хатын-кызлар? 
  
Эмансипация
–  Бүгенге көндә Сабантуйда хатын-кызларның көрәшүе кемнеңдер лоббие буларак бара, ә оештыручылар моңа юл куя. Хатын-кызларның көч кулланыла торган спорт төрләре белән шөгыльләнүен шәхсән үзем дөрес түгел дип саныйм. Ләкин мин ир-ат буларак аларның... «юләрләнүен» тыя алмыйм. Алла хакы өчен, юләрләнәселәре килә икән... Безгә, ир-атларга, хатын-кызларның Сабантуйда ат урынына җигелүе дә, көрәшүе дә кирәкми.      
Күрәсең, бу эмансипациянең бер өлешедер. Гиперкомпенсация дигән феномен бар. Озак вакытлар нәрсәдер рөхсәт ителмичә тыелып килә икән, билгеле бер чиккә җиткәч, ул агым булып бәреп чыга һәм чаманы югалта. Хатын-кызларның да феминистик дулкында ирек даулавы, яулавы әлегә ажиотаж ноктасында. Үтәр вакыт, алар тынычланыр, барысы да үз ярларына кайтыр. 

Бу – иҗтимагый аң өлкәсенә карый торган мәсьәлә. Хатын-кызның башына нинди уйлар килсә дә, без аны туктата алмыйбыз инде. Хатын-кызлар тәмәке тарта, аракы эчә, сүгенә, шулай ук көрәшә дә. Әгәр дә мин бүген плакатлар тотып: «Көрәшмәгез!» дип урамга чыгам, тавыш күтәрәм икән, хатын-кызлар үзләре үк мине дошман дип игълан итәчәкләр, – дип шәрехли мәсьәләнең бу ягын Булат Сәлам улы.

Ир-атлар үзләре үк «хатын-кыз – ул хәзинә, аны сакларга, якларга, кайгыртырга кирәк», ди. Ул чагында ни өчен хатын-кызлар үзләренең хәзинә икәнен онытып җибәрә соң? «Сез хәзер ирекле, ир-ат белән хатын-кыз хокуклары тигез», дигән ярлык белән ирләр җаваплылыктан кача. Ә хатын-кыз баласын таба да, тәрбияли дә, үстерә дә. Хезмәт хакы аз булган эшкә урнаша, икенче бер ир-ат кул астында эшли. Завод цехларына бара, әрҗә күтәрә, төзелештә бил бөгә, офисларда кәгазь эшенә чумып утыра, йорт сала, ипотека түли – булдыра, ир-ат белән бертигез эшли. Ә нигә эшләмәскә, тигезлек бит! Шул рәвешле хатын-кыз финишы булмаган чабышка чыккан чабышкы хәлендә яши: туктый да, алга да чыга алмый. 

Дөньяның кайсы гына цивилизация тарихына тукталмыйк, барысында да хатын-кыз ир-ат канаты астында яши. Хатын-кызны һәрвакыт ана буларак, наз чыганагы, гаилә җылысын саклаучы буларак олылаганнар. Башта әтисенең кызы, абыйсының сеңлесе, аннан соң ана һәм ир хатыны итеп кадерләгәннәр. Ул бүген дә шулай: хатын-кыз – әни дә, апа да, сеңел дә, хатын да, әби дә. Аңа бүген дә – бөтен әхлакый кануннар, гореф-гадәтләр асты өскә килгән заманда да  ир-ат канаты астындагы күләгә җитми. Феминизм – ир-атларның җавапсызлыгына каршы тору буларак барлыкка килгән агым ул. Шуңа да феминизм шаблоннары астында хатын-кызны мәсхәрәләргә кирәкми. Үзен ир дигән ирнең кайсы әнисен, балаларының әнисен яки сеңлесен мәйданга чыгарырга риза булыр иде? Үзен хатын-кыз дигән хатын яки кызның кайсысы мәйданда гавамның түбән инстинктларын канәгатьләндерергә алынсын? 

Халкыбызның йөз аклыгы булган Сабантуйны шоу көненә калдырмый гына үткәрергә ярыйдыр бит? Әлеге дә баягы йөз аклыгын югалтмый гына... 
 

Сабантуй-пати
– 1985 елларда миңа кадәрге авыл советы рәисе Сабантуйны үзенчәлеклерәк итеп үткәрү максаты белән хатын-кызлар көрәше керткән. Шуннан бирле Күгәрчен хатын-кыз көрәшчеләре белән танылу алды, – дип сөйли Балык Бистәсе Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин. Ул бу вазыйфада 1999 елдан бирле эшли. Бу урында Күгәрченнең шәл бәйләүче кызлар-апалар авылы булуын да искә төшереп үтәсе килә. – Быел Сабантуй Ураза гаетенең икенче көненә үк туры килгәч, көрәшкә хатын-кызларны кертмәдек. Алга таба күз күрер, чөнки элегрәк елларда утызлап хатын-кыз көрәшкә керә иде, тора-бара азаеп, хәзер инде 7-8 генә калды. Мамадыш, Теләче районыннан хатын-кызлар көрәшкә килә иде. 2008 елда җырчы Салават махсус хатын-кызлар көрәшен карарга килде. Һәркайсына үзенең бүләкләрен тапшырды. Салават призына дигәч, бик күп катнаштылар ул елны. Хәтта сумо ярышы да оештырган булды. Хатын-кызлар көрәше өчен махсус киемнәр тектерделәр. Мәйданда шул киемнән чыгыш ясыйлар. Нәкъ менә хатын-кызлар көрәшкәнне карарга дип Күгәрчен Сабан туена халык күп җыела, түрәләр дә килә иде. 
Альберт Тәлгать улы бу күренешнең вакытлы булуын таный. Яшь кызларның көрәшәсе килеп тормый, ди ул. Яшь кызларның хатын буласы бар шул әле... 
 
«Булдырам бит!» 
Ә менә 17 ел рәттән батыр калган Фәния Җәләлова, Сабантуй алдыннан  күңел җилкенә, ашкына башлый, ди:
 – Көрәшергә дигәндә, каннар кыза, йөрәк алгысый башлый. Көндәшне алып салуның рәхәтлеге ни тора! Әнә, Салават килгән елны бер ай элек кенә операция ясаткан идем. Шул килеш көрәшеп, батыр калдым. 
Һәр сүзеннән сизелә: Фәния апада спорт дәрте, спорттагыча комарлык ташып тора.  Ә бит бер ел элек кенә мәрхүм булган әнисенә дә башка көрәшмим, дип сүз биргән. «Кызым, көрәшмә дип әйтмим, имгәнерсең, дип куркам», – дип әйтә торган булган әнисе. Ләкин Сабантуй мәйданына җитүгә кан үзенекен иткән. Аллага тапшырдым инде, ни булса – шул, дип, көрәшкә кердем һәм беренче урынны алып кайттым. Менә быел булмады, бик кыен хис иттем үземне», – дип, әле дә юксыну белдерә көрәшче апа. Үзе кыз вакытыннан бирле көрәшә, абыйсы да, энесе дә көрәшчеләр икән. «Кызларым да көрәшеп карады, хәзер кермиләр инде», – ди ике кыз әнисе Фәния апа. 
– Аларга да рөхсәт итәр идегезме? – дип сорыйм, үзем дә ике кыз әнисе буларак. 
– Үзләре карасын, теләкләре бар икән, мин ничек итеп каршы килә алыйм инде? Үземнән беләм: андый вакытта тыюның мәгънәсе юк. 
– Имгәнүдән дә курыкмыйсызмы?
– Анысын уйлап, куркып торасың икән, көрәшкә кермә инде син, наный! – Фәния апаның «наный» дип йомшак итеп сөйләшүе бөтенләй эретеп җибәрә. Бер яктан караганда, минем белән «меңнәрне егардай» батыр сөйләшә, икенче яктан – йомшак сүзле, назлы авыл апасы. 
– Көрәш барыбер хатын-кыз шөгыле түгел инде, «вата» бит ул... 
– Наный, хатын-кыз теләсә кайсы авыр хезмәттән ватыла. Көрәштән соң да тән бер көн авыраеп тора, ял иткәч үтә ул. Ә без – авыл кызлары, авыр эш эшләп үстек. Син – кыз бала, авыр эшкә тотынма, булдыра алмассың, дигән кеше булмады.
Фәния апаның сүзләрендә гап-гади хаклык ята. Әйе, җыйнак гәүдәле гап-гади авыл апасы ул. Бүгенге көндә Балык Бистәсендә яшәп ята, пилмән бөгүче булып эшли. Ә күп еллар элек беренче тапкыр көрәшкә дә «Булдыра алам!» дип кергән... 
 
Россия Көрәш федерациясенең башкарма директоры Булат Хәбибрахманов: 
Милли көрәштә хатын-кыз көрәшчеләр бар анысы. Алар спортның бу төре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәләр. Бөтен дөньяда көч кулланыла торган спорт төрләре буенча хатын-кызлар өчен аерым турнирлар үткәрелә. Шуңа да татарча көрәш буенча да турнир оештыру турында сүзләр йөри. Секция ачу турында уйлаган бар. Бу милли көрәшне тагын да популярлаштырырга мөмкин. Ә менә Сабантуйларда көрәшкән хатын-кызларга килгәндә, монда безнең катнашыбыз юк. Бу Сабантуйларны оештыручылардан тора. Шулай ук гер, штанга күтәрергә кергән хатын-кызлар да була анда. Кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар