Популяр алып баручы, ди-джей, шансон башкаручы, туй мәҗлесләрен ямьләндереп җибәрүче тамада... Ә минем өчен курсташ һәм коллега
Зөлфәт Зиннуровның бүген туган көне!
19 ноябрьны Зөлфәтнең үзенә караганда да дуслары күбрәк көтеп аладыр, мөген. Беренчедән, аның туган көне, һичшиксез, үзе бер вакыйга, икенчедән, Зөлфәт – искиткеч тугры, шәп дус! “Дус дигәндә, аяк идәндә” – бу сүзләр аңа 100% туры килә. Шуңа да яраткан дуслары аны чын күңелдән котларга, гомер бәйрәмендә тагы бер очрашып, рәхәтләнеп аралашырга ашкына.
Ачык йөзле, эчкерсез, шаян, тапкыр сүзле Зөлфәт таныш булмаган кешене дә үзенә карата белә. Кая гына килеп кермәсен, иң караңгы бүлмә дә шундук яктыра, дөньядагы иң күңелсез коллектив та җанланып китә. Кәефләрне төшерүче тынлык бозыла да, кинәт шаяру, бәхәсләшү, фикер алышу башлана!
Аның активлыгына сокланмыйча мөмкин түгел! Студент чакта ук Зөлфәт үзен 70 төрле яктан сынап карый: ул яшьләр тапшыруына сюжет төшерә, яшүсмерләр журналына мәкалә яза, татар яшьләре өчен дискотека оештырып, үзе пульт артында бию көйлөре куя, радиода төнге эфир алып бара ... Шул чакларда бик күпләргә Зөлфәтне үрнәк итеп куйганымны хәтерлим!
Бүген сиңа, Зөлфәт, 34 яшь! Ә син һаман шул ук студент кебек: һәрчак көләч йөзле, шат елмаясың, һәркая өлгерергә тырышасың, тормышның ямен-тәмен белеп яшисең! Туган көнең котлы булсын! Синең һәрвакыт шундый тырыш, оптимист, ярдәмчел, җор күңелле кеше булып калуыңны телим!
Комментарий юк