Логотип
Поздравления

​Зөлфия апаны юбилее белән котлыйбыз!

Зиляра РАФИКОВА.
Башкортстан, 
Шаран районы,
Яңа Тамьян авылы.

Авырлыкларны җиңә белә торган, сабыр, түзем Зөлфия апама 1 гыйнвар көнне 80 яшь тула!

Бу котлаулар сиңа булсын апам, 
Сиксән яшь ул – гомер көзгесе. 
Бар тормышың уч төбендә кебек, 
Яшәешкә кергән көз төсе. 
Матур үтте яшьлек мизгелләрең, 
Гаиләңдә хөрмәт казандың. 
Туган җанлы булганыңа һәрчак, 
Аштан өзелмәде казаның. 
Кайчан гына сиңа барып кермә, 
Нур балкыды синең йөзеңдә. 
Кунакчыллык синдә тумыштандыр, 
Тоела ул һәрбер сүзеңдә. 
Җылы сүзләреңнән җан эресә, 
Ләззәт бирә тәмле ризыклар. 

Зөлфия апа! Сиңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык телибез! 
Котлавыбыз – барлык гаиләбез исеменнән.  


 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар