Логотип
Поздравления

Юбилеең белән котлыйбыз, Фирдәвес!

Журнал кулга эләгүгә, тизрәк битләрен актаралар, таныш журналистларның исемнәрен эзли башлыйлар, укыйлар, мактап алалар – гадәти күренеш. Ә арадан беребезнең эше менә тыйнак кына «пәрдә артында» кала. Анысын үзебез генә беләбез, үзебез генә күрәбез. Һәр бит, һәр җөмлә, һәр сүз, аның күз нурлары аша үтә дә, «висящий строкаларсыз», «чыктым аркылы күперләрсез», аңлаешсыз гыйбарәләрсез генә журналга «конфет» булып керә дә утыра. Бу эшне «Сөембикә» журналының корректоры, Татарстанның атказанган матбугат һәм коммуникацияләр хезмәткәре Фирдәвес Исмәгыйлева башкара. Әллә нинди катлаулы юллар үтеп, язмаларның журналга әверелү процессын башыннан ахырынача җиткерүче инженер кебек ул.

Без үзебез дә журналның өр-яңа санын вакытны ашыктырып, кыбырсып көтә башлыйбыз. Фирдәвеснең сигнальный саннарны цехтан алып менгән көн бәйрәм кебек – редакциядәге иң рәхәт мизгелләр! Менә ул балкып, безне типография исен затлы хушбуй исе итеп тоярлык дәрәҗәгә җиткереп, буявы әле кибәргә дә өлгермәгән журналлар белән сөендерә. Чын дөресе – Фирдәвес үзе дә тылсымчыга тиң ул! Редакция белән типография арасында вәкаләтле илче булып, кичә тапшырган журналны могҗиза рәвешендә икенче көнгә бастыртыртып алу кадәресен дә бары Фирдәвес кенә башкара ала! Дипломатиясе дә, үҗәтлеге дә, тәмле теле дә, җайлап сөйләшә белүе дә бергә кушыла! Менә шундый булган ул!

Фирдәвеснең эштәге гөлләре кышын да шау чәчәктә утыра. Ул яздан карлы көзгәчә редакциягә бакчасыннан сиреньнәр, нәркис-лаләләр, пион-кашкарыйлар ташый. Ул пешергән өчпочмак-гөбәдияләрнең тәме!.. Юк, аны авыз итеп карарга кирәк!


 

Ул – «скорая помощь»: кемгә нинди ярдәм кирәк, кемгә нинди дәва – Фирдәвес йөгерә-чаба, эзли-таба – булыша!

... Яңа елда барыбызга да беренче смс котлауны, әлбәттә, Фирдәвес юллаячак. Без инде моңа күнеккән. Бу юлы менә үзебез котлыйк әле юбилярны!

Сәламәтлек, күңелле мәшәкатьләр, шатлыклар гел янәшә булсын! Һәрвакыт шулай позитив, уңай энергетикалы, яшь булып кал! Яраткан эшең тормышыңа ямь өстәсен!

Бәхетле бул, Фирдәвес!


 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар