Логотип
Поздравления

Яраткан кешеләрең, яраткан чәчәкләрең гел яныңда булсын, Фирдәвес!

Максатчан, тырыш, төгәл, тәвәккәл, үҗәт, хуҗалыкчыл, лидерлык сыйфатлары да бар үзендә… Редакциябездәге Кәҗәмөгезләр болар. Шуларның берсе – әлбәттә, Фирдәвес! Бүген аның Туган көне! Өчпочмак, гөбәдияләрен пешереп, Кама Тамагы болыннарыннан җыйган мәтрүшкәләре белән тәмле чәйләрен ясап, Илдарын, кызларын, оныкларын сыйлыйдыр. Ылыс исе таралган өйләренә Фирдәвеснең яраткан чәчәкләрен күтәреп кайтканнардыр. Һәр нәрсәдә камиллеккә омтыла торган Фирдәвесебез матур табын коргандыр. Үзе, мөгаен, кызыл күлмәктәндер… (Әллә ялгыштык микән?) Һәрхәлдә, кызыл төс килешкәнен, кызылны яратканын беләбез. Бәйрәмең белән котлыйбыз, Фирдәвес! Яраткан кешеләрең, яраткан чәчәкләрең гел яныңда булсын!

Син безнең өчен чып-чын «Скорая помощь»! Кемгә нинди ярдәм кирәк – «Ашыгыч ярдәм» булып, син йөгерәсең! Вак-төяк йомышларны үтәүне дә, язмыш хәл ителердәй үтенечләрне башкарып чыгуны да син генә ерып чыга аласыңдыр! Кемгә – табибка күренергә, кемгә – баласын бакчага урнаштырырга, кемгә – документларны тизләтергә… Барысына да сүзең үтә!

Ә феноменаль хәтерең менә хәйранга калдыра! Кайчандыр журналда чыккан язмаларны тилмереп эзләгәндә, аяклы энциклопедия булып, кайсы елны, кайсы санда, ничәнче биттә чыкканын һич ялгышмый әйтеп бирәсең!

Бик таләпчән корректор дигән даның таралган. Кереш сүз, эндәш сүзләр, иярченле кушма җөмлә, фигыль формалары, сыйфат дәрәҗәләре буенча шундый итеп бирәсең дәресне, тел гыйлеме профессорларыннан «5»ле алган журналистлар югалып кала хәтта!

Чәчәкләр, табигать, җыр, театр, матурлык дөньясы кешесе син, Фирдәвес! Шуңа үзең дә, дөньяң да матур, җайлы. Шул рәхәт дөньяда сәламәт булып озак-озак яшәргә язсын сиңа!

Яратып, «Сөембикә» кызлары.
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар