Логотип
Поздравления

Яңа ел белән!

Тагын бер ел китабының соңгы битләрен ябабыз... Иң матур хыяллар, кадерле минутлар, көтелмәгән шатлыклар, күңелле хәбәрләр белән тулы тагын бер ел артта калды. Сизеп торам: тукта, ә югалту-сагышлар диясегез киләдер. Әйе, алары да шактый булды... Һәркемнең шәхси кайгы-борчулары да, җәмәгатьчелек белән кичерә торганнары да... Адәм баласы шулай яратылган инде: хәсрәткә күбрәк игътибар бирә, ә шатлыкны шулай тиеш дип кабул итә дә, уздырып җибәрә. Анысын кадерләп тору юк. Нишләптер без яхшыны, матурны күрергә, үстерергә өйрәнмәгән. Ә менә хәсрәтне арттыра беләбез... Юкса тормышның һәр көне – үзе бүләк! Яратып карасаң, кояшсыз көн дә яктыра, усал күршеләр дә мөлаемга әйләнә, яндагы ир дә игътибарлырак, балалар да тыңлаучанрак була бит. Ә без һаман канәгатьләнә белмичә, һавадан алтын яуганны көтәбез. Бүген яши белмибез – бөтен бәлабез шундадыр! 

Булганны кадерләмичә, иртәгәге көннән нидер көткән арада тормыш узып китеп бара. Анысы да атлап кына бармый – йөгерә. (Шәхсән үзем моның шулай икәненә «Сөембикә» журналына баш мөхәррир итеп билгеләнгәч тагын бер кат инандым. Монда вакытның узуы! Сез июнь санын укыганда, без инде августны әзерли башлыйбыз бит, димәк, тагын да тизрәк яшибез.) 

Әйдәгез, Яңа елны үзебез өчен яңа кагыйдәләр белән башлыйк әле. Әйтик, көннең иң матур вакыйгаларын язып барыйк, рәхмәтле булырга өйрәник (баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина шулай эшли башлады инде, көн саен көндәлегенә рәхмәтләр яза!), булганны кадерлик! Шатлыкны арттырырга, үстерергә күнегик. Якыннарыбызга җылы сүзне кызганмыйк. Күп нәрсә фальшка корылган, ялган ялтыравык белән төрелгән, бик күпләр кемнедер узарга, кемнәрдәндер яхшырак күренергә омтылган бу заманда гап-гади, әмма ихлас җылылык шулкадәр тансык! Үпкәләп, гаеп эзләп түгел, яратып карыйк дөньяга! Бәрәкәтле, имин, матур Яңа ел телибез сезгә!

Гөлнара САБИРОВА

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар