Рәхилә НИЗАМЕТДИНОВА
Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 149 нчы лицейда татар теле укытучысы булып эшләүче КӘЛИМУЛЛИНА Рәзинә Шайдулловнаның бүген туган көне!
Әти-әниләр коллективы исеменнән чын күңелемнән гомер бәйрәме белән котлыйсым килә! Укытучы буларак ул үз эшенен чын остасы! Балалар белән узара мөнәсәбәтен күргәч шаккатабыз, ничек шулай сабыр булып була икән. Безгә балаларны начар яктан беркайчан хурламас, баланы түбәнсетмәс. Сыйныфта аның «дусларым» дигән мөләем эндәшүенә кайсы бала битараф булыр икән?!
Рәзинә Шайдулловнаны эзләргә туры килсә, шаулап торган, көлү яңгыраган укучылар җыелган җирдән табып була. Чөнки ул гел мавыктыргыч мәктәп тормышында яши!
Кайсыбер мизгелдә уйлап куям, салкын кышкы көндә туса да, күңеле яз аның, урамда бураннар дуласа да, эчке халәте чәчәкләргә төренгән... Рәзинә Шайдулловнага озын гомер, ныклы сәләмәтлек, рухи байлык, күңел тынычлыгы телисебез килә! Әлбәттә, котлауларга төреп рәхмәт сүзләре ирештерәбез! Рәхмәт сезгә!
Ләйлә ШАКИРОВА
Рәзинә Шайдулловнаны 149 нчы лицейның 6а сыйныфы укучылары исеменнән туган көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле укытучыбыз, сезгә бүген иң изге теләкләрне җиткерәсебез килә! Сезнең белән узган һәр уку көнебез зур байлык! Ягымлы йөзегез, тәмле сүзләрегез безнең сыйныфны бердәмлеккә өнди! Рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә бергәләп сыйныфыбыз эчендә дус яшик! Сезгә бәхетнең олысын, шатлыкның чиксезен телибез!
Комментарий юк