Туган көнегез – матур юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз, хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Исәнлек-саулык телибез Сезгә!
Зирәк акылыгызга, акыллы дипломатиягезгә, илкүләм, дөньякүләм әһәмиятле эшләр башкара алу сәләтегезгә, «Без булдырабыз!» дип канатландыра белүегезгә һәм һәрчак җиңеп чыгуыгызга, магнит кебек үзегезгә тарта алуыгызга, тәвәккәллек, кайгыртучанлык, кешелеклелек, гадилек, әйткән сүздә тора белү, тагын бик күп, бик күп асыл сыйфатларыгызга, Сезнең харизмага сокланабыз. Яратабыз Сезне!
Кайларга гына барсак та – ерак илләр, чит дәүләтләрме ул, күрше республикалармы, үзебезнең авылларыбызмы – Сезнең турыда җылы сүзләр ишетү рәхәт безгә! Күңел әйтеп бетергесез горурлык хисләре белән тула: «Безнең Шәймиев бит ул!» «Үзебезнең Минтимер Шәрипович!» – дип кабатлыйсы килә... Бераз мактанып куясы килә...
«Сөембикә» журналы редакциясенә килгән көнегезне ничек кенә хәтерлибез әле! Сез ул көнне эчкерсез сөйләшүләрегез, һәр сорауны игътибар биреп тыңлавыгыз, ярдәм итәргә тырышуларыгыз, шаян сүзләрегез, үз итеп дәшүләрегез белән безнең күңелләрне яуладыгыз, бөтен матбугат йортына, журналистларга бәйрәм ясадыгыз. Һәркайсыбызның күңел түрендә Беренче Президентыбыз турында матур истәлекләр яңара... Котлауларыбызга шул җылылык, шул яктылык та сыйган!
Юбилеегызны журналыбызда да матур итеп, үзегезнең зурлыгыгызга лаек итеп яктыртасыбыз килде. Күп меңләгән укучыларыбыз «Сөембикә»нең яңа саныннан Сезнең турыда укып сөенер.
Ә бүген – иң матур теләкләребезне юллыйбыз Сезгә, Минтимер Шәрипович! Мең мәшәкатьләр белән тулы тормышыгызга илһам, бетмәс энергия, яңа үрләр, яңа җиңүләр телибез!
Комментарий юк