Поздравления
Туган көнегез белән котлыйбыз, НУРИЯ АБДУЛЛОВНА!!!
Сез – нәфис чәчәк кебек, сез – ягымлылык, наз, елмаю үрнәге! Караңгы көзләрне яктыртып, тирә-юньне ямьләр өчен, башкаларга җан җылысы таратыр өчен килгәнсездер бу дөньяга... Сезнең вәкаләтегез шулдыр бу тормышта!
Акыллы һәм кешелекле, позитив һәм креатив җитәкче, кызыклы һәм кабатланмас шәхес, сөйкемле һәм сылу хатын-кыз... Сездәге матур сыйфатларны санап бетерерлек түгел! Ә шулай да сез безнең өчен талантлы журналист, матур повесть-хикәяләр авторы буларак якын һәм үз. Бер тынга укыла торган хикәяләрегездән сезне, шаян һәм тәвәккәл Нурияне, шундук танып алабыз, рәхәтләнеп укыйбыз!
Иҗат уңышлары, матур эшләр, яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын сезгә!
Ихтирам белән, «Сөембикә» кызлары
Комментарий юк