Логотип
Поздравления

Туган көнең белән котлыйбыз, Камилә!

Туган көнең белән котлыйбыз, Камилә!
 
Апрельдә туган кызлар бар да яз чәчәкләредәй нәфис, кояшлы көн кебек җылы һәм якты, гөрләвекләр сыман йөгерек була – нәкъ синең кебек! Тагын... күңелләре тулы хыял, матурлык, шигырь була әле. (Сиңа охшаган бит! Хәер, шагыйрь Зөлфәт оныгы булсын да!..) Позитив, креатив, әйбәт энергетикалы... Монысы да – Камилә! («Сәләт» сәлкеше, «Сәләт» әйдаманы лабаса!)
Яратып, үзеңне Шәрык кызы дип йөртәбез. Озын итәкләрең, килештереп бәйләнгән ал, зәңгәр, шәмәхә, фирүзә төсендәге яулыкларың, сизелер-сизелмәс шаянлыгың, елмаюларың сине тагын да серлерәк итә.Университетның
Көнчыгыш телләре факультетында укып, гарәп, фарсы, төрек, инглиз телләрен үзләштергән, Шәрык дөньясын өйрәнгән, җай чыгу белән шул илләргә ашкынган Камилә бит син!..
 
«Сөембикә» журналы редакциясендә исә Камилә Димөхәммәтова – сайт мөхәррире. Сайтка куелган иң җитез хәбәрләр, кунакка чакырылган затлы шәхесләр, рәхәтләнеп укыла торган кызыклы әңгәмәләр, бик кирәкле киңәшләр, хикәяләр-шигырьләр аның күңел эзләнүләре, дизайн осталыгы, җанга үтеп керә алу сәләте, психолог осталыгы аша укучылар күңелен яулый. Камилә кулы, Камилә күңеле кагылып узган язмаларыбызны сайтта күреп, өр-яңа итеп кабул итәбез. Көтелмәгән исем, кечкенә генә бер штрих, сирәк фото... һәм укучылар ябырылып укый шуны!
 
Кыскасы, син – безнең күңелләрне язга, матурлыкка, гел яхшыга көйләүче, Камилә! Беләбез инде, зәңгәр офыкларга төбәлеп, бөрегә тулышкан каеннарга карап, тал песиләрен җай гына сыйпап, елмая-елмая котлаулар кабул итәсеңдер бу минутларда. Казаннан, «Сөембикә»ләрдән сәлам! Без дә чын күңелдән котлыйбыз сине, Камилә! Бәйрәмең матур узсын!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар