Логотип
Поздравления

Туган көн һәм яз күчерелми, Камилә!


Бәйрәмең белән котлыйбыз сине, Апрель кызы!


Син безнең өчен яз, яшьлек символы, тизлек ритмы, яңалыклар сулышы, матур хәбәрләр барометры. Синең тырышлык белән журналыбыз сайтына көн саен меңләгән укучылар керә, безнең "Сөембикә" пульсын тоя! Ерактамы-якындамы, көнме бу, төнме - син һәрчак яңалыклар үзәгендә.

Күз сал: тирә-якта яшел үлән, яшь бөреләр исе, ак крокуслар, нәфис нәркисләр, шәмәхә шафраннар күзне иркәли. (Туган көнеңә әзерләнгәннәр!) Үзең дә шәмәхә шафраннар охшагснсың: серле, сылу, нәзберек. Яз гөлләре шафраннар яңалык, өмет, сөенеч, бәхет чәчәкләре диләр.

Сине дә матур хәбәрләрбелән шатландыручы, киләчәккә ышаныч уятучы итеп күрәсебез килә. Бәхетле бул, Камилә!

Комментарийлар

Хәзер укыйлар