Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате

--, 9 май 2017 - 00:00
195
0
0
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате

«Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле татарстанлылар!

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан сезне чын күңелдән тәбрик итәм!
1945 елның 9 маенда илебез башкаласы Мәскәү шәһәре күгендәге бәйрәм салюты кешелек тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның тәмамлануы турында хәбәр бирде.

Әлеге җиңүгә күпмилләтле халкыбыз гаять зур югалтулар бәрабәренә иреште.  Яу кырында һәлак булган дистәләрчә миллион сугышчыларыбыз, хәрабә хәленә китерелгән меңнәрчә шәһәр һәм авылларыбыз турындагы ачы хатирәләр әле дә булса йөрәкләребезне әрнетә, нацизм коллыгына, дөнья цивилизациясе казанышлары акылсыз төстә юкка чыгарылуга башка юл куймауны таләп итә.

Илебезгә ябырылган дошман, аның Европадагы иярченнәре бик мәкерле һәм көчле булып, бар куәтен Ватаныбыз өстенә юнәлтсә дә, ул халкыбыз рухын сындыра, тынычлык һәм гаделлек хакына көрәшкә күтәрелгән төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең бердәмлеген какшата алмады.

Мәскәү шәһәрен саклауда, Сталинград янында, Курск дугасында сугышкан, Украина, Белоруссия, Балтыйк буе һәм Европа илләрен азат иткән, Берлинны штурмлаган, Манчжуриядән япон оккупантларын куып чыгарган каһарманнар сафында якташларыбыз һәм ватандашларыбыз да үз-үзен аямыйча көрәште. Фронтка киткән җиде йөз меңнән артык татарстанлыларның яртысы диярлек туган нигезенә кире әйләнеп кайтмады.

Муса Җәлил, Петр Гаврилов, Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев, Гази Заһитов, Николай Столяров, Гани Сафиуллин, Михаил Симонов, Сабир Әхтәмов, Алексей Исаев һәм башка бик күпләрнең шанлы исеме – безнең чиксез горурлыгыбыз. Йөрәкләрендә дошманга нәфрәт хисе дөрләгән, курку белмәс сугышчыларыбызның, завод станоклары артында, конструкторлык бюроларында җиңү хакына фидакарь хезмәт куйган, фронтны һәм бөтен илне икмәк, кием-салым белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр.

Яшь буын һәм бүгенге Ватан сакчылары өчен хәзер дә ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып торучы ветераннар – аларның исәннәре дә, мәңгелеккә күчкәннәре дә – һәммәсе алдында без чиксез бурычлы. Алар бүгенге көндә төрле буын вәкилләре, төрле кешеләр язмышларын бер сафта берләштергән үлемсез полк символына әйләнде. Киләчәктә дә Җиңү байрагы югарыда җилфердәсен, мәһабәт олуглыгы белән горурлык хисләре тудырсын!

Җиңүчеләр буыны вәкилләренә һәм аларның варисларына иминлек, тынычлык, исәнлек-саулык телим! Җиңү Көне котлы булсын, хөрмәтле татарстанлылар.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов». 

ТР Президенты Матбугат хезмәте. 

http://president.tatarstan.ru/tat
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8502
    1
    108
  • 8923
    2
    59
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9881
    1
    56
  • 5046
    1
    33
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 сентябрь 2020 - 09:42
    Без имени
    Шамсия ярата белмэгэн,анламыйда яратунын ничек булганын.
    Парлы ялгызлар
  • 30 сентябрь 2020 - 15:34
    Без имени
    Аңлашылмады. Ире белән язылышмыйча яшәгәннәрмени? ЗАГСка барабыз дигән.
    Күз белән каш арасы...
  • 30 сентябрь 2020 - 16:46
    Без имени
    Ике тиле...
    Парлы ялгызлар
  • 29 сентябрь 2020 - 20:37
    Без имени
    Шундый матур язылган!Укыйсы да укыйсы гына килэ!
    Яшел кар
  • 28 сентябрь 2020 - 10:18
    Без имени
    Гел белмэсэ бик эйбэт. Бер ачуланышканда йорэк озгеч сузлэр ишетэсегез килмэсэ белдермэгез. Иргэ таянган иделгэ таянган дилэр. Таяк та бер ата. Гомер озак.
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?