Логотип
Поздравления

Сөмбелебезне котлыйбыз!

Сөмбел... Исеме дә, үзе дә, холкы да, иҗаты да бик оригиналь!.. Язучы Әхәт Гаффар белән галимә Фәридә ханымның төпчек кызы, тәрҗемәче Ләйлә апасының яраткан сеңлесе булсын да! Бөтерчек урынына тәгәрәүче, тылсымлы Фея кебек тирә-юньгә ямь бирүче Сөмбелебезнең бәйрәме бүген! (Дөресрәге – кичә, ә котлаулар бүген дә дәвам итә!) Аның турында сөйли башласак, редакция, сайт,  яңа пьеса, фото, сәяхәтләр, фенечкалар, тел йотарлык салатлар, каһвә, экзотика ише сүзләр кулланышка кереп китә... Йөремсәк гыйбарәләре белән көлдерә. Яшьлеге, юморы, шуклыклары безгә дә күчә.



 Ай, Сөмбел, вай, Сөмбел! Синдәге шәп энергетика «Сөембикә»–театр–Дима–Суфия–Зәй маршрутына гына сыеша алмыйча, илләр буйлап йөгерә, юк, оча!!! Әле Кытай, әле Норвегия, Төркия, Италияләр... Һәрчак креатив, позитив, яңача, шәп, көтелмәгәнчә... Супер, кыскасы!



 Котлыйбыз, Сөмбел! Иҗат уңышлары, куанычлы вакыйгалар, чәчәкләр, сюрпризлар гел сөендереп торсын сине!      

Комментарий юк

Хәзер укыйлар