Логотип
Поздравления

СИНЕ БИК ЯРАТАБЫЗ, ЛАРИСА!

Шәфәкъ алсулыгы кунган яфраклар, комач төскә кергән миләшләр, алма исе, көзге чәчәкләр исе сеңгән сукмаклар... Кояш чыгар-чыкмас, томан таралыр-таралмас серле бу көн – ЛАРИСАНЫКЫ! Календарьның 28 сентябре кызыл төстә булмаса да, безнең өчен ул бәйрәм кебек! «Сөембикә» журналының җаваплы секретаре Лариса Николаевна Маликованың туган көне!

Хәерле иртә, Лариса!

Котлыйбыз, Лариса!

Беләбез инде, инде син җил-җил атлап, әй, йөгерә-чаба ла, юк, очып(!) эшкә ашыгасыңдыр. Бер, ике, өч, дип санап, эшләнгән, эшләнәсе эшләрне барлыйсыңдыр: «Кәримәне мәктәбенә озаттым!», «Дәү әтигә аш пешердем!», «Азаматка күрсәтмәләр бирдем», «Камиләгә сайтка куярга әйттем», «Әнкәй белән сөйләштем», «Әнигә шалтыраттым», «Гонорар язасы», «Фотолар эзлисе», «Материалларны ашыктырасы»... О-о! Күп әле! Ярар, ничек тә ерып чыгарбыз!» –дип үзеңне тынычландырасың да, балкып, кояш булып, позитивка төренеп, креатив идеяләрең белән безне дә дөрләтергә, шәп энергетикаңны башкаларга да күчерергә дип, җил-өермә булып редакциягә килеп керәсең. Университетта, ВМКда, комсомолда, стройотряд, поход, сплавларда чарланган Лариса шул! Тынгысыз, тәвәккәл, хыялый, романтик... Мең мәшәкатьле дөньясында да елмаеп яшәгән, бәхетле була белгән һәм безне дә бәхетле итәргә омтылган Лариса!..

Син – редакциябезнең кояшы кебек! Уңышларыңа сөенәбез! Яктылыгыңа, киң күңелеңә, җылылыгыңа, ихласлыгыңа, шигърилегеңә сокланабыз!

Сине без бик яратабыз икән, Лариса!

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар