РОССИЯ КӨНЕ БЕЛӘН!

--, 12 июнь 2018 - 00:00
498
0
0
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Илебез дәүләт бәйрәмнәренең  иң зурысын  – Россия көнен билгеләп уза.

Социаль-икътисадый үсештәге, оборонада, халыкара мәйданда ил позицияләрен яклаудагы казанышларыбыз – болар барысы да россиялеләрнең киләчәккә ышанычы, берләшүе өчен алшартлар.

Әйдәп баручы төп төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан Республикасы  Ватанның куәтен тагын да арттыру эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Татарстанлыларның күпчелеге илкүләм лидер Владимир Владимирович Путинның Россияне төрле яклап үстерүгә юнәлтелгән сәяси курсына һәм башлангычларына тулысынча теләктәшлек белдерә.

Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык, халкының намуслы хезмәте республикага Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясендә билгеләнгән масштаблы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Нефть химиясенең җитештерү  өлкәсе көчле үсеш кичерә. Энергетика  һәм машина төзү тармакларында, оборона сәнәгате комплексында киң колачлы яңарту эшләре бара. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең матди нигезе эзлекле рәвештә ныгытыла. Инвестицияләр, IT-индустрия үсеше, заманча технологияләрне кулланышка кертү дәвам итә.

Икътисадтагы үзгәртеп кору гамәлләре тормышны эзлекле төстә яхшыртырга, кеше капиталын үстерергә этәргеч бирә. Яшәү тирәлеген камилләштерү, уңайлырак итү, сәламәт көнкүреш рәвешен, спортны һәм туристлыкны популярлаштыруга юнәлтелгән комплекслы чаралар һәрчак хуплана һәм аларны башкаруга зур булышлык күрсәтелә. Халыкның гореф-гадәтләренә, йолаларына, тарихи-мәдәни һәм рухи мирасына сакчыл караш иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекле бер күрсәткеченә әверелде.

Илебездә тиздән  гаять зур  спорт бәйрәме – футбол буенча дөнья беренчелеге уеннары башлана. Казанга күтәренке кәеф һәм изге уйлар белән күп меңләгән спортчылар һәм җанатарлар киләчәк. Кунакларны безгә хас булганча якты йөз, ачык күңел белән каршы алырбыз,  алар бездән яхшы тәэсирләр, матур хатирәләр белән китсен һәм киләчәктә тагын әйләнеп  кайтсын өчен  барысын да эшләрбез дип ышанам.

Кадерле татарстанлылар, Россия көне уңаеннан һәммәгезне дә чын күңелдән тәбрик итәм!

Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, күпмилләтле Ватаныбыз – Россия Федерациясенең үсеш-алгарышы хакына иҗади идеяләр, зур уңышлар телим!

ТР Президенты Матбугат хезмәте
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7342
    1
    65
  • 7133
    0
    58
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5002
    2
    50
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7157
    1
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...