Рәмзия КАШАПОВАны туган көне белән котлыйбыз!

--, 30 апрель 2017 - 00:00
205
0
0
Бездә Май бәйрәмнәре «Сөембикә» журналы директор урынбасары Рәмзия Әнвәр кызы Кашапованың туган көненнән башлана... Шуңа да ул көнне яшел үлән, сары тузганак, яшь яфраклар, кояш, җылылык төсендә кабул итәбез. Яшел төс – яшьлек төсе, яшәү төсе, Рәмзия төсе. Тынгысыз, тиктормас, уңай энергетикалы, сәях җанлы, төрле кызыклы эшләр уйлап чыгарырга маһир, киң күңелле Рәмзия һәркемне позитив дулкынга күчерә белә.



Командировкалар, конкурслар, акцияләр, очрашулар, күргәзмәләр берсе дә аннан башка үтми.


Бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз, Рәмзия! Иҗат шатлыклары, мең мәшәкатьле тормышыңа хуш килерлек күңелле эшләр, көтелмәгән (һәм көтелгән дә!) сөенечләр, сәламәтлек телибез.

Яратып, «Сөембикә»ләр.
 
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7765
    1
    100
  • 8413
    2
    56
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9451
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар