Логотип
Поздравления

Оренбургтан Фирүзә ӘБСӘЛӘМОВАны туган көне белән котлыйбыз!

Бөтен татар дөньясына билгеле булган Оренбург өлкәсе Татар Каргалысында туып үскән, хәзер дә Сакмар суының челтер шаулавыннан күңел җылысы табып, җилдә тирбәлгән кылганнарыннан да моң алып, үз туган төбәгенә биниһая зур гашыйклык белән яшәп, иҗат дөньясында кайнаучы Әбсәләмова Фирүзә Хәсән кызы бүген үзенең гомер бәйрәмен-туган көнен билгеләп итә.




Кадерле дустыбыз! 
Дөньяга аваз салган көннән алып, кеше Ходай Тәгалә тарафыннан язылган язмыш сукмагы буйлап атлый. Син үткән әлеге сукмакта сикәлтәләр дә, үрләр дә булмый калмагандыр. Авырлыкларны җиңеллек, бочуларны сөенечле мизгелләр алыштыргандыр. Син ул сукмакны бик күпләргә үрнәк булырлык итеп үтә белдең. Көчле рухын, үҗәтлегең, кешелеклелегең, туган төбәгеңә, халкыңа булган мәхәббәтең сиңа тормышта да, иҗатыңда да бары тик канатлар гына куйгандыр. Син тормышта да газиз әниеңнең ныклы терәге, туганнарыңның хөрмәтле апасы, дусларыңның чын таянырлык дусты һәм Оренбург татарларының кадерле Фирүзәкәе.



Кадерле дустыбыз Фирүзә, сине ихлас күңелдән туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Еллар уза диеп уфтанмыйча, алга карап, ныклы исәнлек, озын гомер белән, дусларың-туганнарың янәшәсендә, бәхет-сәгадәткә төренеп яшәргә Ходай тәгалә насыйп итсен үзеңә. Кайгы-хәсрәт синең җил капкаңны какмасын, һәр туар таңың бары тик сөенечләр генә китерсен. Ил-көнебезнең иминлегенә сөенеп, тормыш бәрәкәтенә шөкерана кылып, тормыштан ямь, яшәүдән тәм табып, авырлыкларга бирешмичә, озак еллар бергәләшеп яшәргә язсын. Алга таба да көзләрең – мул, кышларың – күңелеңдәй пакь, җәйләрең – ямьле, туган көнле язларың – нурлы булсын.
Алда сине көтеп торсын һәрчак
Якты өмет һәм зур уңышлар.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Бәхет бүләк итсен язмышлар.
Сине хөрмәт итеп, яратып Казанлы дусларың!


Комментарий юк

Хәзер укыйлар