Логотип
Поздравления

​Әнисә ГАРИПОВАны Әниләр көне белән котлыйбыз!

Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында туып-үсеп, бүгенгесе көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, безнең өчен иң ГАЗИЗ, иң КАДЕРЛЕ булган кешебез ӘНИЕБЕЗ – ГАРИПОВА ӘНИСӘ ТӘЛГАТЬ кызын якынлашып килүче ӘНИЛӘР КӨНЕ белән тәбрик итәбез! Үзем иҗат иткән шигырем аңа бәйрәм сәламе булып барсын иде!

Талпыныр чакта безгә канат бирдең,
Сөеп-назлап безне үстердең.
Кайчагында үртәп ала идең,
Кирәк чакта безгә көч бирдең.

Ә син үзең сыңар канат хәзер.
Юк шул синең очар канатың.
Улың-кызың – ике йөрәк парәң
Без яшибез сине яратып.

Горурланабыз без синең белән,
Без яшибез синнән көч алып.
Сабырлыгың, юмарт, мәрхәмәтле,
Изге күңелеңә таң калып.

Төрле чагы булды бу тормышның
Әйтелгәндер авыр сүзләр дә.
Син өйрәттең безне гадел яшәп,
Авыр вакытларда түзәргә.

«Ташламагыз бер-берегезне»,  – дисең,
«Иң мөхиме җирдә туганлык».
Әни,  синең киң күңелең өчен
Исән чакта һәйкәл куярлык!!!

Синең киңәшләрең кирәк безгә,
Алда көтә безне күп юллар.
«Әни», – диеп дәшү бәхетеннән,
Мәхрүм итмә тагын күп еллар.

Нинди генә теләк теләсәк тә
Аз булыр шул мондый кешегә.
Сау-саләмәт, озын гомерле бул,
Рәхмәт сиңа барсы өчен дә!!!

Ана назы кирәк әле безгә,
Хәер-догаң кирәк һәр эштә.
Син бит безнең өчен ИЛАҺИ ЗАТ,
Син бит безнең өчен ФӘРЕШТӘ!!!

Сине яратып – кызың Гүзәл, улың Динар.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар