Поздравления
Наилә Гайнанованы юбилее белән котлыйбыз!
Кадерлебез Наилә Наилевна!
Ихластан Сезне матур юбилеегыз белән котлыйбыз!
Безгә генә түгел, күпләр өчен Сез кадерле, якын кешегә әйләнгәнсездер. Йөзләгән әниләр, гомерлек рәхмәтле булып, Сезне фәрештә итеп кабул иткәндер. Ничәмә-ничә нарасыйның бу дөньяга аваз салганын иң беренче күргән, ишеткән, сөенгән кеше, сабыйларга яшәү бүләк иткән изге зат бит Сез! Сез – кояш җылысы! Сез – нәфис тузганак чәчәге! Сез – язны ашыктыручы февраль гөле: зәңгәр умырзая булып балкый күзләрегез! Башкаларны сөендерә алу бәхетеннән елмая, көлә йөзләрегез!
Якты, йомшак, җылы, җайлы, матур кеше Сез, Наилә Наилевна!
Сәламәт, бәхетле булыгыз! Уңышлар, күңелле мәшәкатьләр һәрчак юлдаш булсын Сезгә!
Яратабыз! Сокланабыз! Чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Комментарий юк