Логотип
Поздравления

Мөселман дөньясындагы иң сөенечле, иң рәхәт, иң тәмле бәйрәмнәрнең берсе бүген. Ураза гаете!

 

...Инде ир-атлар: гаилә башлыклары, буй җиткән уллар, кечкенә малайлар – барысы да мәчеттән, гает намазыннан кайткандыр. Алар инде зиратларда булырга, ахирәткә күчкән якыннарның каберләрен зиярәт итәргә, изге бәйрәм көнендә аларны догалары белән сөендерергә өлгергәндер... (Әти кеше өйгә таба атлаганда, сүз арасында гына янындагы улларына: «Улым, әби-бабаңнар кебек без дә сезне, сезнең догаларны шулай көтәчәкбез», – дип әйтеп куярга да онытмагандыр.)

Ә өйләрдә... Өйләрдә таба ашлары пешәдер! Ир-атларны мәчетләрдән кайтышка кайнар коймак каршы алгандыр. Кемдер аны газда түгел, учакта пешергәндер... Ул коймакның исе, тәрәзәләрдән чыгып, тирә-күршеләрнең борынын кытыклагандыр...

Күзне ачуга күңелгә иңгән бәйрәм рухы әле көне буе дәвам итәр: телефонга, ватсапка яуган котлауларга җавап язарбыз, ерактагы туганнарга шалтыратырбыз, ялгыз әбиләрне гает коймагы белән сөендерербез (гаетләрдә тирә-күршеләрдәге карт-карчыкларга таба ашларын әниләр нигә нәкъ менә бездән керттергәне шундый аңлашыла хәзер!)... Туганнар, дус-ишләр белән кунакка йөрешербез. Бүген дә, иртәгә дә, берсекөнгә дә – бәйрәм бит әле өч буе дәвам итәчәк! 

Озын-озак кебек тоелган Рамазан ае сизелмичә дә узып китте. Догалар күбрәк кылынды, теләкләр күпкә күбрәк әйтелде – барыбыз да изге айда савап алып калырга тырыштык. Уйларның яхшысын гына уйларга, сүзләрне үлчәп сөйләргә... Инде болар барысы да гадәтебезгә әйләнсә иде!

Гает бәйрәмебез мөбарәк булсын! Тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз, үткәргән ифтарларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул кылсын! Яныбызда безне гел яхшылыкка өндәп торган иманлы дусларыбыз булсын. Безгә бер-беребез белән бары тик игелекләр кылуда гына ярышырга язсын!

Гаиләләрегезгә иминлек телибез!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар