Логотип
Поздравления

Мәрьям Миңнеголованы котлыйбыз


Азнакай районының Мәндәй авылында ягымлы йөзле, тәмле телле, уңган-булган бер ханым яши. Мәрьям Миңнеголова ул. Бүген аның туган көне.


Гөрләвекләр йөгергән иртәдә тугангадыр, Мәрьям үзе дә шул гөрләвекләрдәй җитез, бер минут та тик тора алмый торган кеше. Бер карыйсың, йөгереп кенә эшенә барып кайта, бер карыйсың, җәһәт кенә тортлар пешереп куя, тагын бер караганда... Хәер, барысын да ачып бетермик әле. Тиздән аның турында «Сөембикә» журналында язма дөнья күрәчәк, ныклап танышырбыз шунда үзе белән. 



Мәрьям, «Сөембикә кызлары Сезне туган көнегез белән тәбрикли. Без сезгә исәнлек-саулык, дөньягызга иминлек, тормышыгызга бәрәкәт телибез. Килер көннәрне якты өмет белән көтеп, үткәннәрне яхшы хатирә белән генә искә алып яшәгез.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар