Логотип
Поздравления

Маһирә Габидулла кызын юбилее белән котлыйбыз!

Идел-йортның кояш чыгышы тарафында урнашкан, мәгърүр Чатыр тавы, җырлы чишмәләре, ак төннәре белән данлыклы, кара алтын табыла торган Азнакай төбәгендә гомер итүче Мөхәммәтвәлиева Маһирә Габидулла кызы үзенең гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Газизләрдән-газиз әниебез!

Ныклы рухың, сабырлыгың, уңганлыгың, үҗәтлегең – тормыш сукмагының сикәлтәле борылышларында дөрес юл табарга, безгә – ике балаңа гомер, дөрес тәрбия, югары белем биреп, мөстәкыйль тормыш юлына канат куеп очарга ярдәм иткәндер.

Олуг рәхмәтебез сиңа кадерлебез! Булганың, кеше итеп безне сөеп үстергәнең, үрнәк булып тормыш юлыбызда яшәү көче биргәнең, барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгенең өчен рәхмәт!

Әниебез! Сине олуг юбилеең белән ихлас йөрәгебездән тәбрик итәбез!

Сиңа нинди генә теләкләрне теләсәк тә аз булыр кебек. Әле бүген дә, үзебез әти-әни булсак та, сиңа сыенабыз, синең назлы карашың, төпле киңәшең, күңел җылыңнан яшәргә дәрт, көч алабыз. Тормышның һәр мизгелендә синең биргән хәер-фатихаң, кылган догаларың безне саклап йортә, юлыбызны уң итә.

Алга таба да синең киңәш-ярдәмеңә таянып, кылган гамәлләрең, сабырлыгың, ярдәмең белән үрнәк булып, бер дә авырмыйча, сау-сәламәт килеш, безнең өчен гел сөенеп яшә! Без сине бик яратабыз.

Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән, яңадан-яңа куанычларга сөенеп, бәрәкәтле мул тормышта, әрнү-сагыш белмичә, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен!

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт, ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән улың Рим, кызың Гөлгенә, киленең Миләүшә, оныкларың Адилә, Замирә һәм барлык туганнарың.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар