Моннан 50 ел элек чишмәләр илендә – Саба районы Олы Кибәче авылында дөньяга килгән, хәзерге вакытта Казанда гомер итүче Люция Рафаэль кызы ШӘРӘФИЕВА гомер бәйрәме – алтын юбилеен бәйрәм итә.
Кадерле дустыбыз!
Гомер су кебек ага. Томанда калган кыңгыраулы мәктәп еллары, журналист булу хыялын тормышка ашырган университет баскычлары, Яшел Үзән районы тарихында беренче тапкыр татар телендә газета чыгарулар – бу синең үҗәтлегең, тырышлыгың, алга карап эш итә белүең ярдәмендә тормышының чынга ашкан хыял җимешләре. Эш арасында, бала үстергәндә каяндыр вакыт табып аспирантура тәмамларга да өлгерүче, архивларны актарып, өйрәнеп татар журналистика тарихы буенча кандидатлык дисертациясен яклаучы да, 28 ел буенча туплаган тәҗрибәсен булачак журналистларга өләшү максатыннан үзе белем алган Казан университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә белем бирүче дә, туып-үскән авылы тарихын барлап, кешеләр язмышын өйрәнеп «Эчәр суым синдә булсын, Кибәчем» дип аталган саллы гына китап та чыгаручы да син. Ә мөһиме – көннең көнендә «Болгар» радиосының «Яңалыклар» бүлегендә эшләүче журналист буларак тормышның нәкъ үзәгендә кайныйсың, һәр көнне радио тыңлаучылар ил-көн яңалыкларын, республика җитәкчеләренең ниләр эшләвен оператив рәвештә синең хәбәрләр аша ишетә, кайнар яңалыкларны синең репортажларыңнан тыңлый.
Кадерле Люциябез! Алдагы көннәрдә дә һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә җиткерергә, үзеңә дә яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын. Сиңа ныклы саулык-сәламәтлек, шатлык-сөенечләр белән тулы бәрәкәтле тормыш, иҗат уңышлары телибез. Улың Әмирхан һәрвакыт сине шатландырып яшәсен!
Иң изге теләкләр белән, Казан дәүләт университетында бергә укыган төркемдәшләрең: Чулпан Әхмәтова, Филизә Гомәрова, Әлфия Сафина, Флёра Гыйниятуллина, Азат Низамиев, Нәсүр Юрушбаев, Айрат Салаватуллин, Луиза Сөнгатуллина, Нурислам Исмәгыйлев, Әнзия Ханнанова.
Комментарий юк