Логотип
Поздравления

Лилия ЗАКИРОВА-ГАТАУЛЛИНАНЫ туган көне белән котлыйбыз!!!

Моннан 50 ел элек Тау ягының тирә-ягын урманнар әйләндереп алган, шифалы сулы изге чишмәләре белән данлыклы Кама Тамагы районы Кече Кариле авылында туып үскән, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Закирова – Гатауллина Лилия Рәүф кызы үзенең гомер бәйрәмен – алтын юбилеен бәйрәм итә. 


Яшьлек дустыбыз Лилия! 

Еллар узган саен, гомер баскычларының һәр басмасы да артта кала икән. Әле генә бәпкә үләне өстендә ялан аяк чытыр чабып йөргән балачак, аннан күбәләкле ак алъяпкыч бәйләп мәктәп бусагасын атлап кергән көн, иң самими мәктәп еллары, сиңа туганыңдай якын булып беткән сыйныфташлар, укытучылар, аннан инде мөстәкыйль тормыш сукмагы, хезмәт юлы, гаилә учагы, балалар сөенече, оныклар шатлыгы. Болар барысы да бер мизгел булып үтелгән гомер дәфтәренә язылган. 
Тик нинди генә сикәлтәле, сынаулы булса да, син бу тормыш сукмагыннан сынмыйча, сыгылмыйча, бик күпләргә үрнәк булырлык итеп үтә белдең. Көчле рухын, үҗәтлегең, кешелеклелегең, югалтуларга бирешмәскә ярдәм итте. 



Бүген син мәхәббәт җимешләрең – кызларың Альбина һәм Резедә өчен иң газиз, кадерледән кадерле әни, сөеп туймас, балдан татлы өч оныгың Амалия, Аделия һәм Саминаның яраткан дәү әнисе, якыннарың өчен хөрмәтле кыз туганы, кода-кодагыйларың һәм дусларың өчен сабыр акыллы киңәшче, ышанычлы таяныч. 



Лилиякәй, сине ихлас күңелдән туган көнең – Олы юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Еллар уза диеп уфтанмыйча, алга карап, ныклы исәнлек, озын гомер белән, дусларың-туганнарың янәшәсендә, бәхет-сәгадәткә төренеп яшәргә Ходай Тәгалә насыйп итсен үзеңә. Кайгы-хәсрәт башка синең җил капкаңны какмасын, һәр туар таңың бары тик сөенечләр генә китерсен. Ил-көнебезнең иминлегенә сөенеп, тормыш бәрәкәтенә шөкерана кылып, тормыштан ямь, яшәүдән тәм табып, авырлыкларга бирешмичә, озак еллар бергәләшеп яшәргә язсын. Алга таба да көзләрең – мул, кышларың – күңелеңдәй пакь, җәйләрең – ямьле, туган көнле язларың – нурлы булсын. 
Алда сине көтеп торсын һәрчак 
Якты өмет һәм зур уңышлар. 
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын, 
Бәхет бүләк итсен язмышлар. 

Сине яратып Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбен 1984 елда бергә тәмамлап чыккан сыйныфташларың.

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар