4 нче ноябрьдә минем якын дустым
Лилия МОТАЛАПОВАның туган көне!
Лилияне гомер бәйрәме белән котлап, аңа иң матур, иң изге теләкләремне җиткерәсем килә!
Тормыш юлы бик катлаулы булуга карамастан, сынмады, сыналмады дустым! Ире Рәдиф белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Лилиянең тырышлыгына, ярдәмчеллегенә сокланып туеп булмый.
Бүгенгесе көндә дә нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул беркемне дә кире какмас. Үзенең мәшәкатьләре баштан ашкан булса да, кеше гозерен җиргә салып таптамас... Дустым, сина кояшлы көннәреңнең күп булуын, матур хыялларыңның барсы да тормышка ашуын телим! Улларың Азат белән Тимурның бәхетле көлүләрен генә ишетсәң иде!
Комментарий юк