Логотип
Поздравления

Лариса МАЛИКОВАНЫ туган көне белән котлыйбыз!

Безнең «Сөембикә» – укучыларыбызга Лариса Маликова күргән төс-сурәтләр, ул кабул иткән яшәү ритмы һәм динамикасы, аның эмоцияләре, ул күзаллаган хатын-кызлар кәефе аша барып җитә дисәк, һич арттыру булмас. Журналның алыштыргысыз җаваплы секретаре ла ул! 

Яңалыклары, көтелмәгән чишелешләре, беркемнекенә охшамаган идеяләре Ларисаның үҗәт, егетләрчә тәвәккәл «югары математика»сына (ул университетның ВМКсын тәмамлаган!) кагылып үтә дә, лирик чигенешләр ясап, хисле, эмоциональ хатын-кыз кичерешләре аша (Камилә белән Кәримәнең әнисе, Азаматның яраткан хатыны, әнисенең яраткан кызы, апа кеше, килен кеше, кодагый...) нәфисләнеп, нәзберекләнеп, журнал битләренә кереп утыра. Күз яшьләре аша көлүе дә, мең кайгырып мең сөенүе дә, таләпчәнлек катыш йомшаклыгы да – тыгысыз холкыннан, ихлас күңеленнән, балаларча самимилегеннән… Ул – Бизмән йолдызыбыз. Һәр якны тигезли. Берәүне дә күләгәдә калдырмый. Күрә, үстерә белә. Көне буе күктә очып йөрер өчен Ларисаның бер сүзе җитә... 

Ә бүген матур, җылы, ихлас сүзләребезне Ларисаның үзенә сайлыйбыз. Аның Туган көне! Ярый әле син бар «Сөембикә»дә, Лариса! Котлыйбыз! Сокланабыз! Яратабыз! Аңларга тырышабыз! Син – супер!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар